Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 март , 20:35

Матурлык көче (ХИКӘЯ)

Бүген дә ишек алдында өшеп уянып китте ул.Чирәм өстендә йоклап калган икән. Торып китәрлек рәте булмагач, тагын ауды.

Матурлык көче (ХИКӘЯ)
Матурлык көче (ХИКӘЯ)

 Күзләрен ачып, тирә-якка карарлык рәте дә юк Наиләнең. Бер уйлаганда нәрсәсен карыйсың инде аның? Шул ук пычрак бүлмә, өстәл тулы юылмаган савыт-саба, идән тулы буш шешә... Инде күпме вакытлар шундый тормыш белән яши ул. Юк, гел ятып кына тормый Наилә: кичкелеккә шешәдәш дуслары җыела, төннәр буе каян, кем нәрсә табып китерә, шуның белән сыйланалар. Инде күпме кисәтүләргә эләктеләр. Ай, иртән торып китүләре, шулай ук кыен булмасын иде ул. “Торма, ник торасың, ят, эшкә барасың юк, ихатаңда мал-туарың юк, ашарга сорап елап утырган балаларың юк, ят та ят. Үзең теләп алган рәхәт тормыш шул бит инде”, – дип, үзенә боерып та алган була.

Айныган арада башына, ни эшләп шул тиклем матур тормыш җимерелде соң әле дигән уйлар да керә ара-тирә. Гаеплене дә эзләп маташкан була кайвакыт. Тик мондый тормыштан һич кенә дә котылу чарасын таба алмый ул. Эзләргә дә тырышмый кебек. Үзе теләп алган тормыш... Янында ярдәм кулы сузарга әзер күпме якын кешеләре торганда, колагына да элмәде алар сүзен. Бер кайгысыз, рәхәт тормыш дулкыны, бөтереп алып кереп китте үз артыннан Наиләне.

Күрше авылдан килеп урнашкан Наиләне тиз арада үз итте авыл халкы. Чибәрлеге, сатып алучылар белән итәгатьле итеп сөйләшә белүе, кибетнең һәрвакыт чиста булуы сатып алучыларны үзенә тартып торды һәрчак. Колхозда “Зил” машинасында эшләгән Зинфир дә килеп керәсе итте беркөн. Керде һәм Наиләнең бер серле карашы җитте Зинфирне үзенә гашыйк итәргә. Ниндидер сәбәп тапкан булып килеп кергән егет хәзер инде үткән-сүткән саен, магазинга сугылмый китмәс булды бит әй. Наиләне ял көннәрендә авылына җилдертеп илтеп кую, барып алу кебек күңелле мәшәкатьләр өстәлде Зинфирнең тормышына. Наилә дә, бер дә юкка, күбәләктәй очып куна дисезме егетнең корыч атына. Күрше авылда шулай да күз төшәрлек егет яши дип бер-ике ай элек әйткән булсалар, валлаһи менә, ышанмас иде ул. Ә хәзер, Зинфир машинасының дөбер-шатыр килеп магазин урамына борылуы, күп тә үтми май кояшы кебек балкып, үзенең килеп керүе – аның өчен дөньядагы иң бәхетле минутлар.

Эшне тиз тоттылар алар. Бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлаган егет белән кыз, көзге муллыкта гөрләтеп туй да ясап ташладылар. Кыз яклары кияү белән, егет ягы Наиләне үз кызлары кебек күргәнгә, әти-әни тарафыннан бер каршылык та булмады. Үз йортына алып кайтты Зинфир Наиләне. “Мәңгегә бергә”, – дип, атлап керделәр алар яңа өйнең тупсасын. Яңа өенә нәкъ шундый хуҗабикә алып кайтырга теләгән иде Зинфир, хыялы тормышка ашты егетнең.

Бик матур яшәп алып киттеләр яшьләр. Зинфир колхозның алдынгы шоферы, тапкан берен өйгә алып кайта, эчеп-нитеп йөреми. Наиләнең дә сатучы акчасы мулдан гына. Ел үттеме-юкмы, гаилә тормышын ямьләп, әнисе кебек бөтерчек кыз аваз салды өйдә. Бәләкәй генә Әминә тәпи китеп, тәтелдәп йөри башлауга, нәни Зөлфия Әминәнең бишегенә хуҗа булды. Әй Зинфирнең урамнарны яңгыратып, пипләтеп, ашыгы-ашыга өйтә кайтканнарын күрсәгез: кулында кызларына уенчыклар, күчтәнәчләр. Кызларының капка алларыа чыгып, “Әти дә әти” килеп каршы алулары – бәхетнең җиденче катында диләр бит андый кешеләр турында. Өч-дүрт елдан Наилә иренә тагын зур бүләк ясады: Вадим атлы, гел әтисенә охшаган улы белән котлап, бәби туе үткәрделәр алар.

Беркөнне, алар күршесендәге буш йортка, каяндыр ерактан, бер гаилә күченеп килде. Ире тыныч кебек күренсә дә, хатыны бер дә баш бирмәс, бик тә чаяга охшап тора иде. Күченеп килүләренә ике-өч көн дә үтмәде, ихатада бала чүпрәкләре элеп йөргәндә, Наиләнең колагына: “Күршекәем, кара әле бу якка, рәтләп танышмадык та бит әле, кер әле кер бакчага. Безгә бит күршеләр булып яшәсе”, – дип, чакырганы ишетелде. Күрше хатыны койма буена килеп, кесәсеннән бер чүл шешәсе чыгарып Наиләне һаман үз бакчасына чакыруын дәвам итте: “Кер инде, торма ялындырып. Әйдә кеше күрмәгәндә, танышу хөрмәтенә бер генә йотып куйыйк әле”. Уттан качкандай качты Наилә аның кырыннан. “Кара әле, болай гына танышып булмый микәнни? Нәрсә сөйләгән була бит әй? Хатын-кыз кесәсенә аракы салып йөрсен әле?” Моңа тиклем кереп хәлләрен белеп чыгарга уйлап йөргән Наилә, башкача бу өй ягына карамаска да тырышты хәтта. Тик тиз генә бирешергә өйрәнмәгән икән теге чая хатын. “Кара әле, шул буламы күршелек, шул буламы тормыш? Бергә-бергә матур итеп яшәргә кирәк бер-берең белән. Син бит инде өч бала әнисе, көн буе эшлисең, арыйсың. Ял да итә белергә кирәк, балакай, ял да итәргә”, – дип сөйләнә-сөйләнә өйгә килеп керде, Зинфир эштә чагында. Көйләп-җайлап, матур сүзләр сөйли-сөйли эчерде бит Наиләгә теге шешәдән салып. Тыннары капланды Наиләнең, чәчәп чыкты хәтта. Үтте бераздан үтүен, хәтта җылынып, телләре дә ачылып китте. Озак кына, бик җылы әңгәмә корып утырдылар әле соңыннан.

Бер эләктергән корбанын җиңел генә ычкындырасы килмәде Саниянең. Әле үзенә чакырган була, коймак пешергән идем, кер әле дип, әле үзе кереп җитә балаларга бер-ике конфет эләктереп. Тик очрашкан саен әле иреннән, әле балалардан чаршау артында яшергән булып, теге чүлне тартып чыгара.

Беркөн эштән кайтып кергән Зинфир: “Наилә сизәсеңме син, безнең өйдән әллә нинди ачыган исләр килә башлады, тынга каплана, нәрсә соң бу?” Наилә бу исләрне төрле даруларга сылтап, Зинфирне тынычландыра алды вакытында. Тик кайтуына күп вакыт ашарга пешмәгән булуы, балаларның өс-башы юылмавы төрле уйларга сала башлады гаилә хуҗасын.

Эшкә чыгып киткән булды көндезге аштан соң, күпмедер вакыттан соң ялт итеп әйләнеп тә кайтты. Әле моңа тиклем хатынына аның бер төрле дә шиге юк кебек иде, ә бүгенге хәлне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Балалар өйдә ялгызлары гына, әниләре күрше апаларда икән, Вадимның ыштаны да алыштырылмаган. Әйе, өстәл уртасына бер ярты куеп, рәхәтләнеп кунак булып утыралар Сания белән аның Наиләсе. Бик каты сөйләште алар белән Зинфир, тик күпме генә тырышмасын, тартып ала алмады Наиләсен бу сазлыктан.

Ялы тулгач, Наилә үз урынында эш тә башлап караган булды. Тик песине май янына бикләп куйган кебек булып чыкты. Ревизия вакытында бик зур сумма җитмәүчелек ачыкланды. Сыерларын сатып булса да түләделәр бурычны, ләкин Наилә башка күпме генә эчмим дип ант итсә дә, эшендә калдырмадылар. Эчәм дигән колына, хәмер чыга юлына, дигәндәй, эчәм дигән кешегә каян да табыла ул эчәр урын. Авыл халкы Наиләне, әле тегеннән, әле моннан исерек кайтып ятканын күрә башладылар. Тиз биреште яшь хатын, бик тиз, ә Сания үзенең, тагын бер гаиләне шулай тиз тарката алуына сөенеп, учакка утын өстәп кенә торды.

Менә шунда килде дә инде гаиләгә зур кайгы. Балаларын җәлләп, гаиләдәге авыр хәлне уйлап, икмәк төяп элеваторга китеп барган Зинфир, каршыга килүче “КамАЗ”га килеп бәрелде. Табиблар күпме генә тырышсалар да, коткара алмадылар Зинфирне. Иренең үлемен ишетмәгән Наилә, таңга гына кайтып керде ул көнне. Зинфирне соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең күзләрендә күпме нәфрәт күрде ул үзенә карата. Аның нинди хәлдә икәнлеген чамалап, балаларны әниләре алып китте. Бер-ике көн ару гына йөрегәч, барып алды ул балаларны. Тик Зинфирнең, тормыштагы иң кадерле кешесенең янында юклыгын, аны мәңгелеккә югалтуын шунда гына аңлый башлады Наилә.

Мондый кайгыны онытып торуның бердәнбер чарасы, онытылганчы эчү. Эчте, бирде генә кирәген эчүнең. Өй эчендәге бер әйберне калдырмый сатып бетереп эчте. Өч баланың авыр тормышын күргән авылдашлар чаң суктылар. Балаларның өчесен дә җыеп приютка алып киттеләр. Менә шунда гына үзенең нинди түбәнгә тәгәрәгәнен аңлый башлады Наилә.

Стенадагы фотодан, Зинфир белән ап-ак туй күлмәгендә Наилә балкып тора, аның белән янәшә фотода, балалар белән ничек матур елмаешып төшкәннәр алар. Кая соң алар, кайтарыгыз аңа Зинфирын, балаларын, элекке матур тормышын? Эх, кем ишетә соң сине Наилә? Яныңда ярдәм кулы сузардай бер генә кешең дә юк бит синең? Бүген дә ихатада өшеп уянып китте ул. Чирәм өстендә йоклап калган икән. Тирә-ягына каранды, торырга уйлады. Торып китәрлек рәте булмагач, тагын ауды. Шунда ул үзенә, кемнеңдер, бик тә төбәп, карап торганын сизде. Якын-тирәдә берәү дә юк. Шулай да кемдер күзәтә бит аны, күзәтә. Кинәт аның күзләре, чирәмгә таянган бармаклары аша, аңа төбәлгән зәп-зәңгәр күзләрне күреп калды. Әһә, менә кем күзәтә икән аны! Зәңгәр чәчәк? Чәчәк таң атуга, яңа гына таҗларын ачкан да, нинди дөньяга эләктем әле дигәндәй, тирә-якны байкый, кояш җылысын эзли. Ул шул тиклем саф, чиста, күк йөзе кебек зәп-зәңгәр. Наилә, аның матурлыгына карап, мөкиббән китте. Ләкин тиз кулга алды ул үзен. Күрә алмый ул андый матурлыкны, аны бары тик пычраклык, шапшаклык уратып алган: “Харап, утырган була килештереп. Юк аның ихатасында матурлыкка урын, юк!” Шулай сөйләнә-сөйләнә, яңа гына бу дөньяга караш салган чәчәкне, ачу белән өзеп ташлады. Зәңгәр чәчәк якында гына торган сулы чиләккә барып төште. Өзеп ыргытты да онытты аны Наилә. Тик күпмедер вакыттан, чиләк кирәк булганга килсә, теге чәчкә һаман да кояшка карап, елмаеп сулы чиләк өстендә йөзеп йөри. “Эй балакаем, нәни генә булсаң да, нинди көч бар үзеңдә. Минем белән чагыштырып буламы соң сине, сабый!”

Кинәт аның исенә, балаларының приютка алып киткәндә, әниләрен аякларыннан коча-коча: “Әни, әни, җибәрмә безне беркая да, без бит сине бик яратабыз, әни, бары тик эчмә шул нәрсәне. Син эчмәсәң безне алып китмәсләр бит әни, җибәрмә безне әни”, – дип өзелә-өзелә елаганнары исенә төште. Сыгылыплар төште Наилә. Нишләргә? Нишләргә хәзер аңа? Кызларым, улым, сез бүген шул чәчәк хәлендә. Әниегез сезне дә шул чәчәкне өзгән кебек йөрәгеннән өзеп ыргытты бит ничә еллар элек. Кайларда икән сез? Чәчәк кояштан җылы эзли, сез кайда, кемнән эзлисез икән әниегез бирә алмаган җылыны? Нишләдем мин? Бер тамагыма хуҗа була алмадым, барыгызны да югалттым. Ул, җиргә иелеп, тиз-тиз генә өзелгән чәчәкнең тамырын эзләп тапты, тырнаклары белән төбен йомшартты, су сипте. Аның өчен мәшәкатьле көннәр башланды: таң атса да, кич ятса да уенда тик зәңгәр чәчәк. Ул үсәргә тиеш! Бик тырыш чәчәк булып чыкты ул. Атна дигәндә тагын берничә чәчәге атты. Наилә очып кына йөрде бу көннәрдә... Ә теге дусларын куып чыгарырлык көч тапты ул үзендә. Күпме еллар аны бәйләп тоткан төенне чабып ыргытырлык көч тапты бит ул. Бу арада Наиләне, яхшы гына киенеп, шәһәр юлында йөргәнен күрделәр авылдашлары.

Җәйнең ямьле бер көнендә капка төбенә бер җиңел машина килеп туктады. Капкадан йөгереп чыккан Наиләнең: “Әминәм, кызым, кайттыгызмы?” – дигән сүзләре ишетелеп калды. Иң беренче эше итеп ул кызын, киявен, оныгын, койма буенда тезелеп үскән зәңгәр чәчәкләр янына алып барды. Тезләнде алар янына, һәрберсен куллары белән акрын гына сыйпап чыкты.

“Югалган тормышыма юл күрсәтүчеләр. Кичерә алсагыз, кичерегез мине балалар! Ә мин башкача алай хаталанмам дип уйлыйм". Шуны белә Наилә, бу ихатаны кире балалар шау-шуына күмәр өчен, бик озак тырышасы булыр аңа. Бу юлында аны артка тартучы түгел, алга этүче таянычлары бар аның хәзер!

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас: