Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 сентябрь , 13:15

Стәрлебашта "Шаммас укулары" узачак

Башкорстан Республикасының халык шагыйре Равил Шаммас истәлегенә форум оештырыла.

Стәрлебашта  "Шаммас укулары" узачак
Стәрлебашта "Шаммас укулары" узачак

Форум Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммасның исемен мәңгеләштерү, туган телне, милли мәдәниятне һәм йолаларны саклау һәм үстерү, балаларның, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли әдәбиятка кызыксынуны арттыру максатларын куя.

Форум чикләрендә 4 конкурс үткәрелә:

“Күңел моңым булыр җирем моңы..."конкурсында Равил Шаммасның әсәрләрен укучылар конкурсы.

“Гомереңнән якты калсын..."– Равил Шаммасның тормышы һәм иҗаты турында гыйльми-тикшеренү эшләре ярышы.

“Стәрлебаш – тамырым минем..." конкурсында Стәрлебаш районы турындагы нәфис әсәрләр, мәкаләләр, туган якны өйрәнү буенча эшләр, видеороликлар, фотолар, сурәтләр, җырлар кабул ителә.

Башлап язучылар өчен «Шагыйрь яза, ак кәгазьгә ята йөрәгенең һәрбер тибеше...» (темада чикләү юк) шигырь конкурсы.

Форумда катнашучыларның яшь төркемнәре: кече төркем - 1-4 нче сыйныфлар; урта төркем - 5-9 нчы сыйныфлар; өлкән төркем - 10-11 нче сыйныфлар, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары; югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары; өлкәннәр төркеме (хезмәткә сәләтле яшь пенсионерлар).

Форумга башкорт, татар, рус телләрендәге эшләр кабул ителә. Аларны кабул итү вакыты – 30 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр. 6 ноябрдә Стәрлебашта форумның төп майданчыгында конкурска йомгак ясала.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: