Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 апрель , 14:00

Аласы бүләкләр алда көтсен!

 Мар. Сәлимнең юморлы юбилее  “Башкортстан” дәүләт концертлар залында нәкъ 1 апрельдә үтте. 

Аласы бүләкләр алда көтсен!
Аласы бүләкләр алда көтсен!

Күренекле башкорт сатиригы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены кавалеры, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовка ел башында  75 яшь тулды.

Марсель Шәйнур улы Сәлимов (Мар. Сәлим) 1949 елның 3 гыйнварында Борай районының Сәет-Көрҗә авылында туа. Башта Башкорт дәүләт университетын, аннан соң Свердловск югары партия мәктәбен кызыл дипломга тамамлый. Совет Армиясе  офицеры буларак Польшада, хезмәт итә.

1973 елдан алып хаклы ялга чыкканчы “Һәнәк” журналында эшли: башта әдәби хезмәткәр, бүлек мөхәррире була, аннан соң утыз ел дәвамында журналның баш мөхәррире вазифасын башкара. Дистә елдан артык Башкортстан журналистлар берлеге рәисе булып тора.

Марсель Сәлимов 8 яшьтән шигырьләр яза башлый.  12 яшендә әсәрләре матбугатта басыла. “Һәнәк”тә аның беренче фельетоны 14 яшендә дөнья күргән. Бүген исә Марсель Сәлимов –танылган язучы-сатирик, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Уфа, Мәскәү, Казан , Симферополь һәм Лондон шәһәрләрендә аның башкорт, урыс, татар, чуаш, болгар һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән илледән артык китабы дөнья күрә. Русия халыклары әдәбияты тарихында ике томлык чыгарган беренче сатирик ул. Бөтенрусия һәм халыкара иҗади бәйгеләрдә катнашып, Марсель Сәлимов күп җиңүләр яулады. Ул –  Сергей Михалков, Владимир Гиляровский, Владимир Набоков (Русия), «Алеко» (Болгария), Николай Гоголь (Украина), Эрнест Хемингуэй, Марк Твен (Канада), Джек Лондон (АКШ), Чарльз Диккенс (Бөекбритания) исемнәрендәге халыкара премияләр лауреаты. Шулай ук халыкара Евразия һәм Русия әдәби премияләре лауреаты, Русия халыкларының XIV Артиадасы, Мәскәү, Псков, Сочи, Әстерхан, Ялта, Саки шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара фестивальләр лауреаты, Башкортстан Хөкүмәтенең Ш. Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе  лауреаты. “Ачык Евразия” (Лондон), Де Ришелье исемендәге (Одесса – Майндагы Франкфурт) халыкара конкурсларда, Русия журналистар һәм язучылар берлекләре үткәргән “Ватан журналистикасының алтын китап киштәсе”, “Русиянең иң яхшы шагыйрьләре һәм язучылары” бәйгеләрендә дә җиңеп чыккан. “Мәгърифәткә өлеше өчен” һәм В. Маяковский орденнары, “Мактаулы хезмәте өчен”, “Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен”, М. Лермонтов, Н. Надсон, М. Булгаков, С. Михалков, В. Шукшин (Русия), А. Мицкевич (Польша), М. Басё (Япония), Г. Бёлль (Германия), С. Бейбарыс (Казахстан), “Тынычлык күгәрчене” (Кыргызстан) медальләре, Алтын, Көмеш һәм Агальматолит каләмнәр белән бүләкләнде. Ул ЛИффТ фестиваленең Алтын лауреаты. Габровола Халыкара юмор һәм сатира йортының Индульгенциясен (Болгария) һәм Нью-Йоркта Ильф белән Петров бүләген (АКШ) алды. Иҗади казанышлары өчен сатирик “Русиянең алтын каләме” һәм “Русьнең алтын каләме”, “Тынычлык илчесе” (Германия), “Иң яхшы шагыйрь” (Кытай) дигән мактаулы исемнәргә лаек булган. Болар аның яуланган уңышлары гына. Сатирик-язучыга нибары 75 яшь! Димәк, яуланасы биеклекләр, аласы бүләкләр алда әле!

Ә туган көнгә килгәндә, сатирикның юбилей кичәсен кайчан үткәрү килешә? Әлбәттә, 1 апрельдә! Мар. Сәлимнең юморлы юбилее да “Башкортстан” дәүләт концертлар залында нәкъ 1 апрельдә үтте. Бәйрәм чарасында аның каләмдәшләре, иҗатташлары һәм сәхнә осталары чыгыш ясады. “Кызык белән Мәзәк” эстрада театры, Рим Хәсәнов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Гөлзәмия Ситдыйкова, Зөлфия Кудашева кебек сәхнә йолдызлары сатирикны котлап, матур сүзләр әйтте, җылы теләкләрен җиткерде.

Бушлай чарага зал тутырып килгән тамашачылар да рәхәтләнеп кул чапты, көлә-көлә ял итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: