Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 февраль , 11:48

Сүнмәс рух

14-16 февральдә Башкортстанның төрле почмакларыннан җыелган татар телендә иҗат итүче каләм ияләре бер делегациягә тупланып, Казанга барып кайтты.

Сүнмәс рух
Сүнмәс рух

14-16 февральдә Башкортстанның төрле почмакларыннан җыелган татар телендә иҗат итүче каләм ияләре бер делегациягә тупланып, Казанга барып кайтты. Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге сәфәрнең төп максаты - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу иде. 30дан артык әдип (язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре) иртә таңнан яхшы кәеф, күтәренке рух белән юлга кузгалды. Юлдашлар яхшы булганда, юл озынлыгы сизелми. Бигрәк тә шигырь, нәсер, хикәяләр укылып, җырлар  җырланса. Әнә шулай автобуста бер-берсенең иҗаты белән тагын бер кат ( ә кайберләре белән беренче кабат) танышудан башланып китте сәфәрчеләрнең эше.

Татар дөньясында исемнәре киң билгеле әдибәләребез Халисә Мөдәрисова, Халисә Мөхәммәдиева, Фәния Габидуллина, Рафига Усманованың иҗат җимешләре дә, Борайдан Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Бәдертдинова, Балтачтан Аида Хәйртдинова, Авыргазыдан Эльверт Хамматшин,  Толбазыдан  Варис Акбашев, Стәрлетамактан Рәсим Рәхмәтуллин, Дүртөйледән Илдус Тимерханов, Чакмагыштан Рәзифә Сәхапова, Илештән Мөнәвис Низаметдинов, Туймазыдан Әлфия Шәйхлисламова, Уфадан Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова, Фәүзия Гайзаман, Зөһрә Исламова, Айгөл Юльякшина, Галия Арсланованың шигырь һәм хикәяләре дә, җырчы-шагыйрь Рамил Чурагул, шулай ук  халыкка җырлары аша яхшы таныш Светлана Шәрипова, Флера Шәрипова, Гөлфия Шәвәлиева, Светлана Васикованың чыгышлары да күңелләргә хуш килде. Әйткәндәй, сәфәрчеләр арасында өлкән яшьтә булуына карамастан, күпләргә үрнәк күрсәтеп, Уфа-Казан юлына тузан кундырмаган, илһам кошын кадерләп бүген дә иҗат итүен дәвам иткән Дилә апа Булгакова да бар иде. Ә иң күңеллесе - әдипләр үзләре әйткәнчә “почти динозаврлар” арасында алтын бөртегенә бәрабәр яшь буын вәкилләренең булуы. Чакмагыш егете Денис Мансуров, Уфа студентлары Айгөл Рамазанова һәм Розалия Мирзаханова әлеге Казан сәяхәтеннән алган хатирәләрен гомер буе саклар, мөгаен.

Әнә шундый күңелле компания белән Казанга килеп төшкән кичне үк Салих Сәйдашев исемендәге дәүләт Зур концерт залына юлландык. Анда Нәҗип Җиһанов исемендәге IX татар музыкасы февстивалендә Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулуга багышланган “Ике багышлау” дип аталган кичәдә классик музыка дөньясына чумдык.

Икенче көн программасы да бай эчтәлекле чаралардан гыйбарәт булды. Иртә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына экскурсиядән башланды. Зурлыгы буенча хан сарайларыннан һич калышмаган, заманча җиһазландырылган  уку йортында туган телен белүче һәм хөрмәт итүче, милләтенә хезмәт итәргә теләгән яшьләргә барлык шартлар тудырылган булуын үз күзләребез белән күрдек. Биредә белем бирүче остазлар да бу хакта кат-кат сөйләде. Уку йортында узган очрашуда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты директоры Рәдиф Замалетдинов, кафедра мөдирләре, укытучылар чыгыш ясады.

КФУдан соң делегация Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты.  Биредә безгә якташыбыз, язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльман да кушылды. Дулкыландыргыч минутлар арта барды. Татарстанның Милли музеенда уникаль экспонат булган Моабит дәфтәрен тантаналы рәвештә халыкка чыгару чарасында да катнаштык. Әлеге әдәби ядкарь музейга килүчеләр игътибарына елына бер генә тапкыр, бары тик шагыйрьнең туган көнендә тәкъдим ителә. Быел аны тантаналы рәвештә Русия Герое Рәсим Баксиков алып чыкты.

Музейда күңел кылларын тибрәндергән хисләр дулкыны Сәйдәш мәдәни үзәгендә дә VI Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Гала-концертында да дәвам итте. Әлеге чара Русиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән җыелган конкурсантларны бер сәхнәдә очраштырды. Быел ул Азәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне колачлаган. Шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Бәйге 8 номинациядә үтеп, икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узган. Шулар арасыннан жюри 102 финалистны бүләкләү өчен сайлап алган. Аларның иң кечкенәсенә ике яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь. Сәхнәгә чыгучылар арасында Башкортстаннан килүчеләрнең шактый булуы аеруча сөендерде. Муса Җәлилнең тормыш юлына багышланган күренешләр, моңлы җырлар, аның йөрәккә үтеп керә торган шигырьләреннән торган бу кичә һәр тамашачы күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдыргандыр.

Шулай ук Башкортстан делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылган “түгәрәк өстәл”дә Татарстан язучылары, журналистлар, нәшрият вәкилләре белән очрашты. Сүз башлап, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгыш ясады. Сөйләшү шигырь укулар белә үрелеп барды. Ә төп тема - китаплар чыгару, безнең республика иҗатчыларының Татарстан Язучылары берлегенә керү мәсьәләсе иде.

Барган җирдән бүләксез кайтмыйлар, дигәндәй. Бу юлы да бихисап җырлар авторы Светлана Шәрипова, юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде.

Менә шундый тәэссоратларга һәм чараларга бай сәфәр булды. Әлбәттә, әлеге делегация вәкилләре арасында Казанны беренчегә күрүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Күбесе теге яки бу чараларга бәйле сәфәрләрдә даими катнашып торалар. Әмма барысын бер автобуска җыеп, якыннан аралаштыру, күзгә-күз очраштыру бик отышлы гамәл булды.

Өлкәнрәк каләм ияләре үзләренә карата “динозавр” дигән сүзне бер генә кат кулланмады. Дөрестән дә шулай кебек. Бары тик үз дәверендә җир селкетеп йөргән динозаврларның кайчандыр булганлыгына да бүген шик белән караулары искә төшә дә, уйга сала. Аларның дәвамы куак арасында шуышып йөргән бүгенге кәлтә еланы түгел микән дигән фаразлар да яши бугай. Киләчәк буын язучылары да бүгенге көннең динозаврлары белән чагыштырганда шул кечкенә кәлтә зурлыгында калмасын өчен үзара бәйләнешләрне нык тотарга кирәк. Һәркем үз казанында: авылдагылар – авылда, шәһәрдәгеләр – шәһәрдә, Башкортстандагылар -  Башкортстанда гына, өлкәннәр - бер җыенда, яшьләр икенче чарада гына кайнарга тиеш түгел. Вакыт-вакыт барысын бер казанда болгатып алу бик кирәк. Шулай иткәндә генә каләм үз көчен югалтмас, әдәби әсәрләр саекмас, иҗат сүрелмәс.

Эльмира Ибраһимова.

Фикерләр:

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин:

- Безнең язучылар Татарстанга еш йөриләр. Фестивальләрдә, әдәби журналларның юбилейларында катнашалар. Бәйләнешләр бар, әлбәттә. Ләкин ният күбрәк язучыларны һәм журналистларны берьюлы җыеп, Казанга алып бару һәм Казан зыялылары белән аралаштыру иде. Милли Шура рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразыевка әлеге ниятемне әйткәч,  ул сәфәрне Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар белән бәйләргә тәкъдим итте. Менә шулай оештырылды бу сәфәр.

Дәвамы булыр дип уйлыйм. Бәлки башка юнәлештәрәк. Анысын уйлашырбыз. Башкортстанда татар телендә гәзит-журналлар да чыга, китаплар да бастырыла. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, әдипләребез дә күп. Милләттәшләребезнең үзара бәйләнеше ныграк булсын дип тырышу.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов:

- Элек-электән башкорт әдипләре һәм татар әдипләре үзара аралашып яшәгәннәр,  хатлар алышканнар, күрешкәннәр. Әмма шушы әдәби багланышларда Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар әдипләре ничектер читтә кала килгән. Бүген безнең максат - Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар әдипләрен Татарстанда иҗат итүче милләттәшләребез белән очраштыру, күрештерү, мөмкин кадәр аралаштыру иде.

Моннан тыш, делегациягә өстәл артында утырып язучылар гына түгел, төрле өлкәләрдә эшләп, иҗат итүчеләр кертелде. Ерак бер авылда язып яткан язучыны үз даирәсеннән чыгарып, Казанны, татар мохитен күрсәтеп кайту яңа сулыш ачар, илһам өстәр һәм яңа әдәби әсәрләр тудыруга сәбәп булыр дип ышанасы килә.

Аеруча кадерлесе шул: сәфәрчеләр арасында әдәби түгәрәкләр җитәкчеләре бар. Алар районнарда без күрмәгән эшне дә эшлиләр. Каләм тибрәтүчеләрне күреп алып, әдәби мохиткә җәлеп итәләр. Кайтып, алар тәэссоратлары, хис-кичерешләре белән уртаклашыр. Үзләре белән алып кайткан илһам утының очкыннарын башкаларга да өләшер дип уйлыйбыз.

Язучы, шагыйрә, драматург Халисә Мөдәрисова:

-Бик әһәмиятле сәфәр булды. Зур талпыну белән бардык. Чөнки Муса Җәлил Бөтен Советлар Союзына билгеле шәхес - безнең горурлыгыбыз! Палач балтасына башын тоткан килеш тә җырлар язып, халкына, иленә булган сөюен шул шигырьләрендә чагылдырган. Бик кечкенә кулдан эшләнгән дәфтәрчек зур юллар үтеп, күп кыенлыклар күреп, безнең милләт кешесе булмаган башка халыкның каһарманнары ярдәмендә (алар да ул дәфтәрчекнең нинди бәһага ия булганнын аңлаган бит!) безнең халыкка кайтарган.

Пыяла эчендә бик кадерле, еллар үтү белән саргайган Моабит дәфтәрен өрфия кебек кадерләп һәм почетлы итеп алып чыгу дулкынландыргыч  күренеш булды. Чарада аның оныгының оныгы да катнашты. Якыннан очрашып, сөйләшеп кенә булмады. Кеше күп иде.

Гомумән, сәфәрдән рух, күңелләргә яңадан-яңа ниндидер импульс алып кайтып киләбез. Оештыручыларга рәхмәтебез чиксез.

Рамазанова Айгөл (студент):
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024 ел - Шәхесләр елы дип игълан ителде. Автобус тулы, янымда 30 шәхес. Һәрберсенең үз сүзе, үз фикере, үз стиле, үз моңы, фәлсәфәсе, язмышы һәм иҗаты. Мин һәрберсе белән таныш. Үзләре белән түгел, хезмәтләре белән таныш. Шул чаклы җылы көч, фикерләрнең төрлелеге җыелган урын иде, мөгаен безнең автобус кайбер чакта бер яшен шары кебек булгандыр. Зыялылыларыбыздан яктылык чәчелеп тора, һәммәсенең күзендә илһамлы нур. Аларның сөйләм теле дә бөтенләй башка төрле, һәр сүзләре урынлы, дөрес, тирән мәгънәгә ия. Мондый якын ауралы кешеләр арасында минем беренче тапкыр булуым. Аларның һәрбер сүзен, һәрбер карашын күңел дәфтәремә сеңдерә бардым. Язучыларыбыз белән яшь буынны очраштыруларны ешрак оештырырга кирәк дигән фикергә килдем, чөнки, һичшиксез, мине бу 3 көн үзгәртте, һәм башка яшьләргә дә уңай тәэсир ясаячак.

 

Розалия Мирзаханова (студент):

Муса Җәлил минем яраткан шагыйрьләремнең берсе, мәктәптән үк аның иҗатына, үзенә гашыйкмын.Аның туган көнендә һәйкәленә чәчәкләр салдык, Моабит дәфтәрләрен күрдек,  музеенда йөрдек, Аллаһка шөкер.
Беренче чиратта Муса Җәлил өчен барган идем, икенчесе - әлеге үзебезнең язучылар белән сәяхәт кылу да кызык тәкьдим иде. Сәләтле, хәзерге заманның зур язучылары, шагыйрь-шагыйрәләре, татар теле саклау өчен көрәшүчеләребез белән бер юлны бүлгәнем өчен рәхмәтлемен.

 

Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Сүнмәс рух
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: