Әдәбият
14 гыйнвар 2025, 05:50

Киштәдә яңа китап!

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Күңел көзгеләре” дип исемләнгән әдәби-нәфис басма дөнья күрде.

Киштәдә яңа китап!Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Күңел көзгеләре” дип исемләнгән әдәби-нәфис басма дөнья күрде. Анда Миләүшә Гыйльманова, Эльмира Ибраһимова, Айдар Маннанов, Дилә Мөхәррәм-Хәертдинова, Халисә Рәйхан, Ганс Хәкимов, Мәрьям Шәмсиеваның төрле жанрдагы әсәрләре тупланган. Җыентыкта шигырьләр, хикәяләр, повесть, хәтта ки пьесалар да бар. Шәхес язмышы, яхшылык һәм яманлык, газиз туган җир, самими мәхәббәт хисе уята укучы күңелендә.  Җыентыкның төзүчесе – Абдуллина Гөлшат Мирсәгыйть кызы.

Яңа киштәгә кунаклаган җыентыкның исем туе 21 гыйнварда сәгать 11.00дә  Уфа шәһәре Ленин урамында урнашкан “Китап” кибетендә узачак.  Илһамлы иҗат бәйрәменә рәхим итегез!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас