Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 август , 21:04

Акылга утырттылар

Танылган язучы һәм шагыйрь, журналистика аксакалы Әгъдәл Низаевның «Туган як чишмәләре» китабыннан юмористик хикәя.

Акылга утырттылар
Акылга утырттылар

Бал кортлары тормышын ныклап өйрәнә башласаң, искитәрлек хәлләрнең, маҗараларның шаһиты булуыңны көт тә тор инде. Яшем җитеп пенсиягә чыккач, умартачылык белән чынлап шөгыльләнә башлагач булды бу вакыйга. Кешегә сөйләсәм, ышанырлык түгел, әмма мондый хәлнең хак икәнен яшерми - нитми, түкми - чәчми тасвирлыйм инде. Умартачылар белә: җәй урталарында умарта кортларының көчле семьялары күч аеручан. Алар, оядан чыккач, шул тирәдә кая кунарга дип бераз һавада уйнап алалар да, ошаган агач ботагына яки берәр куакка барып сыралар. Бу тирәдә җайлы кунакча таба алмасалар, кая киткәннәрен җилкә кашып карап каласың.Үзләре теләгән якка китә дә бара. Ник акырып елап егылмагансың шунда. Ярый әле соңгы елларда кортлар игътибарын үзенә җәлеп итә торган хуш исле Апимил дигән дару ясап, сатуга чыгара башладылар. Фанер такта белән күч тоткычны ясыйбыз да шырпы башы кадәр генә шул майны прополислы чүпрәккә сөртеп куябыз. Кортлар шуңа бик җәһәт киләләр, өйрәнәләр дә аерылып чыккан күчне шул тирәгә ияртеп киләләр. Күче читкә очып китүдән кайгысы китте умартачының. Башка эше булмаса, шул тирәдә рәхәтләнеп йокы симертсен. Барлык күчләре дә килә дә тоткычка сыра.

Җыеп алырга иренмә генә. Мин дә мондый чакта Апимилне еш кулланам. Ансы ошамаса, тагын да яңасы – Апирой дигәне дә сатуда булгалый. Ул тагын да шәбрәк диләр. Менә шулар мине акылга утырттылар да инде. Шулай эссе көннәрнең берсендә, кортларны үзенә җәлеп итә торган майны тоткычларга сөртеп маташканда, бик куәтле генә саналып йөргән семья улый башламасынмы. Бу тавыш миңа әллә кайчаннан таныш. Димәк, гаилә күч чыгарырга чамалый. Аннан - моннан гына эшне тәмамладым да, теге умартадан күзләремне алмыйча бакча коймасына сөялеп кече «йомышымны» үтәп алдым. Аннан аера башлаган умартам янына ашыктым. Карт инә белән чыкса, шырпы тартмасына кертеп тоткыч янына илтеп куярга исәп. Шулай тотып карт инә урынына запастагы яшьне биреп яңа ояга салганым бар. Бик уңышлы була. Аерылып чыккан кортларым бакчамда бәләкәйрәк болыт кебек матур гына очалар. Кая кунар икән, теге тоткычкамы, әллә монаугамы? Алар әллә ничә агачка эленгән. Теләсә кайсын сайласыннар. Тик кортларым аларның берсенә дә бармаган кебек. Гел минем янымда гына уралалар. Әллә инде үземә сырырга чамалыйлар. Тегендәрәк тайпылам, мондарак киләм, һич кенә дә артымнан калмыйлар. «Инде башыма гына сырмасыннар,–дип уйлыйм эчемнән генә.– Була андый хәлләр». Бәләкәй чагымда бертуган абыем Әнвәрнең башына күч сырганын хәтерлим. Абыйны чак-чак үлемнән алып калдык. Матбугат битләрендә сакал урынына бал кортларын сырдырып искитәрлек мәзәк күрсәтүчеләрне дә укыган бар. Берничә ел элек «Пчеловодство» журналында берәүнең бөтен гәүдәсен кортлар кап-кара булып сырган фотосурәте басылган иде. Өстендә, башында кортлардан тегелгән махсус кием, диярсең. Чакмаганнардыр инде.Чаксалар түзәлмәс иде. Бәлки өйрәнгән кортлар булгандыр. Әллә теге кеше телләрен белдеме икән? Башта әллә нинди уйлар йөгерә. Мин кая барырга белми торам. Чәбәләнсәм, кортларым ныграк тузына башлыйлар. Тоткыч куелган бер алмагач янына барып бастым да тынычландым. Ходай язганы булыр. Бәлки үзләре акылга килеп агач ботагына кунарлар. Мин үземә Апимил сөртмәдем бит. Ә алар һаман да мине гаҗәпкә калдыра башлады. Кортларым башыма да түгел, арка-күкрәк тирәсенә якын да килмиләр. Чалбарымның, икенче төрле итеп әйткәндә, «магазинына» килеп куна башламасыннармы. Бу ни эш, анда ни калган аларга? Ярый әле, шөкер, төймәләр түгел, пластмасс замок белән каптырылган. Алар бернигә карамый шул урынга сырулары сыру, артканнан арталар. Менә куш йодрык кадәр зурайдылар. Кортлар туктаусыз килә дә килә. Сорыкортлар да, балныкылар да җыела. Инде зуррак мал чөгендере кадәр диярсең. Ярый әле кече тарәтемне үтәгән идем. Шулай да каушавымнан трусигым лычма суга әйләнде. Түзәм. Кайчан гына җыелып бетәрләр. Баш бутала башлады. Инде егылмасам гына ярар иде. Чагуын берсе дә чакмый, әмма булмас димә. Кыймылдамыйм. Үзем уйланам. Нишләргә була мондый хәлдә? Кузгалырга һич ярамый, күч таралып чага башлавы бар. Тубалны бот арасына куяр идең, аны өйдән монда кем китерә? Ярый әле теге атнада гына шәһәрдән ялга кайткан кызым кесә телефоны бүләк иткән иде, рәхмәт төшкере. Күч бәләкәйрәк бидрә кадәр булганда кортлар килү тукталды.

Авырлыгыннан чалбар түбәнгә төшә башлаган иде бер кул белән тотып икенчесе белән күкрәк кесәсеннән телефонны алып хатынга звонить иттем:

– Тиз кайт, биш минут срок.

Үләм!– дидем дә сорауларына урын калдырмыйча, телефонны сүндереп, яңадан кесәгә салдым. Биш минут та үтмәгәндер хатын күзгә чалынды. Мин агачка сөялеп басып торам, кузгалырга көч юк. Ни булмас, дисең.

– Син кая?– ди бу ерактан гына. – Монда кил,– дим.– Эш харап.

Ул якынрак килә, ләкин әлегә берни аңламый. Үзе ник вакытсыз чакырдың дигәндәй ачулы.

– Нәрсә булды? Исерексеңме, әллә? Әйдә монда!

– Баралмыйм, үзең кил, – дидем ачу катыш. Үзем бармак белән корт күченә төртеп күрсәтәм.

– Кил якынрак, менә күрәсеңме, карале. Ул һаман күрми, сумкасыннан нидер карый. Аннан шундагы келәткә кереп китте. Минем ачу чыгырыннан чыга. Кычкырсам, кортлар куркыр. Күпкә түзгәнне әзгә чыдарга була инде.

Ярый әле озак тормады. Яңадан чыккач, тагын әкерен генә дәшәм:

– Кил әле, тизрәк.

–Нәрсә кирәк соң? Үзең ни булганын әйтмисең. Эчсәң, буеңа сеңдер диләрме әле. Мин кереп китәм, чәй әзерлим. Уйнар вакыт түгел. Болай икәнеңне белсәм, кайтмый идем. Ул борыла башлаган иде, мин катырак итеп кычкырдым.

– Шуннан тубалны китер, тиз, юньсез,– дидем, чыгырымнан чыгардай булып.

–Нигә шул кадәре кычкырасың, бакча яңгыратып,– ди бу.

– Тыныч кына буладыр бит. Кая кунды күчең? – Менә монда,– дидем бот арасындагы бидрә кадәре күчкә күрсәтеп.

– Киләсеңме, әллә юкмы? Хатыным чыннан да күчнең кайдалыгын күрми ахры.

– Андый әйбереңне вакытсыз миңа күрсәтсәң, корт күчеңне җыешмам да. Мин ул нәмәстәкәеңнән йөдәгән инде. Олыгая башлагач, исерткеч эчәргә сабышсаң, мин... Агачтамыни, бик биекме? Ерактан сөйләшеп кенә аңлашып булмаганны сиздем : – Юк, түбәндә генә,– дидем урынымнан кузгалмыйча.

– Уңайлы урында. Тиз җыеп алырлык. Хатыным яныма килеп, хәлемне аңлагач, беразга телдән калып ахры, дәшми торды. Аннан күзләренә яшь килде ахры, куллары белән сөртеп алды.

– Әй, җаным, мин аңламадым бит,– диде дә җайлап күчне олы тубалга төшерде. Чүпрәген ныклап бәйләгәч кенә мин иркенләп тын алдым, ләкин аякта озак басып тора алмадым, җиргә утырдым. – Менә бит нинди хәлләр була икән, хатын. Сөйләсәң кешеләр ышанырлык түгел.

– Ничек болай килеп чыкты соң бу? Мин барын да аңа сөйләдем. Тик башта нигә шулай булуын аңламасак та соңыннан сере ачылды. Апимилне тоткычларга ялан кул белән сөрткәндә минем бармакларга да буялгандыр, күрәсең. Ә инде койма буенда кече тарәтемне үтәгәндә кулдан чалбарга тигәндер шул. Кортлар әнә шул иснең каян килүен сизгәннәрдер, мөгаен. Шундый нәтиҗәгә килдек. Аларга минем чалбарда башка ни калган. Моннан соң майны сөрткәндә кулга да кия башладым.

Фото: fairysoft.ru

Акылга утырттылар
Акылга утырттылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: