-3 °С
Болытлы
Аяк киеме сатыла торган кибеттә йөрим. Минем белән янәшә ирле-хатынлы урта яшьләрдәге бер пар да рәтләр буйлап әйләнә. Хатыны үзенә аяк киеме сайлый алмый булса кирәк. Ә иренең сабырлыгы беткән. Ниһаять, матур резин итекләр тезелгән витрина каршында туктап калдылар.
Ире үтәкүренмәле итек сузып:
–Менә моны сатып ал! Көн саен яңа төсле носки белән киярсең, ә ахирәтләрең яңа итек икән дип уйлап, көнләшеп үләр!