Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 март , 21:45

Хәлләремне бел әле бер... (ХИКӘЯ)

Кинәт кенә аның кулына иң якын гаилә дуслары белән төшкән фото килеп эләкте.

Хәлләремне бел әле бер... (ХИКӘЯ)
Хәлләремне бел әле бер... (ХИКӘЯ)

Нишләп һаман шул бер җыр яңгырый колагында Алинәнең? ”Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым....”- имеш. Кочакларын җәеп, мәхәббәтен аңлатучылар күп булды юлыңда, борылып карадыңмы шуларга? Бер дә юкка халык “Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса”, дип әйтмәгән шул.Әнә, кабатла да йөр инде шул җырыңны. Моңа тиклем бер дә сөю утларында янмаганга күрә, шулай да сагышлы, кайнар була микән әллә мәхәббәт утларында яну, дигән уйлар да керә башлады башына аның. ”Киләм дидең, синең кебек кыз юлыма бер очрагач, тагын очратмый калмам, эзләп табырмын дидең. Бигрәк сүзеңдә тора белмисең икән, Раушан”. Үзен дә әрләп ала кайвакыт. Машиналы егетләрнең юлына кызлар очрамый калмый инде. Алинә кебек, юлда машина көтеп торучылар азмыни хәзер. Ә шулай да, бәлки килер. Өметсез шайтан гына диләр бит.

Өч кыз үсте алар гаиләдә, берсеннән- берсе чибәр өч кыз. Кызлар әтинеке инде ул. Әй, яратып туя алмый иде кызларын Халит абый! Шуларга караган саен, әнисенең кайвакыт бик ачынып әйткән сүзләрен искә ала иде үзе. Кыз алып кайтам дип, тырыша- тырыша өрлектәй биш малай алып кайткан әнисе Гайшәнең кайвакыт хатын-кызның өйдәге эшенең күплегенә зарланып:”Берегез булса да кыз булмады шунда, табак-савыт, идән-сәке дә юып бирүчем юк бит, ичмасам,”- дип, малайларын әрләп алган чакларын ничек искә алмасын инде. Әнисенең кыз теләүләре, ахырысы, ходайның амин дигән чагына туры килгән. Төпчеге Халитнең сөйгән кызы Нәфисәне җитәкләп өенә алып кайтуына ел да тулмады, дәваханәдә табибның:”Кызыгыз бар абый, сөенче!”- дигән сүзләрен ишетеп, шатлыгыннан бәхетнең җиденче катында йөзде әти кеше. “Кызыгыз бар, сөенче!,- дигән сүзләрне бер генә түгел, тагын ике тапкыр ишетеп куанды Халит. Тик Халитне күккә күтәргән бу бәхетле мизгелләрне әнисе Гайшә апа гына күрә алмады шул. Оныклар сөясем килә дип өзгәләнеп яшәгәндә, әллә ничек , хәлсезләнеп йөреде дә, тизентен генә гүр иясе булды да куйды. ”Озакламый оныгың булырга тора, яшибез әле әңкәй! Аллы- гөлле күлмәкләр кигән оныкларыңны җитәкләп йөрерсең әле, әңкәем, урамнарда,”- дип, әнисенең кулларыннан сыйпап, күзләренә күпме генә ялварып бакмасын, Гайшә әби, улына бер тутырып карады да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Әңкәсе әйткән сүзләр дөрес булган икән шул, кызларын бигрәк яратып, иркәләп үстерде Халит.

–Әй, шул кызларыңны артык иркәлисең, кыек бер сүз әйттермисең шуларга,- дип, хатыны ачулана башласа: -Ачуланма инде шуларга, Нәфисә, өй эчең гөл кебек, күзеңә генә карап торалар, тагын ни дип әрлисең аларны,- дип, кызларына, шаяртып, күз кысып алган була иде әти кеше. Ата-аналары укытучы булгач, кызлар аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышкандай, мәктәпне тик яхшы билгеләренә тәмамладылар. Ике дә уйламыйча, әти- әниләре һөнәрен иң мәртәбәлегә күреп, бер- бер артлы “мөгаллимә” дигән диплом тотып кайтып, өйдәгеләрне сөендерделәр. Әтиләренең:”Кызларым, инде башлы- күзле булып, оныклар да сөя алсак , әниең белән миннән дә бәхетле кешеләр булмас иде”,- дигән сүзләрен әллә искә алып, әллә язмышларында шулай язылган булып, кияүгә дә чыгып куйдылар.

Төпчекләре Алинә генә, балачакның бер хәвефсез әкияти дөньясыннан аерыла алмыйча, әти-әнисенең бер иркә кошчыгы булып, рәхәттә яши бирде.Тирә-ягында, аның игътибарын җәлеп итәргә тырышкан малай-шалай, егетләргә борылып та карамый иде.”Йөремәгез, әйләнмәгез минем тирәмдә, кирәк чакта бар авырлыктан курчалаучы әтием бар янымда. Минем әтием кебек була алсагыз, сөйләшеп карарбыз,”- дигән кебек, өстән генә, мыскыллы караш ташлаган була иде үзләренә.

Кызы үсә барган саен, аның шулай да каты күңелле булуына, хәтта Нәфисә дә аптырый башлады. Башкалар шәһәрдән ялга кайткан вакытларында, тизрәк капкалыйлар да, иптәшләре янына, клубка ашыгалар. Алинә өйдә, аңа өйдә рәхәт. “Кызым, Алинә, әнә дустың Нурия чакыра сине клубка, нигә йөреп кайтмыйсың",- дип кайвакыт ияртеп чыгарып җибәрергә тырыша да кызын әнисе, тик тегесе:”Кызык түгел миңа анда, мин бит сезне, өйне сагынып кайттым,”- дип әти белән әнисенең урталарына килеп утыра да, көлешә-көлешә чәй эчәләр, бәйләм бәйлиләр.

Алинәнең классташ егете армиягә китте быел көз. Башка вакытта да сизә иде ул, егетнең гел аңа карап торган чакларын. Озатып та килеп карады, тик кызның каты итеп:”Килмә!”-дигән сүзе җитә иде борылып китәргә. Әмма бүген, кызып алган Илшатны, Алинәнең бу сүзе куркытмады. Кызны кысып кочаклады да: “Көт мине, яз миңа җавап хаты. Минем мәхәббәтем җитәр синең йөрәгеңдәге бозны эретергә. Яратам, әллә кайчаннан яратам бит мин сине, Алинә!"-дип пышылдады. Егетнең берничә хатына җавап язып карады ул, тик тиз туктатты юкка хәбәрләшүне. Ярату ялварып сорап ала торган әйбер түгел икән шул. Хезмәтеннән кайткач, шулай да бер килеп карады Илшат Алинә янына. Тик кызның моңсу, битараф карашы каршы алды ашкынып кайткан егетне. Кызның кыланышын аңлый алмыйча, качты егет Алинә яныннан, бөтенләй әллә кайда, читкә чыгып китте туган ягыннан. Күпме генә читтә булса да, аңлар мине, чакырыр үз янына дигән уйлар аз йөрмәде егет уенда. Тик бу вакытта Алинәнең егет, мәхәббәт уйлап ятар чагы түгел иде шул.

Көтмәгәндә, уйламаганда аларның матур тормышларын челпәрәмә китереп, кайгы җиле ишек какты. Күпмедер генә чирләп, Нәфисәсен, кызларын, оныкларын ятим калдырып, Халит үлеп китте. Якты көннәр төнгә әйләнде, өй эчен күз яше, елау-сыктау басты. Сынмыйча, сыгылмыйча үткәрә алырсызмы бу сынауны дигәндәй, кайгының зуры килде шул. Әтиләре канаты астында гына яшәгән Нәфисә белән кызларына нигә, нигә шундый бәхетсезлек кирәк иде? Инде кемгә барып сыенсыннар, кемнән җылы эзләсеннәр алар? Ярый, апаларының гаиләсе бар, әниләре сабыр, эчтән сыза, Алинәгә нишләргә соң? Килеп, кагылып караган егетләргә сүз катып та тормый ул хәзер. Вакыт оныттыра диләр, ничек оныттырсын инде, аларның иң кадерле кешеләре – әтиләре мәңгелеккә аларны ташлап киткәч.

Бөтенләй үз эченә бикләнде кыз. Инде олыгая барган төпчегенә карый да, уйга кала Нәфисә. Ни эшләп шулай да сылу, тәртипле кызы ялгыз канат булып яшәргә тиеш соң әле? Менә очратыр, очратыр әле аның кызы да насыйп парын дип, күпме көтәргә була? Эшеннән кайтып кергән кызының күзләрендә очкыннар эзләп, күпме аның күзләренә төбәлергә була? Әллә берәрсе аша, берәр егеткә димләтеп карарга микән дигән уйлар да кереп чыга Нәфисәнең башына.

Бүген дә Алинәсен озаткач, Нәфисә озак кына фотолар актарып утырды. Халит дуслары, туганнары белән балкып, елмаеп төшкән фотоларга озаклап- озаклап карап торды. Шулай да бәхетле чаклар була икән кеше гомерендә. Парлы булып яшәү икән бу дөньяның иң матур чаклары.Кинәт аның кулына, иң якын гаилә дуслары белән төшкән фото килеп эләкте. Менә Халит, аның итәгендә Алинә, аның янында армиядә бергә хезмәт иткән дусты хатыны белән. Аның да итәгендә нәни сабый. Кайчан төшелгән фото соң бу? Нигә шулай бик көлешеп төшкәннәр соң әле алай? Уйлана торгач, исенә төшерә алды Нәфисә бу вакыйганы. Ул вакытта бәби күрергә килделәр бит аларның дуслары. Үзләренең дә 8-9 айлык кына сабыйлары булгач, озак кына очраша алмый торган иделәр. Ике сабый карават өстендә тәгәрләп рәхәтләнде шунда. Ялгышмаса, дусларының улының исеме Раушан иде бугай. Инде кайтырга җыена башлагач, Раушанның әтисе кызып китеп:"Карагыз әле, сездә - кыз, бездә - егет. Киләчәктә без дус кына түгел, туганлашып яшәргә тиешбез. Әйдәгез, бер кызык эшлибез. Безнең Раушан Алинәнең колагын тешләсен. Кодалар булышырбыз, бергә оныклар үстерербез",-дип әйтеп салды.

