Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 Май , 10:52

Дарья Донцова - Уфада!

Күренекле язучы, детективлар авторы Дарья Донцова “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә чыгыш ясады.

Дарья Донцова - Уфада!
Дарья Донцова - Уфада!

Күренекле язучы, детективлар авторы Дарья Донцова “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә чыгыш ясады. Уфага беренче килүе икән. Шулай да Башкортстан турында белә.

-Башкортстан белән студент елларым бәйле: курс эшләренең берсе Салават Юлаевка багышланган иде, - дип сөйләде язучы.

Бер сәгать дәвам иткән иҗат кичәсе барышында уфалылар аңа төрле сораулар яудырды. Дарья Донцова исә һәркайсына юмор аша, тормышындагы кызыклы хәлләрне кушып  җавап бирде.

Язучыдан хәтта популярлык серен ачуын да сорадылар.

-Барысы да гади – мин дә сезнең кебек кеше. Миңа да тормыш кыенлыклары, күңелсезлекләре таныш. Шуңа күрә әсәрләрем укучыларга якын булып чыга, - диде Донцова.  

Шулай ук беркайчан да ошаткан китабына акча кызганмавын әйтте ул.

Очрашу автограф өләшү белән тәмамланды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: