Гөлсинә бүген авылдан әнкәсен алып килде. Олыгайды инде Сәкинә карчык. Олы кешеләргә бала акылы керә, диләр бит, Сәкинә карчык та шулай, кызыннан һәрчак игътибар таләп итә. Ял җитә башласа: «Бу атнада кайтасыздыр бит?» – дип шалтырата башлый.
Әнкәй бер генә булса да, атна саен янына кайтып йөреп булмый шул, Гөлсинәнең дә үз тормышы, гаиләсе, эше, балалары, йорты, бакчасы дигәндәй. Авыл белән шәһәр арасы да якын түгел, 400 чакрым. Бераз бездә торып, безнең ничек чапканны күрсен әле, дип уйлады Гөлсинә. Болай да әнкәсенең көннән-көн ныграк бирешкәнен күреп тора инде. Элек бөтен җирен гел чиста-пөхтә итеп тотса, хәзер көче җитми. Әле бер-ике ел элек кенә алар кайтуга әллә нинди тәмле әйберләр пешереп тора иде, хәзер аш кайнатып торса да шөкер. Ярый, нәрсә булса да, әнкәсен карау аның җилкәсенә төшә инде, энесе Себердә яши, бик ерак, елга бер генә кайта. Анда алып китү турында сүз дә юк инде, олы кешегә ерак юлда йөрү бик авыр, ризалашмаячак та әнкәләре. Шулай итеп, ире Рифат белән киңәшләште дә, Сәкинә карчыкны үзләренә алып килергә булдылар. Олы кешегә өеннән китү җиңел булмаса да, ризалашмый чарасы калмады. Тиздән кыш җитә, өйдән чыгып йөрүләр авырлаша, карын көрәргә, кибеткә йөрергә кирәк.
Гөлсинә әнкәсен алып килгәндә, ниндидер яңалык булган сыман, күңеле җилкенде. Әнисе янында булгач, ул үзен кабаттан балачакка кайткан кебек хис итте. Олы тормыш мәшәкатьле, борчулы шул, һәрвакыт синнән кемдер нидер таләп итә. Җитәкчеңә синнән эшеңне нәтиҗәле һәм вакытында башкарып чыгуың кирәк, иреңә чиста кием, җылы ризык, наз, игътибар кирәк. Балаларның кайсысына нәрсә: берсенә баласы белән утырып торуың кирәк, икенчесенә вакыт бүлүең, өченчесенә акча кирәк. Йортта һәрчак тәртип тотарга кирәк. Үзеңә дә вакыт җиткерергә кирәк бит! Ә хәзер ул әнисе янында булса да үзен кечкенә сабый итеп тоя алыр сыман, йомшарып, тынычлана алыр кебек.
Тик алай булып чыкмады. Олы яшьтәге әнкәй үзе дә бик күп игътибар таләп итә икән. «Эштән кайчан кайтасың инде?» дип вакытлы-вакытсыз шалтыратулары, кайткач кырык эше кырык якта көтеп яткан чакта аның әллә кайчан булган, әллә ничә тапкыр сөйләгән хатирәләре, кирәксә-кирәкмәсә дә киңәш биреп өйрәтүләре еш кына ачуын чыгара иде Гөлсинәнең. Сәкинә карчыкны да аңлап була, авылда хет күрше карчыклары белән йә капка төбенә чыгып, йә берәрсендә чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар иде, ә болар иртә таңнан чыгып китәләр, кич белән генә кайталар, көне буе берүзе ята, сөйләшер кеше дә юк. Хет ялда иркенләп сөйләшеп утырырбыз дип көтә-көтә дә, тагын берәр нәрсә килеп чыга. Йә көне буе бакчада казына кызы, йә кунаклар килә, йә үзләре берәр кая чыгып китәләр, йә оныгы кечкенә елак малаен күтәреп килеп җитә. Алар килсә, үзе бер тамаша инде Сәкинә карчыкка. Килгән саен яңа һөнәр арттырып килә ул сабый. Шуны бер рәхәтләнеп сөясе килә дә соң әбинең, тик малай аңа килми шул, карт әбисе алса, кычкырып елый. Сәкинә карчыкка сабыйны ерактан гына карап утырудан башка чара калмый.
Бу ялны бөтенләй башка шәһәргә кунакка чакырганнар икән кызы белән киявен. Рифат кияүнең сеңлесенең юбилее диме шунда. Төн кунып кайтабыз, диләр. Сәкинә карчык моны көтмәгән иде, күзеннән яшьләр чыкты. Тагын берүзе өйдә утырачак икән. Ник кенә ризалашты соң ул шәһәргә килергә? Кырмыска оясы сыман кеше тулы зур шәһәрдә бер утырып рәхәтләнеп сөйләшергә зар-интизар булып ят инде. Аның кәефе төшкәнен кызы да сизде.
«Хәтерлисеңме, әнкәй, кечкенә вакытта син дә мине еш кына әбиләрдә калдыра идең. Мин көне буе бакчада ятып, сине шундый сагына идем, ә кичен мине алырга әби килә иде дә, әнкәләрең кунакка китте, син бүген бездә йоклыйсың, дип әйтә иде. Димәк, мин тагын бер тәүлек сине күрмәячәкмен. Ул вакытларда миңа да шундый кыен була иде, мин үземне сезгә кирәкмәгән итеп тоя идем. Ул вакытта синең миңа вакытың юк иде, хәзер минем вакытым юк. Дөнья шундый нәрсә икән. Мин сине сабыр гына көткән кебек, син дә мине көт инде, әнкәй», – диде Гөлсинә.
Тормышының иң кызган мәле шулдыр ахры Гөлсинәнең. Ул әле эшли, пенсиягә дә бераз бар әле, әмма кызы белән кияве аны инде әби иттеләр. Җәй көне улы өйләнде. Кече кызы мәктәпне тәмамлады, аны укырга керттеләр. Хәзер әнкәсен карый. Эшендә дә тиздән тикшерү көтелә, эштәң соң да калып утырырга туры килә. Шундый арыды Гөлсинә. Әнкәсе дә көннән-көн ныграк бирешә. Килгәндә йөгереп йөри иде, хәзер өйдә тотынып кына йөри. Кайвакыт ялгышып та ала. Куллары калтырый. Кулыннан чәшкәсе төшеп китә дә, чәе затлы җиһазларга түгелә. Кайчак ачуы да килә Гөлсинәнең, әнкәсен тиргәп ташлыйсы килә, тешен кысып түзеп кала.
Инде килеп аңлады Гөлсинә, юк, әнкәсе янында аңа бала булу мөмкин түгел икән инде, балачакка юллар ябык. Әнкәсе үзе әнә аның игътибарына мохтаҗ. Ул хәзер үзе әнкәсе өчен зур кеше булырга тиеш. Ул көннән-көн сула, көннән-көн аны каравы авырлаша. Инде аяклары да йөрми башлады, ашауны да бүлмәсенә алып килеп ашата. Ялгышуы да көчәйде. Гөлсинәне танымый, үзенең әллә кайчан үлгән апасы белән бутый. Андый вакытларда бигрәк кыен Гөлсинәгә. Газиз әнисе аны танымасын инде! Ул аны карый, ашата-эчертә, юындыра, асларын алыштыра, боларның барысы да аңа ничек авыр бирелгәнен ул үзе генә белә. Кайчакта бигрәк авыр була. Еллар буе болай дәвам итсә, ничек түзәрмен икән, дип уйлаган чаклары да була. Ярый ире аның хәлен аңлап, тынычландырырга тырыша. «Бар да вакытлыча, монысы да үтәр, түз», – ди.
Гөлсинә эшеннән ял алып әнисен карый башлады, чөнки аны үзен генә калдырып китү мөмкин түгел иде. Әнкәсенең инде ашавы та кимеде, күзгә күренеп ябыкты. Гөлсинә кайвакыт аны шәһәргә алып килгәненә үкенеп тә куя иде. Әллә авылда ятса, болай ук бетеренмәс иде, әле үз көнен үзе күрә иде бит, дип уйлый. Язга чыккач, июнь аенда отпуск алам дип, энесе куандырды. Ул гаиләсе белән берәр айга кайтып, әнкәйне караса, бераз ял итеп торырмын, дип уйлады Гөлсинә. Түземсезлек белән җәйне көтә башлады. Әнкәсе аны аңлавына ышанып бетмәсә дә, аңа да сөйләп торды: тиздән Илсур кайта, бераз авылда ятып килерсең, бәлки хәлең дә җиңеләер, диде. Әнкәсенең элекке хәленә кайтуы шикле булса да, күңел нәрсәгәдер өметләнә бит.
Менә көтелгән җәй дә килеп җитте. Гөлсинә белән Рифат Сәкинә карчыкны сак кына алып чыгып, машинага утырттылар. Юл буе Гөлсинә аны карап кайтты. Күп сөйләшми иде инде әнкәсе. Әмма күзләреннән аның барысын да аңлаганы күренә иде.
Икенче көнне энесе Илсур да гаиләсе белән кайтып төште. Әмма ул кайтып озак та үтмәде, әнкәләренең хәле авырлашты. Балалары ашыгыч ярдәм чакыртты. Тик ул килеп җиткәнче, карчык җан биргән иде инде...
Сәкинә карчык үзе теләгәнчә, үз өендә, балалары янәшәсендә бакыйлыкка күчте. Гөлсинә бу мизгелдә ни кичергәнен үзе дә аңламады. Ышанып бетә алмады ул әнкәсенең үлеменә. Аны караган иң авыр чакларда ул бу көннең кайчандыр җитүен тели дә иде кебек. Әмма болай тиз булыр кебек түгел иде. 9 ай яшәде әнкәсе алар белән. Бер карасаң, күп тә түгел. Шушы көннең болай тиз киләсен белгән булса, ул әнкәсе белән иркенләп сөйләшеп утырган булыр иде. Рәхәтләнеп кызы белән бер утырып сөйләшергә зар-интизар булып ятты бит. Аннары хәтере китте...
Гомер шундый тиз үтеп китә икән. Менә Гөлсинә әле чаба да чаба, тегесе кирәк, монысы кирәк. Ә менә әнкәсенә инде берни кирәк түгел. Берничә ай элек кирәк иде, бүген кирәк түгел. Дөнья куганда мөһим нәрсәләр турында онытып җибәрәбез, ахры...
Гөлсинәнең иреннәре «Хуш, әнкәй» дигән сүзләрне кабатлый. Бүгеннән башкача, әнисез тормыш башлана иде… Автор: Дилбәр Исраева. Чыганак: "Сөембикә".