Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 октябрь , 14:42

Зарланырга яратучылар игътибарына

Бер кеше көн саен бер йорт яныннан үткәндә бер үк күренешне күзәткән: ишек алдында карт гәзит укыган, карчык бәйләм бәйләгән, ә алар арасында эт яткан.

Зарланырга яратучылар игътибарына
Зарланырга яратучылар игътибарына

Бер кеше көн саен бер йорт яныннан үткәндә бер үк күренешне күзәткән: ишек алдында карт гәзит укыган, карчык бәйләм бәйләгән, ә алар арасында эт яткан. Һәм ул эт авыртынган кебек шыңшый икән. Бер көн карап киткән, ике көн... Өченче көнне түзмәгән бу кеше – туктап, эшнең нидә икәнен ачыкларга булган.
–Гафу итегез,–дип мөрәҗәгать иткән ул хуҗаларга.– Этегезгә нәрсә булды? Ник шыңшый ул?
– Эткә?–дип кайтарып сораган карчык. – Кадакка яткан ул, шуңа шыңшый.
Кеше тагын да ныграк аптыраган.
–Әгәр кадакка ятканга авыртына икән, нигә тормый соң ул?
–Күрәсең, авыртынуы шыңшырлык, әмма яткан урыныннан торып күчәрлек дәрәҗәдә түгелдер... – дип җаваплаган карчык.
...Кешеләр арасында да зарланучылар күп, әмма тормышларын үзгәртергә теләүчеләр бик аз...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: