Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 март , 20:40

Шомырт кара күзләр (ХИКӘЯ)

"Ии, раббым, һәркем үз ризыгы белән туа бит. Нишләдем соң мин, нишләдем? Нинди зур гөнаһ кылдым?".

foto-ram.ru
Фото:foto-ram.ru

Ачы, зәмһәрир гыйнвар суыгында туып, өч ай гына ана сөте имгән, өч айдан соң әнисеннән әбисенә әманәт итеп тапшырылган шомырт кара күзле наныен нишләтергә дә белми бүген Шәмсениса карчык.

... Кичә генә ул бергә гомер иткән, утны- суны бергә кичкән, итәк тулы балалар үстерешкән картын җирләде. Ике улы сугышта, тагы да ике улы хезмәт армиясендә, ике кызы күрше авылларда кияүдә. Свердлауда заводта хәрби корал җитештерүче ике улы төпчек сеңелләрен дә үзләре белән алып киттеләр. Ничектер түшәктәге әтиләренең хәлен белергә генә кайткан иде алар, соңгы юлга озатырга кайталмадылар. Күрше - күлән, киленнәр, кызлар белән җыештырдылар картын. Киленнәр, кызлар да көн-төн эштә, балалары да ишле.

Илдә сугыш бара, өйдә ачлык хөкем сөрә. Күпләр агулы бодай башагы ашап, гүр иясе булдылар. Җәйгә ниләр булыр, билгесез. Әле тышта март бураннары. Алты айлык сылу туктаусыз елый. Ашарга да сорый, бабасын да юксынамы, белмәссең. Гыйльметдинен җирләгәндә бер улының йортында туганнары белән торган иде Сылу, кире кайтаргач, туктаусыз елый инде менә. Күзсендеме соң инде? Муса киявенең чегән Назардан туганын белә иде Шәмсениса. Алар һәрчак таборлары белән туктап, күрше авылның Текәяр чокырында озак кына җәйләп китүчән иделәр. Назар шул авылның кызына өйләнеп, Мусаны тапкан, ә Муса аның Зәринәсенә өйләнгән иде, бик матур итеп туй ясап, чегәнчә дә, татарча да. Бу табор авыл халкы белән дус, тату яши иде. Каһәр суккан сугыш җимерде бит бәхетләрен балакайларының.

Туктаусыз елап, хәлдән тайган алты айлык сабыена алабута икмәге чәйнәп каптырып карады карчык, әмма бала елаудан туктамады. Нишләргә бу бала белән? Гомер иткән ирен югалту, сугыш, ачлык, аның кулына калган яшь бала, картлык галәмәте, менә -менә килергә торган үлем ачысы…

Тәмам албырап калган Шәмсениса карчык әрле- бирле йөрде-йөрде дә, елаудан туктамаган сабыйны март бураны тишекләреннән кереп – чыгып йөргән такта чоланга, сәке өстенә чыгарды да калдырды сабыйны. Бер мәшәкать булса да ким булыр, ичмасам. Алай да шәрә көе калдырырга батырчылык итмәде, иске одеялга булса да төрде. “Безнең кан түгел, чегән каны, чегән каны”…, дип юатты үз-үзен. Сабый елавын дәвам итте. Ә карчык, колакларын томалап куеп, үз мәшәкатьләренә чумды.

Гыйльметдинне соңгы сулышында кулына тапшырган серле ачкычны тотып, түр яктагы сандыкка омтылды. Бәләкәйрәк, җыйнак кына сандыгы иде бу картының. Анда ниндидер дүкәмитәция, кәгазьләр алыштырганын күргәне бар иде картының, әмма бик якын барырга җөрьәт итми иде. Бик күркәм холыклы булса да, үз эшләренә тыкшынганны яратып бетми иде шул карты, шуңа ир иркәсе булып кына яшәгән Шәмсенисага ул сандыкта ни ятканы бик мөһим түгел иде. Бар максаты шул гына сыман, кабалана – кабалана сандык ачкычын борды. Нинди хәзинә калдырды икән карты телдән калганда да, кул изәп алып, ачкыч тоттырырлык?!

Тик барыбер, эш башлаганчы, чолан ягына колакларын торгызып алды. Һаман елау. Көч тә бар икән үзендә. Ни дисәң дә, чегән каны шул. Туктале, тукта. Чегән каны, дип ни. Үз кызының, газизенең, Зәринәсенең дә баласы түгелме соң ул. Чегән каныннан булса ни, Муса кияве аңа ни явызлык кылган? Иии, җүләр Шәмсениса, ни уйлап үз оныгының гомеренә кул суза әле ул. Аллаһы Тәгаләдән дә курыкмыйча. Киленнәре, кызлары, башка оныклары килеп керсә, ни әйтер. «Сылуны мин туңдырып үтердем, артык кашык ул» диярме. Карчыкның аяк буыннары тотмый башлады. Нинди дәһшәтле эш эшләгәне аңына барып җиткәндә чоланда тавыш тынган иде инде.

Куыклы лампасын яндырып, ашыга- кабалана уктай атылды карчык һәм чоландагы күренешкә исен җуя язды. Алты айлык Сылу, сынаулы шомырт кара күзләрен тутырып, әбисенә карап каткан. Еламый да, көлми дә, нәни кулларын да сузмый карчыкка. Ә аның янында … Түшәккә егылганнан бирле Гыйльметдиненең аяк очында уралган песиләре - Мыраубай, баланы җылытырга теләгәндәй, шул хәтле сыенып утырган ки, әйтерсең икесе бербөтен. Карале, кара, ал тәпиләре белән әллә кочаклап ук алган инде баланы?!

– Иии, Аллаһы Тәгаләкәем, кичер мин җүләрне, гафу ит, - дип ачыргаланып кычкырып җибәрде дә Шәмсениса карчык, очып барып наныен кочып алды, ашыга- кабалана мич башына салып куйды. Тал гына ягылса да, җылысы бар бит әле. Артыннан сикереп төшкән Мыраубайны да кертте. Мәче дә мич башына, Сылу янына сикерде. Ашыга-кабалана баягы алабута икмәген йомшартып, бәбекәченә каптырырга җыенса да, тагы зиһене таркалып китте, тиз- тиз эшен тәмамларга теләгәндәй, сандык янына килеп, ачкычын борды. Анда кәгазьләр, нәни төенчекләрдә бераз он, бераз тары ярмасы, 3 тәңкә акча һәм Корьән китабы ята иде.

-Ии, раббым, һәркем үз ризыгы белән туа бит. Нишләдем соң мин, нишләдем. Нинди зур гөнаһ кылдым. Иртәнгә наные үлеп китсә инде. Ни йөзләре белән кеше күзләренә күренер? Туңдырып, ачка үтердем сабыемны, диярме. Ии, Аллаһым, җирләр йотырмы бу кара эчне? Карчык, тагы да ушына килеп, икмәкле марлясын тотып, сабый янына ашыкты. Әмма елап арыган сабый тирән йокыга талганмы, анда ашау кайгысы юк. Тәненең җылылыгын тойгач, бер кулына икмәген, икенче кулына сабыен кочаклап, карчык та тирән йокыга талды.

Төн уртасында уянып, таңга кадәр Аллаһка ялварып, дога кылып, тәүбә итеп ятты карчык. Һәм менә бүген, 100 яшәр Шәмсениса карчык, хәлен белергә кайткан кызы Зәринә белән оныгы Сылуга, оныкчыгы Сөембикәгә үзенең гөнаһлы төнен бәян итә, кичерүләрен сорый. 9 яшенә кадәр әбисе янында үсеп ныгынган, чирнең ни икәнен белмәгән Сылу күптән белә инде бу вакыйганы, әнисе белән кызы гына белми иде.

Ачулы да түгел аңа Сылу, карт булса да нинди генә һөнәрләргә өйрәтмәде ул аны бәләкәйдән. Тегү, чигү, бәйләм, балык тоту, арьяк җимешләреннән как кою, кайнатмалар эшләү. Җәйге каникулларда да авылга, әбисе янына атлыгып тора иде Сылу. Кәҗә савып, сөтеннән май, каймак, эремчек, катык ясаулар дисеңме. Сөн буенда керләр юу, су кергәндә малайлар белән бер-берсенең киемнәренә "каз бот"лары ясау, дисеңме. Ямьле чаклар. Сылу уйларына бирелгән, Ә 100 яшенә хәтле ушында булып, инде өлкәнрәк балаларын җир куенына берәм-берәм тапшырган, күпне күргән, күпне кичергән карчык соңгы сәгатьләре якынлашуын тоеп, кызыннан, онык, оныкчыгыннан гафу үтенеп, бәхиллекләрен алырга омтылып ята. Ә теле « Шомырт кара күзләре, шомырт кара күзләре, сабыемны коткарган шомырт кара күзләре“, дип кабатлый. Ходай Тәгалә каршысына барасы бар бит. Сандыктан чыккан Корьән китабы әманәт буларак Сылу кулында инде.

Әнфисә Шәемова.

Илеш районы, Шәммәт авылы.

Читайте нас: