Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 декабрь , 10:57

Фатих Кәримгә багышлап...

Фатих Кәримгә багышлап...
Фатих Кәримгә багышлап...

Агымдагы ел каһарман татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган чараларга бай булды. Ел ахырында, 6 нчы декабрьдә, патриот-шагыйрьнең туган авылында, бик матур бәйрәм оештырдылар. Анда катнашу өчен без дә, Татарстанның Түбән Кама шәһәренең 27 нче мәктәбе укытучылары да, чакыру алдык. Ает мәктәбе белән күп еллар, төгәлрәге 25 ел дәвамында хезмәттәшлек итүебез турында “Өмет” газетасында язып чыкканыбыз булды.

Иртән Фатих Кәрим исемен йөрткән Ает урта мәктәбендә укучылар тарафыннан оештырылган әдәби-музыкаль композиция карадык.Малайлар һәм кызлар татар, башкорт һәм рус телләрендә Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Бөек Ватан сугышы каһарманы Шәйморатов генерал турындагы җырны да ишеттек.Сүз дә юк, укучыларга патриотик тәрбия бирү бик югары булуына тагын бер тапкыр инандык.
Бу көнне Аетка Уфадан, Казаннан, Башкортстанның башка районнарыннан бик күп дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Кунаклар Фатих Кәрим бюстына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган обелискка һәм Советлар Союзы Герое Х.Г.Гаделшин бюстына чәчәкләр салдылар. Тантаналы чаралар музейда дәвам итте. Фатих Кәрим музеен ике дистә елдан артык җитәкләгән Рәйсә Камил кызы Хафизованың бай эчтәлекле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Музейның заманча җиһазланган булуы, мультимедиа һәм электрон белешмәлекнең эшләп торуы, яңа экспонатлар белән тулылануы, әлбәттә инде, Рәйсә Хафизованың тырышлыгы һәм фидакарь эшчәнлегенең нәтиҗәсе.
Бәйрәм чараларының кульмина-
циясе – Илдар Гыймаев исемендәге авыл клубында оештырылган “Чәчәкләргә төрелеп эзем кала...” ди исемләнгән тантаналы кичә. Анда кереш сүз белән Бишбүләк районы башлыгы Зарипов Артур Мөхлис улы чыгыш ясады. Ул, Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясаганнан соң, төбәкнең танылган шәхесләре белән чын күңелдән горурлануын әйтте.
Килгән кунакларның күбесе сәхнәдә чыгыш ясады, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунакларның иң кадерлесе – Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов. Күп еллар дәвамында шагыйрьнең иҗатын кызы Ләйлә Кәримова пропагандалады, ә хәзер бу эшне Артем дәвам итә. Ул Фатих Кәримнең яңа гына басылган җыентыгын авылдашларына бүләк итте, тиздән Казанда шагыйрьгә һәйкәл ачылачагы турында да әйтте.
Татарстаннан килгән язучылар Рифат Җамал һәм Рафис Корбан да Фатих Кәрим иҗатының үзенчәлекләре турында билгеләп үттеләр. “Ул – шагыйрь һәм чын сугышчы, дошманга каршы коралы белән дә, каләме белән дә көрәште, – диде Рифат Җамал. – Татарстан Язучылар берлегендә “Язучы” дигән нәшрият ачылды.Күптән түгел бу нәшриятта патриотик темага багышланган “Без кайтырбыз!” (“Мы вернемся!”) дигән рус һәм татар телендә язылган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Кесәгә сыярлык форматта чыккан бу китапчыкны махсус хәрби операциядә катнышучы егетләргә тапшырдык.” Кайчандыр Фатих Кәрим дә окопта үзенең фронтташ дусларының рухын күтәрерлек әсәрләр язган булган, хәзер дә бу традиция дәвам итә.
Фатих Кәрим шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән Янышев Фәнис Фатих улы: “Ает – татар дөньясында бөек авыл. Анда мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың әнисе дә туган. Фатих Кәрим Туксанбай авылына килеп, авылның өлкән кешеләреннән Акмулла турында сораша, ишеткәннәрен-күргәннәрен язып алган.” Миякә районы Туксанбай авылында урнашкан Акмулла музее мөдире Гайнетдинова Миләүшә Таһир кызы Фатих Кәримне Акмулланың беренче биографы дип әйтте. Чынлап та, Казанда чыгучы “Безнең юл” журналында (1928 нче ел, 7-8 нче саннары) Фатих Кәримнең Акмулла турында күләмле язмасы басылып чыга.
Фатих Кәрим исемендәге премиягә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын, аның хәрби һәм гражданлык батырлыгын өйрәнү, пропагандалау, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур эшчәнлек алып барган фән һәм мәдәният эшлеклеләре лаек була. Быел бу премиягә укытучы һәм музыкант Раил Едиханов, шагыйрә, Чуашстан язучылар берлеге әгъзасы Лидия Мавлютова һәм Ает авылындагы Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова лаек булды.
Бишбүләк төбәгендә көнебезнең үткәнен сизми дә калдык. Бәйрәмдә катнашкан– “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе Марат Сабит улы Шәрипов сүзләре белән әйтсәк, туган илгә шундый уллар, кызлар үстергән районның исеме дә Бишбүләк кенә түгел Йөзбүләк булырга тиеш! Горурланырлык кешеләре белән бай төбәк икәнлегенә тагын бер кат ышандык... Башкортстан Республикасы масштабында үткәрелгән бу бәйрәмгә чакырылуыбызга бик шатландык, хуҗаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезгә бик күпкә җитәрлек рухи азык алып, киләчәккә планнар төзеп кайттык.
Кадрия Габдуллина,
Зәнфилә Гыйләҗетдинова,
Татарстанның Түбән Кама шәһәренең
27 нче мәктәбе укытучылары.

Фатих Кәримгә багышлап...
Фатих Кәримгә багышлап...
Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: