Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 сентябрь , 14:18

“Әтиеңә охшагансың”

...Йомшак тоякларына озак кына баса алмады бәләкәч.

“Әтиеңә охшагансың”
“Әтиеңә охшагансың”

...Йомшак тоякларына озак кына баса алмады бәләкәч.

 

 

(Нәсер)

 

Ялан буйлап ялан тәпи йөгергән җил кызларын куып, җил егетләре җәйләүгә килеп җитте дә тәкмәч ата-ата, көлешеп аунады. Азрак тынып торгач кызлар, ефәк нәфис күлмәкләрен җилфердәтеп, таңны каршыларга ашыктылар. Ат көтүе янындагы куыш эченә килеп кергәч, андагы көтүче егетнең, дулкынланып торган куе кара чәчен тарап, туздырып шаярырга булдылар. Акыллы, сабыр, атларның телен, төрен аерган егет куышыннан чыгып, җилләр тараткан куе чәчен биш бармагы белән тарады да, биштәрен үрелеп алды. Таң чыкларын ялан тәпи кисә-кисә, ат көтүен урап чыкты. Су буенда учак ягып җибәргәч, елгага төшеп коенды, талга эленгән йомшак ак сөлгесенә уранып сөртенде дә, күз карашын тирә-якка ташлап, хәерле иртә, дип елмайды. Түгәрәк ясап, бер-берсенә сарылгандай баскан бияләр бер-берсенең сыртына башын салып ял итте. Аннан тере чылбыр сүтелгәндәй, җанланды да, атлар яланга кузгалды.

Көтүче тирә-якка чаткылар чәчеп янган учак азрак тынычлана төшкәч, бер ягындагы көл-күмер эченә бәрәңге күмде. Өстенә фланел күлмәген кигәч кенә табын корды. Биштәреннән сөлге чыгарып, аның өстенә берничә пешкән йомырка, ипи, тоз, шешә белән сөтен куйды. Аткан яңа таңга карап: “Бүген көн кызу булырга ошый”, – дип сөйләнде. Тукланып алуга, күп тә үтмәде, таллар ышыклыгыннан, аякларын көчкә йөрткән карт бия күренде. Чак атлап килде дә, көтүчегә нидер әйтергә теләгәндәй муенын сузды. Көтүче: “Нихәл, дустым, күчтәнәчем бар сиңа да”, – дип сөлге астыннан ике шакмак шикәр алып, атка сузды. Карт ат кипкән иреннәре белән көтүче учыннан үрелеп шикәрне алды да, хуҗасының кулын үпкәндәй иреннәрен шапылдатты, күз карашын читтәрәк торган яшь тайга боруга, көтүче: “Беләм, беләм, елгырның бәләкәче дөньяга киләчәк”, – диде. Карт бия, аксый-аксый атлап таң нурларына коенган таллыкка уңайлады.

Яшь тай биленә кайнар кисәү ташлагандай авыртуга чыдый алмый, ярдәм сорагандай кешнәп, баскан урынында үрсәләнде. Карт бия, акрын гына аның янына ук килеп: “Сабырлан, әннә буласың, синең ак дөньяга бәләкәчең туа”, – дигәндәй, сызланган яшь тайның биленә башын терәп, тынып калды, яшь тайның тәненә ниндидер тылсымлы җылылык йөгергәндәй, биленең сызлавы да бераз басылгандай тоелды. Шуннан карт бия башын акрын гына алып, тайның кипкән иреннәрен ялап куйды.

Күп тә үтми, чыклы бәбкә үләнле җиргә яңа туган җан иясе – колын килеп төшә. Озын, нечкә тәпиләренә басарга омтылса да, йомшак тоякларына озак кына баса алмады бәләкәч. Азрак ятканнан соң, янә җиргә басарга тырышса да, дүрт тәпие, дүрт якка сузыла. Бу күренешне аптырап карап торган Әннә тай: “Кара әле, килбәтсез күренә, тәпиләренә дә баса алмый, ә тәпиләре бигрәк оызын, башы зур”, – дип тирән итеп тын алды. Нидер сорарга теләгәндәй, акрын гына кешнәп, янындагы карт биягә бакты. Тәҗрибәле, күпне күргән карт бия: “Күптән инде мондый озын буйлы, озын тәпиле колын дөньяга килмәде! Ул көчле, соклангыч матур булып үсәр, һәм көтүебезнең башлыгы да булыр әле, кем белә”, – дигәндәй булды. Иелеп, басарга тырышкан колынны яларга кереште: ”Хәзер тиз арада кибәрсең, тәпиләреңә басарсың, әннәңнең җылы, ширбәтле угыз сөтен имгәч, үсә башларсың”, – дигәндәй чыкка чыланган маңгаен ялады. Бәләкәчнең маңгаенда кыйгач айдай ак билгене шәйләп: “Син әтиеңә охшагансың!” – дигәндәй,  колынны яратып ялады.  Ә колын ул арада бар көчен җыеп, алсу тоякларына басып, әнисенә якынлашты, яшь тай, баскан урыныннан кузгалырга да куркып, башын борып, чайкала-чайкала тәүге адымнарын ясаган бәләкәченә җылы иреннәрен тидереп алды. Колын, аңа сыенып, әннәсенең угызлы, җылы, татлы сөтен имәргә кереште. Туенгач, арыган башын күтәреп, тирә-як белән танышырга теләгәндәй, калтыранып алга атлады. Көтүче күзәтеп, барыда яхшы икәнен күреп, яңа таңга рәхмәт әйтеп, аранның капкасын ачып, чыбыркысын шартлатып, көтүне тау итәгенә алып китте. Озын керфекле Колын ат көтүе сыйган күзләрен зур ачып, аларны карашы белән озатты.

Фото: prokoni.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: