Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 июль , 11:23

Зәңгәр күзле кызның туган көне

Дилә апа, без сезне яратабыз!

Зәңгәр күзле кызның туган көне
Зәңгәр күзле кызның туган көне

 

Дилә апа, без сезне яратабыз!

 

Күренекле шагыйрә, иң тылсымлы каләмле язучы, “Өмет”нең балалар өчен “Чаткылар” махсус кушымтасының редколлегия әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, актив җәмәгатьче, тынгысыз җанлы, олы йөрәкле, шифалы куллы, оста каләмле, чибәр, теремек һәм йөгерек Дилә апабыз Булгакова матур гомер бәйрәмен билгеләде.

Иң нәфис зат хатын-кызлардан булган Дилә апабыз һәр эшкә егетләрчә кыю тотынуы белән безне хәйран калдыра. Ул яшьләрдән җитезрәк уйлый, эшли белүе белән сөендерә һәм сокландыра. Дилә апа олылар янында да, сабыйлар янында да кадерле, хөрмәтле булуы белән барыбызга да үрнәк. Якты күңел кояшы белән бар дөньяны яктыртып, каләме белән сөендереп, уйландырып, көлдереп, елатып та алучы Дилә апабыз Булгакова үзе бер серле дөньяга ия. Без аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек телибез, хәерле гомерләр килсен!

 Дилә апа, без сине яратабыз!

Зәңгәр күзле кызның туган көне
Зәңгәр күзле кызның туган көне
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: