Шулай әйткәнен Фәтхинур сизми дә калды...
Фәтхинур көн саен басу капкасы буена көтү каршыларга бара. Аркылы урамнан
Хәбир дә тыңлаусыз сыерын каршыларга чыкмый калмый. Тик ул нигәдер Фәтхинурны өнәми. Болай да ул авылда төртмә теле, тупаслыгы белән танылган, ә Фәхинурга ул бигрәк тә каныга, аның көн саен капка каршына иртәрәк килүе моны чыгарыннан чыгара.
Фәтхинур җавап кайтармый, кеше хәтерен калдырудан саклана. Тик, юаш юанайса ишеккә сыймый, диләр, аның белән дә нәкъ шулай булды, чамасыз сүз әйтеп ташлады. Түземлеге беткән булгандыр инде.
– Синең атың артыш таяктан шул, шуңа алдан килеп җиткәнсең, – дип мыскыллап авызын ерды Хәбир үзеннән ун яшькә олы кешедән.
– Көлмә артыш таяктан,
Артыш - Аллаһ агачы.
Гариптән көлгән мөртәтнең
Күзе чәчрәп агасы.
Шулай әйткәнен Фәтхинур сизми дә калды, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Хәбир ачуыннан бурлаттай кызарды да, әйтер сүз табалмый артын борды.
Бер атнадан соң Хәбир вафат булып куйды. Күзенә чыбык кадалган. Ничек шулай төртелгән, нишләп чыбык шулкадәр күзен тишеп кергән – аңлаучы юк. Ләкин телен тыя белмәгән Хәбир юк инде, юк. Вафат. Монысы факт.
Фәтхинур нык үкенде. Ни өчен ул Хәбиргә тупас җавап биргәндә Аллаһ исемен телгә алды инде. Ул электән белә иде бит, әгәр кемгәдер нык үпкәләсә, шул кеше бәлагә тарый. Шунлыктан Хәбиргә дә үпкәләмәскә тырышты, тел сөяксез, ни сөйләмәс, дияр иде. Ләкин басу капкасы төбендә әйтелгән сүзне кире кайтарып булмый иде инде. Хәер, бәлки Фәтхинур картның гаебе дә юктыр, Хәбирең язмышы шулай булгандыр. Тик шунысы хак, артыш – ул чыннан да Аллаһ яраткан агач, ә Фәтхинур һәрвакыт артыш таякка таянып йөри иде. Менә шуннан уйла инде.
(Язучыбыз Рәис Риян сөйләгән иде).
Фото: pictures.pibig.info