Барлык яңалыклар
Әдәбият
22 март , 16:55

Ярату галәмәте (хикәя)

Сессия бетәргә бер көн кала, тәки халат кесәсеннән записканы тартып чыгардым тегенең.

Безнең өйләнешү сентябрь азагында булды, шуңа күрә, шөкер, ул елны хатын укырга керә алмады. Икенче елны тиз генә кулына бәби тоттырдым. И шатланды, и шатланды инде, уку турында тагын авыз ача алмыйча калды. Өченче елда безгә фатир бирделәр. Кая барасың инде. Хәзерге фатирларны үзегез беләсез, оятыма көч килсә дә әйтим, кереп ике ай торгач, капремонт ясатырга кирәк. Дүртенче елны мин:

– Карале, матурым, әнә синең ахирәтең кичә чишмәдән икенче бәбиен алып кайткан, и-и, кызының матурлыгы, и-и, буеның зифалыгы, – дип авыз ачкан идем, шунда ук шап итеп ябып та куйдым.

– Бик кирәк булса үзең тап, хәзер равноправие, – диде миңа хатын, юри русча кыстырып. – Быел укырга керәм.

– Ә-ә, алай икән, изге нияттә икәнсең, бик әйбәт, булышырмын.
Шулай дидем диюен, әмма эчне мәче кимерә бит, шайтан. Үзем вузны кич укып бетергән кеше, әз-мәз тәртипне беләм: сынау-зачет биргәч, «юарга» ресторанга төшеп китәсең, лекция булмаса – кинога. Кеше кыланганны хатының да кыланыр инде, лекция булмады, дип вакытыннан алда кайтып кермәс. Ә мин – утыр бала белән!

– Ниме соң, – дим йомшак кына, – матурым, кичкегә керәсеңме, әллә читтән торыпкамы?
«Кодрәтемнән килсә, берсенә дә кертмәс идем югыйсә», – дип, чүт кенә ычкындырмадым. Аның читтән торып дигәнендә дә айлар буе сессия була бит. Ишеткән бар андагы хәлләрне дә.

– Техникумга. Читтән торып.

Хатын шулай шартлатып әйтеп салгач, эчкә бераз җылы керде керүен. Кайда уку турында элегрәк сүз булган иде инде. Үзем төзүче булгач, аңа да шул чирне йоктырып өлгердем ахры: заводын ташлап, безнең төзү идарәсенә буяучы булып урнашты хатын. «Ярар, ун класс белән техникумга барып керсә, ике ел ярым түзәргә була», – дим эчтән генә. Әйткән сүз – аткан ук. Тырыштык икәүләп, кердек төзелеш техникумына. Бер ел укыдык. Әле, мин әйтәм, юньләп танышып та өлгермәгәннәрдер. Хатын да иске бер тиен кебек вакытында кайтып җитә. Сер итеп кенә әйтәм: иске бер тиенне дә бер кулыңа – бала, икенчесенә кашык-чүмеч тотып, бик шатланып каршы аласың икән аны.

Ярар, икенче елын укый башлады бу. Тагын сессия, тагын имтихан бирәсе. Бирдек аларын да. Әмма соңгы көнне хатын бер сурәт алып кайтты. Болар бөтен группалары белән җыйналышып фотога төшкәннәр. Өч рәт. Беренче рәт чүгәләгән – егетләр, икенчесе баскан – хатын-кыз, өченчесе, алар артында, тагын егет-җилән. Карыйм, яшь, тазалар барысы да. Хатын-кызга күз дә төшми. Оһо, мин әйтәм, бу егетләр минем шикелле аһ-ваһ килеп радикулит-ревматизмнан зарлана торганнар түгел, ахры. Нишлисең бит, ун ел төзелеш сазын ергач, эләгә икән шул ревматизмы да. Чәчләр дә боларның минеке шикелле яртылаш коелмаган. Яшь тә боларның минеке шикелле дүртенче дистәне кумый торгандыр, мин әйтәм. Ярар, бик тә кырылды кәеф әлеге сурәтне күргәч. Тотып чүп савытына гына атасы да бит, килешми, хатын үземнең яшь чагында йөргән кызларның карточкаларын да альбомнан алдырмады. «Торсыннар, яшьлек хатирәсе бит, сагынганда карарсың», – ди. Ул әйтте дә алай дип, ә минем тел бармый шул җылы итеп әйтергә. Хет кадак суыргыч белән телне суырып әйттерсеннәр – булмый.

Түздем инде сурәтенә генә, ул-бу сизелми бит. Аш-суын әзерләсәм дә, күлмәк-ыштан юдыртмый әле, үзе өлгерә.

Менә хәзер соңгы елы, азаккы сессия. Иртәнге җидедә китә, кичке җидедә кайта. Нәкъ урак өсте – бер караңгыдан икенче караңгыга. Баланы мин илтәм, мин алам. Ашарга мин пешерәм, савыт-саба да юам. Кибеткә мин барам... и-и, нәрсәсен сөйләп торам соң инде. Шулай да түзәм, сөяк кимергәндәй тешне кысып түзәм. Әмма, егетләр, чүлмәк ташыды бит беркөн, йөрәкне корт кимерә башлады шуннан соң. Ни булды дип сорагыз, сөйлим.

Иртәнге җиде тулыр-тулмас ишектә кыңгырау. Хатын йөгереп барды да корт чаккандай кире килде.

– Ниндидер ир-ат, – дип, йокы бүлмәсенә кереп китте.

Барып ишек ачтым. Кара тун, норка бүрек кигән ыспай гына бер егет.

– Фәлән Фәләнов монда тормыймы? – ди.
– Юк, сез ялгышкансыз. Мин, гомумән, андый кешене белмим.
– Сез аны белергә тиеш, ул да КИСИ бетергән, прораб, – ди бу.

Мин тагын, «юк, белмим», дигәч, баскычтан төшеп китте. Менә шул көннән теге корт чистый котырып кимерә бит, ярты бәгырьгә җитте, ахры. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, хатын кичә имтиханнан кайтып:

– Бухучеттан «дүртле», – ди авыз ерып. – Ничек алай юмартлангандыр, белмим. Ә менә бер егеткә куймады. «Чәчең бөдрә бөдрәсен дә, белемең сыеграк икән», – диде.
– Ярар, шәп булган.

Ә үземнең искә кылт итеп теге таң тишегеннән кеше бимазалап йөргән егет искә төште. Чәче көдрә иде бугай. Аһ, яхшылап караган булсам! Шул моментында, бәлки, сезгә ул кирәктер, дип хатынның исемен әйткән булсам, эләгер иде! Йөзендә бер җыерчык (хәер, җыерчыклары юк иде бугай әле аның) хәйләсен ачып салыр иде. Ишеткәнем бар минем, ир өстеннән йөргән хатын-кызга сөйгән ярлары хәтта өенә үк шалтырата икән. Әгәр трубканы ире алса, «әлү, аптекамы бу», диләр йә бөтенләй башка кешене сорыйлар икән. Минем телефон юк югын. Әгәр теге мине өйдә юк дип килгән булса? Тукта, кереп карточкаларын карыйм әле. Карыйм. Бөдрә чәчле егет бар. Кайда басып тора диген – нәкъ минем хатын артында. Әһә, мин әйтәм, каптырам мин сезне бер. Әмма ничек эләктерергә соң боларны? Көндез эштә үзем. Техникумнан кичке эңгер-меңгердә подручком кайтканда шалт итеп каршыларына гына чыгар идем дә, баланы бакчадан аласы бар. Техникумы да җәһәннәм читендә. Нишләргә? Юк, баш эшләми генә. Алай да моның берәр билгесе сизелми калмас, дип, бик җентекләп күзәтә башладым мин моны. Менә, бер факт булды да. Беркөн иртән хатын трамвай тукталышына чыккач, янына бер ир-ат килеп басты. Әй, акыл арттан йөри шул. Узган атнада гына ни әйтте мастерым, ауга йөрүне ташладым, очсыз гына бәягә бинокль сатам, ал, дип. Юк, алмадым. Әнә, трамвай да килде. Кереп тә киттеләр. Эх, китте трамвай, ярты бәгырьне өзеп алып китте. Кич кайтты бу. Бик нык текәлгәнмен ахры, нигә алай карыйсың, ди. Сагындым, дигән булам.

Яттык. Йоклап китеп кенә булмый, әллә нинди ят адәм исе килгән сыман. Бер ис тә югын да беләм, юк бит, йокыга китәм генә дигәндә теге бөдрә чәч, кара тунлы ыспай егет, ярты бәгырьне өзеп алып киткән трамвай күз алдыма килә. Стоп! Әһә, эләктеңме! Кылт итеп искә төште: кайткач портфелен актарганда, малайга суыра торган конфет алып биргән иде. Шунда ялт кына халат кесәсенә нидер шудырды бит бу. Әйе шул, валлаһи, нидер шудырды. Аһ-ваһ килеп, эчне тотып, хатын аркылы караваттан төштем. Халаты карават башында гына, ә менә ничек эләктереп чыгасы? Хәйләсе табыла тагын, ялт кына идәнгә шудырып төшердем дә, халатыңны идәнгә ташлама, торуыңа салкын булыр, дип сукрана-сукрана үзем белән алып чыгып киттем. Коридордагы чөйгә эләм, янәсе. Әкрен генә кесәсен капшыйм, нидер бар, кыштырдый. Записка булса кирәк. Кесә карагыдай ике генә бармакны тыгып, җәлт кенә эләктердем. Ә үзем кош тоткандай шатланып (хак булса ни шатлык инде югыйсә), бауда йөргән цирк артисты кебек кулларны җәеп, сак кына басып, залга кердем. Учымны ачсам... каһәр төшкән (рәхмәт төшкән диясе урынга), конфет кәгазе булып чыкты бу. Конфет ярата шул хатыным, тәмле тамак.

Шуннан соң инде тиз генә хатын янына керергә кыенсындым. Йокым качканга сабышып, шактый вакыт залда китап укып утырдым.

Шулай да өметне өзмим, егетләр, әлеге объектны көн дә, дөресрәге, төн дә тикшерәм. Чөнки хатын һәр кич халат кесәсенә нидер шудыра. Көн дә, дөресрәге, төн дә халат кесәсеннән конфет кәгазе тартып чыгарам. Үзем шымчылыгымны хатынга сиздермәскә тырышам, ярты төнгәчә китап укып утырган булам.

Сабыр иткән – морадына җиткән, ди бит. Сессия бетәргә бер көн кала, тәки кесәсеннән записканы тартып чыгардым тегенең. Шактый вакыт ачарга кыймыйча тордым, кулым вибратор тотып бетон тыгызлагандагы кебек дер-дер калтырый иде. Әкрен генә ачтым. Укыйм. Әй, имансыз, хатын кулы бит бу. «И тиле, нигә көн саен минем халат кесәсен актарасың? Юләрем, төн йокыларыңны калдырып, ни эшлисең? Йокла рәхәтләнеп, тугрылыклы хатыныңны кочаклап». Башка таяк белән ордылармыни! (Шатланыр урында ни сөйләнәм бит.) Ике смена эшләп кайткандай, хәле беткән аякларымны көчкә сөйрәп, берочтан теге объект, тьфү, халатны да эләктереп, йокы бүлмәсенә кереп киттем... Менә шулай мәсхәрәгә калдыра ул, егетләр, ярату галәмәте.

Ярый, шулай да файдасы тиде уяулыгымның. Хатынның сессиясе вакытында бер трилогия, ике роман, дүрт повесть, бер мемуар китабы, эреле-ваклы унбер кыска хикәя укып чыктым. Шәп булды әле, күптән кулга китап тоткан юк иде. Автор: Рәфкать Кәрами. («Азат хатын». № 12, 1979 ел.).

Чыганак: "Сөембикә" 

Читайте нас: