Бик биеккә күтәреләм дә Җир йөзенә карап торам, бүген дә шулай, мин биектә, иңнәремдә хыял канатлары бар! Юк, мин биеклеккә генә күтәрелеп калмыйм. Җир тирәли сәяхәт кылам. Җир учымда кебек, бар да ачык күренә. Әнә таулар, елга-күлләр, диңгезләр, океаннар, ком чүлләре, озын юллар, урман-болыннар, җимеш бакчалары, авыллар, калалар! Әнә, мәңге яшел утраулар һәм шулай ук мәңге эремәс кар-боз иле! Җир йөзендә ни генә юк, тик, мин бүген аның гөлләрен генә күрергә телим. Әйе, гөлләре күп Җирнең яңгыр суын эчәләр дә кояшка үрелә алар, ничә төрдә, ничә төстәдер үзләре, Ходай гына белә. Гөлләр шау чәчәктә, күзләрне чагылдырган матурлык аларда! Чәчәкләрнең күк йөзедәй зәңгәр дә, кояш кебек сарысы да, таң нурыдай аллары да, шатлык-сафлыкка тиң булган аклары да, тагын әллә ниндиләре күзгә карап елмая, күңелгә наз булып иңә. Җир йөзенә карап бары гөлләрне генә күрергә тырышам, чәчәкләрнең нинди төстәгеләре күбрәк микән: агымы, зәңгәре, көрәнеме? Чәчәкләрнең кызылы күбрәк, әйе, әйе, кызылы, кызыл төстәге чәчәкләр күбрәк икән дә! Кызыл розаларны һәм кызыл төстәге башка төр чәчәкләрне дә “мәхәббәт чәчәге” диләр, бу бит чынлап та шулай. Җирдә мәхәббәттән башка яшәү юк, мәхәббәт кызыл чәчәкләр булып Җир тулып үскән! Тукта. Җир йөзендәге кызыл төс бар да чәчәкме соң? Юк шул, күзләрем ялгыш күргән, җирдә кан бар. Җирдә канкоеш! Гөлләрне генә күрергә теләсәм дә, хыяллар никадәр якты, көчле булса да, чынбарлыкны күрми яшәү мөмкин түгел икән. Җирдәге канны күрәм, солдат улларыбызның каны бу. Ни өчен кан коюларын да белмичә, мәңгелеккә күзләрен йомган Башкортстан егетләренең дә саны артканнан-арта бара, тормыш чәчәкләре булып яшәргә дә яшәргә иде аларга! Яралардан аккан кан булмасын иде Җирдә, кызыл чәчәкләр генә үссен иде. Хыял канатлары мине биеккә алып менә, Җир йөзен кансыз итеп күрәм! Җаннарны тетрәткән сугыш тавышы тынсын, күзләрдәге кайгы яшьләре кипсен, күңел әрнүләре бетсен иде инде, Җирне чәчәкле итеп кенә күрәсем килә!
Кәүсәрия Шафикова.