Фәрзәнә кызын каты кулда тотты, Әнисә буйга тартылып клуб дигән нәрсәләренә йөри башлау белән, катгый таләп куйды: “Күктән торна эзләмә, кызый, үзеңә тиңне тап. Тормышта ярдәмчең, авырлык килгәндә таянычың булырдай булсын. Ә бай малайлары сине барыбер тиң күрмәс, кайчан булса да бер ачуы чыкканда мин сине авыл фермасыннан, тирес арасыннан тартып алып кеше иттем дисә, ни эшләрсең? Утырып бер елау белән генә дөньягыз тигезләнмәс бит. Кыскасы, җиде кат үлчә, бер кат кис, исәр булма!”
Әнисә белән Мәдинә клубка йөрми торалар димени. Телевизордан артистларның кыланганын карап ятып кына кияү табып булмас. Үзең әнә шул кыланчыклар кебек яшәп бер көтү егетләр артыңнан ияреп йөрсен иде дә бит...
Ә менә бу егет кәттә генә күренә, үзе минем якка еш карый түгелме, дип уйлаган иде Мәдинә, теге егет алдына килде дә басты.
- Гафу итегез, сезне танцыга чакырмакчы идем, ризасыздыр бит, - диде ул.
Танцы вакытында сөйләшеп киттеләр. Тәбрис исемле икән егет, күрше авылга ялга кайткан булган да, монда дусы янына килгән.
Мәдинәнең эче кыжмырдый башлады – менә шул түгелме икән соң аның көткәне. Кызык, кайда эшли, күпме акча ала, яшәргә куышы бармы. Болай йортсыз-җирсез сукбайга ошамаган. Тик Тәбрис күңелгә һич ошамаган сүз сөйли иде.
- Әнә теге кыз моңсу күренә, син аны беләсеңме?
- Минем ахирәт Әнисә ул. Син аңа игътибар итмә, гел шундый ул. Яшәү ул көрәш дигән бер акыл иясе, ә минем ахирәт көрәшергә сәләтле кыз түгел. Аның белән тормыш үрләре яулап булмый.
- Шулаймыни, - дип кенә куйды Тәбрис. Ләкин Мәдинә аны аңламады, дус кызын “мактавын” дәвам итте.
Әнисә ул әнисе сүзеннән чыкмый торган юньсез. Ә Фәрзәнә апа аны нык өйрәтә, бай малайлары эзләмә, авылда үз көче белән мал тапкан кешегә иш бул дип кенә тора.
- Алайса, мин аңа ярамыйм инде, - дип куйды Тәбрис.
- Юк-юк, сез капма-каршы кешеләр. Сиңа кыю, үз язмышы өчен көрәшә белгән кыз кирәк, менә минем кебек, үземнекен мин умырып алам.
Егетнең йөзендә күләгә йөгереп узды, ләкин ул эндәшмәде.
Мондый танцылар, очраклы очрашулар булып тора инде ул. Ниндидер әһәмиятле нәрсә дип исәпләп булмый. Тик, вакыйгалар бөтенләй икенче якка борылып китте.
Беркөнне Әнисәләр йорты каршында бер машина килеп туктады. Искереп беткән үзе, авыл юлында ничек коелып төшмидер. Машинадан кыска җиңле, шакмаклы күлмәк кигән бер егет чыкты да җәхәт кенә йортка кереп китте. Утынлыктан балта алып чыкты һәм урамда өелеп торган утынны ярырга кереште. Тавыш ишетеп, Фәрзәнә апа башта тәрәзәгә карады, ни күрсен, таныш булмаган бер егет аларның утынын ярып ята.
- Син кем, монда нишлисең? – дип сорау бирде хуҗабикә өйдән килеп чыккач.
- Мин Тәбрис, - Әнисәнең булачак ире, сезнең булачак киявегез. Әнисә эштә, Галләм абый эштә, ә утын яручы юк. Минем бәхеткә туры килде инде.
Фәрзәнә ни әйтергә белми аптырады да калды. Бу сүзгә ни дип әйтәсең инде. Икенче яклап, безнең авылда эшлим дигән кешене эштән тыя торган гадәт юк иде бугай.
- Ярар инде, бераз яргач, чәй эчәргә керерсең, - диде Фәрзәнә.
- Ярый, апа, рәхмәт, ә күчтәнәчләр машинада, үзең алып керә күр инде, апакаем. Күрәсең бит, минем эшем күп, Әнисә белән Галләм абый кайтуга күбрәк ярып куясым бар, бу егет ялкау дип уйламасыннар.
Җиткән кыз анасы тәмам аптырауда иде. Әллә тиле бу егет, әллә бик уңган, итәгатьле.
Ә кызны сората калса нишләргә? Нишләп Әнисә танышы барлыгын бер сүз белән дә әнисенә әйтми йөргән диң. Әй бала, күпме генә өйрәтсәң дә киңәшләрең җилгә китә шул.
Кичкырын Гафуровлар гаиләсенең киңәйтелгән утырышы булды. Киңәйтелгән, чөнки анда кызлы гаилә әгъзаларыннан тыш җиде ят Тәбрис тә катнашты. Бик озак уйлану, киңәшләшүдән соң Әнисәнең кызарып китеп баш кагып куюы мәсьәләне утын яручы файдасына хәл итте. Кияү егете көзге муллыкта авылга кайтып, туйлар үткәреп китәргә тиеш булды.
Бу вакыйгага бары тик Мәдинә генә борчылып куйды. Кара син аны, шул шым Әнисә теге егетне үзенә тартып алсын әле. Әй, исем киткән иде, әллә кем булып чыкмады, консерв банкасына утырып йөрүче, колхоз күлмәге кигән бер хәстерүш диделәр. Юлыгызга ак җәймә, бахыркайларым, буш кесәгез белән яшәп карагыз әйдә.
Көзләр җитте, ак карлар да җиргә төшеп ятты, кызлар казларны йолкып чормаларга мендереп элде. Инде Тәбрис килергә тиеш. Хур булдым, ахры, дип ут йотып йөрегән Әнисәнең хәле шәптән түгел иде. Әмма сабыр төбе – сары алтын дигәннәр. Бер көнне Гафуровлар йорты алдына бик зиннәтле машина килеп тукталды, аннан затлы киенгән яшь кеше чыкты да:
- Фәрзәнә апа, утын яручы кирәкмиме, мин килдем! – дип кычкырды.
Фәрзәнә апа коелып төште, кызы чыгып очты, урам күзләреннән дә оялмый тизрәк егетен кочты.
- Әнисә, бәгърем, мин синең турында күпне беләм.Тыйнак булуыңны да сөйләделәр.Сине бераз гына алдавым өчен гафу ит инде. Мин чынында утын яручы түгел, ә хәрби институтта конструктор булып эшлим, хезмәт хакым икебезгә-өчебезгә җитәрлек, машинам да бар. Ә тегесен күрше абзыйдан алып торган идем. Соңга калуымның сәбәбе шунда: син былбылга ярарык яхшы квартира сатып алдым, мәшәкате күбрәк булып чыкты. Минем шул гаепләремне гафу итеп хәләл җефетем булырга ризасыңмы?
- Ризамын, Тәбрис, мин сине яратам. Бик нык яратам.
Сүзләр өзелде. Тик нидер әйтергә теләгән кебек, мунча төтене генә утын әрдәнәсе өстендә өерелеп маташа иде.
Заһит Мурсиев