Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 март , 18:30

Баймаклар язучылар белән очраша

Яратып укыган әсәрләрнең геройларын тудырган әдипләр белән очрашу һәрвакыт кызыклы.

Баймаклар язучылар белән очраша
Баймаклар язучылар белән очраша

 Баймак биләмәара үзәк китапханәсендә Милли әдәбият музее директоры Миләүшә Каһарманова, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, "Башкортстан кызы" журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева, "Шоңкар" журналының җаваплы сәркәтибе Венер Исхаков, прозаик Рәйлә Сабитова, Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль йорт-музее мөдире Гадилә Бүләкова, Милли әдәбият музееның күргәзмә бүлеге мөдире Хәмит Әбүбәкиров белән әдәби очрашу барышында китап сөючеләр нәкъ шушы юнәлештә кызыксынуларын баса алды. Кунаклар шулай ук үзләре эшләгән оешмаларның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

- Без Баймак районына йөрергә яратабыз. Чөнки урындагы халыкның җылы карашын, әсәрләребез белән яхшы таныш булуын беләбез һәм тоябыз. Республика Башлыгы Радий Хәбиров халык арасында ешрак булырга кәрәклеген белдергәч, безнең Язучылар Берлеге Башкортстанның берничә районына бер юлы чыга башлады. Әле без Белорет, Учалы районнарында булдык. Хәзер күпчелек интернет аша язышкач, яңалыклар белән белешкәч, халыкның шулкадәр җанлы аралашуга сусавын тоябыз. Һәркемгә күзгә-күз карашып сөйләшү тансык бит,-дип сөйләде Миләүшә Каһарманова.

Әдибәгә: “Әсәрләр язып та, социаль челтәрдә үз төркемегезне алып барырга да ничек өлгерәсез?"-дигән сорауга, ул: "Мин бик аз йоклыйм – 3-5 сәгать. Кешене бимазалаганчы, иҗат итеп кенә утырыйм дип язам..."-дигән уенлы-чынлы җаваплады.

Күп кешеләрне шигырьләре белән әсир иткән Тәнзилә Дәүләтбирдинаның да чыгышы бик фәһемле яңгырады. Ул Язучылар Берлегенең республика Башлыгы Радий Хәбировның зур ярдәмен тоеп, яңа сулыш белән яши һәм эшли башлауларын белдерде. Тәнзилә Дәүләтбирдина драматург буларак та билгеле. Аның Ногман Мусинның "Сайлап алынган язмыш" әсәренең төп герое Зильда-Заһидә буенча язылган "Мәхәббәт көче" пьесасы әзер икән. “Аны язар астына мин Ногман Мусиннан рөхсәт алдым. Салават театры аны тамашачы хөкеменә чыгарачак",-тине Тәнзилә Дәүләтбирдина.

Гөлназ Котыева "Башкортстан кызы" журналында Баймак хатын-кызлары турында мәкаләләр еш дөнья күрүен телгә алды. Очрашуга килгән үзенең мәкалә геройлары Әлифә Колмөхәмәтова, Дилбәр Биктимерова турында кызыклы һәм уйландыргыч мәгълүматлар бирде. Венер Исхаков "Шоңкар" журналында да баймакларның ижадына зур игътибар бирелүен сөйләп үтте.

Күпләр, аеруча хатын-кызлар әсәрләрен яратып укыган Рәйлә Сабитованың Баймак җиренә тәү тапкыр аяк басуы икән. “Балачактан ялгыша башланым. Хатын-кыз тормышы, аларның психологиясе белән нык кызыксынам, шуңа күрә әсәрләрем дә бу юнәлештә. Өлкән яшьтәге апа-инәйләр белән сөйләшергә яратам. Шулардан чыгып әсәрләрем дә туа",-диде  ул.

Уфа кунаклары Баймак агросәнәгать көллиятендә, Чыңгыз, Билал авылларында да очрашулар үткәрде. Бар җирдә аларның әсәрләрен яратып укучылар каршы алды. Кешеләр үзләрен борчыган сорауларын җиткереп калырга да ашыкты, телне саклау, милли мәдәниятне үстерү, тарихка кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. "Китап" нәшриәте һәр очрашу урынында үзенең күргәзмәсен оештырды. Бу кешеләргә яңа китапларны алу мөмкинчелеген бирде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: