"Күңел төсе әләмдә"
Туган җирем алъяпкычтай,
сокланырлык чигүе,
Ипле, тәүфыйклы кызлардай
таҗын ачкан чәчәге,
Кояшка карап үрелгән
көдрә, яшел яфраклар,
Камил төсләргә бай әләм,
горур милләтем татар,
Аклык - сафлык, чисталык ул
Татарларга хас сыйфат;
Кызыл - хаят, тарих эзе,
Көч, энергия, үзаң;
Яшеллектә - яшәрәбез,
Буыннар бәйләнеше,
Гаилә, милләт, гореф гадәт -
Халкымның күңел төсе.
"Туган ягым - яшел бишек"
Җиләс һава. Тора-бара
Көнне кыздыра.
Бермәл, болытлар куерып
Давыл кубына.
Ничек башланган, сиздертми,
Тынды бар дөнья.
Берни булмагандай, күктә,
Кояш елмая.
Туган якның камиллеген
Данлап тургайлар,
Көн туганда, оча-оча,
Җырлап сузалар.
Туган ягым - яшел бишек,
Билгеле күптән.
Мәдхияләр җырланырга
Бәрәкәт иңгән.
"Балачагым җыйган түлен"
Басу чите - кара тузан, мин юллардан атлап узам.
Ялан тәпи йөргән мәлнең кемнәр белә икән хәлен?
Болыннарда күп чәчәкләр — биниһая күрәчәкләр.
Минем күзем ямь-яшел шул, башка төсе килмәгән хуш.
Кызган таба, тәмлекәчләр, кесә тулы көнбагышы,
дуслык, гамьсез әңгәмәләр: сабый күңеле гөлләмә.
*
Яшьлек яшеллеккә чумган, хиссияте яңгыр булган.
Бөреләнгән чәчәкләре, хәятемне күмде әле.
Сөюгә үрелгән көннәр, озакка сузылган төннәр,
салкын түгел, түгел эссе, йолдызлар чүпләдем бүген.
*
Балачагым җыйган түлен, зәп-зәңгәр шул аяз күгем,
йоп-йомшак, назлы җилләрем сүтә бәхетле көннәрем...
"Табигать хозурлыгы"
Чәчәкле болын-кырларны
Яланаяк иңләдем,
Адым саен, алка таккан
Чәчәкләрне көнләдем.
Җанга шифа, тәнеңә ял —
Табигать хозурлыгы,
Чиста күңелгә ачыла
Дөньяның матурлыгы.
Яшел келәм-Җир өстендә
Ял итүләре рәхәт,
Туганчы ук яралганбыз
Синнән алырга сихәт.
Табигатьнең көйләвендә
Үтә бака туйлары,
Гашыйк парларны биетә
Чикерткәнең кыллары.
Җитез гомеркәйләр чаба
Тукталышлар, һәй, кыска.
Бик бәхетле мизгелләрне
Күңел түрендә сакла.
"Яңа көн"
Күк йөзенең кочагында ак болытлар тирбәлә,
Таң җилләренә ияреп ерак-еракка илтә.
Булмас иде бер кайгылар, тик билгесезлек чорный -
Бәлки бәхет, я сагышлар барасы юлда очрый?
(Югыйсә, бик күптән инде, бәхет эшен югалттык...)
Кырын яткан чалкан айдай, мин дә уйларга баттым -
Яңа көн дә йөзен ача, димәк, без бүген дә бар.
Алсу таңлы мәхәббәте, күкне ярырдай нәфрәте,
Җир җимерерлек куәт, назлап кочардай кодрәт.
Галим буласы туармы аваз салып бу көндә,
Яки, берни дә үзгәрмәс, вакыт туктап үткәндә?
Таң җилләре ярсуланып, куалый болытларны,
Арасыннан кояш карый, таратып бар уйларны.