Солдат хатыны...
Урамнардан узган никрутларның
Гармун тарткан моңлы тавышына,
Сөяләм дә тәрәз яңагына
Мин биреләм авыр сагышыма.
Кар өстенә аккан каннар кебек,
Көнбатышта күренә кан болыт,
Минем дә шул кайгым күкрәгемдә
Укмашты ла кара кан булып.
Өй артында елый, җилдән иңрәп,
Ятим калган шыксыз ак каен;
Яз айларын көткән шул каендай,
Мин дә көтәм аның кайтканын.
Урамнарга баксам, җансыз өйләр,
Күккә баксам, козгын-каргалар;
Баш очымда йөреп: «Карр!»— диләр дә
Яра сала җанга тагы алар.
Ничә еллар монда мин бер башым
Ирләр түзмәс эштә интегәм;
Беләкләрем талды, йорт таланды,
Сары булдым, ахры, йөткерәм.
Кычкырмалай, козгын, әй каршымда,
Кычкырганың төшсен башыңа!
Күкрәгемә поскан ач сабыем:
— Әт-тә,— ди дә төелә яшенә.
18 декабрь көнне Салават районы Татар Малаязы авылында күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган чара узачак.
Керү бушлай. Килегез, дуслар!