Егет кеше усалрак була икән шул. Алинәнең колагын аның авызы янына китерүгә, ахыры мәмәй дип, тешләп тә алды. Чырылдады гына Алинә шунда. Шул вакыйгадан соң, тыела алмый, көлешеп төшкән фото бит бу. Ни эшләп, башка вакытта бер дә ныклап игътибар итмәгән бу сүрәткә? Нәфисәнең башын уй басты.

“Колак тешләтү” йоласы - элек-электән ата-бабаларыбыздан калган йола. Йоланы башкарабыз дип, алдан теләк теләгәннәр булып чыгамы соң инде, Алинәнең бүгенге хәлен уйласаң. Ул егет тә хәзер Алинә яшендәдер инде. Халит мәрхүм булгач, бер дә аралашып яшәмәделәр шул. Нәфисә алар яшәгән авылның исемен искә төшереп, телефон китабына үрелде. Туры килгән бер номерны җыеп, яшьлек дусларының хәлен сорашты. Дусты Гөлиянең дә тормыш иптәше вафат икән. Үзе авылда яши икән. Раушан исемле уллары укуын тәмамлап, эшләп йөри икән. Өйләнмәгән. Димәк, өйләнмәгән. Яше бар гына инде аның да. Нишләргә? Нишләргә хәзер Нәфисәгә? Кызына әйтсә, көлеп кенә куяр. Барыбер, сөйләшеп карыйсы булыр.

Әнисенең кулына фото алып, бу хикәятне сөйли башлавын, ни эшләптер Алинә зур игътибар белән тыңлап торды. Фотоны кулына алып, һәрберсен сорап, тикшереп чыкты. Хәтта көзге алдына басып, колак очын да икәүләп җентекләп карадылар. Бактың исә, үсә-үсә колак зурайган саен, теге теш эзе дә зураеп, беленеп тора икән.

- Раушан дисеңме инде, әни, ул егетнең исемен ? Раушан, Раушан... Йөрәген тулысынча бер Раушан биләп алган шул инде, башка Раушаннарга урын юктыр инде анда. Шулай да, битен ялмап алган кызыллыкны әнисенә күрсәтергә теләмәгәндәй, акрын гына сорап куйды:  "Әни, нинди авылда яши соң ул Раушан? ". "Чияледән, кызым, Чияледән. Әнисе авылда яши, улы кайдадыр эшләп йөри бугай". Ничек инде, аның Раушаны да Чияленеке, колак тешләгән егет тә Чияленеке? Төрле уйлар биләп алды Алинәне. Алай дисәң, бер авылдан ике бер төрле исемнәр юкмыни инде, әнә безнең авылда әллә ничә Ирек бар. Кыз шулай дип тынычландырып куйды үзен. Ә шулай да , нигә килми Раушан аның янына?

“Хәлләремне бел әле бер, төшләремә кер әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, бәргәләнә, өзгәләнә ятим җаным..” Эчтән генә күпме сулкылдагандыр Алинә. Тик әнисе килеп, өстенә ябып куйганда, кызы фотоны кочаклап, йокымсырап киткән иде. Күпме йоклагандыр исләми, әнисенең акрын гына чәченнән сыйпавына уянып китте.

- Кызым, капка алдына бер машина туктады, баядан бирле кычкырта, әнә кемдер кереп тә ята бугай,-диде Нәфисә тәрәзәгә күз төшереп. Машинадан төшкән егетнең төс- кыяфәте таныш булгандай тоелды кызга. Әнисенә бер күз сирпеп алды да, кулындагы фотосын өстәлгә куярга да онытып, ишеккә атлады. Күтәрмәдә очраштылар алар. Раушан берни эндәшмичә, кулындагы фотосын Алинә кулына тоттырды. Кызның кулында да шундый ук фото күреп, барысын да аңладым дигәндәй, Алинәне җиңел генә кочаклап алды.

- Тырышып карадым, күпме тапкырлар тырышып карадым өйләнергә. Ниндидер сәбәпләр чыга, китәбез ике якка. Колакларыбызны тешләтеп, ходай безгә балачакта ук фатыйха биргән икән ул, Алинә,-диде егет, дулкынлануын баса алмыйча, кызның күзләреннән үбеп.

Ишек артында, бу хәлне ишетеп, тыңлап торган Нәфисә, әкрен генә ишекне ачып чыкты да, идәндә чәчелеп яткан фотоларны кулына алды. Акрын кына, балаларның кулларын җитәкләштерде. Ул гына түгел, бу минутта фотодан аларны күзәтеп торган барысы да фатыйха бирәдер кебек иде аларга.

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас: