Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 март , 17:26

Ел да килә бу көн

Габдулла Тукай премиясе быел кемнәргә эләгер?

Ел да килә бу көн
Ел да килә бу көн

 

Габдулла Тукай премиясе быел кемнәргә эләгер?

 

Тукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Габдулла Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән.

Быел Тукай премиясенә театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле,

әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй,

музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова,

 сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.

Лауреатлар 26 апрельдә игълан ителәчәк.

 Чыганак: Интертат.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: