Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 февраль , 11:58

Кояш кыйпылчыклары (хикәя)

Узган төндә булган давылдан соң тынып калган диңгез татлы йокыда сыман.

Әлфия Шакирҗанова.
Фото:Әлфия Шакирҗанова.

Юк шул, юк! Бүген дә юк. Өченче көн диңгез буеннан кайтып кермәсә дә, теләге янә чынга ашмас кебек. Зарыгып, сагыну тулы йөрәге өзгәләнеп килгән иде Азалия бу шәһәргә. Инде бар да бушка булыр сыман...

Узган төндә булган давылдан соң тынып калган диңгез татлы йокыда сыман. Төне буе дулап, киң колачлы ярсу дулкыннарын ярга бәрә-бәрә хәлсезләнеп, тынып калган ул бүген. Кояш нурлары, ярны назлап сыйпаган дулкыннарга бөркелеп, салават күперенең төрле төсләрен сурәтли. Бары ара-тирә яр буена түшәлгән чыбык-чабык, суүсемнәр, төрле хуҗалык кирәк-яраклары гына узган төндәге гарасатка ишарәли. 
Азалия, озын ак күлмәгенең итәк очларын әз генә күтәрә төшеп, яр буена якынлашты. Назлы җил, юаткандай, битләреннән сыйпап алды, итәкләрен тибрәтте. Диңгездән күтәрелгән дымлы һаваны сулау рәхәт булса да, хатынның тыны кысылды, йөрәге ярсып типте. Иксез-чиксез киңлеккә төбәлгән карашы белән ул нидер эзләде, горизонттан менә-менә күренеп китәр төсле булган бер ноктаны эләктереп калырга омтылды. Су өстендә куышлы уйнаган кояш нурлары хатынның күзен чагылдырды, тик ул сер бирергә теләмичә, карашын янәдән диңгезнең чиге булып тоелган киңлеккә юнәлтте.

Юк шул, юк! Бүген дә юк. Өченче көн диңгез буеннан кайтып кермәсә дә, теләге янә чынга ашмас кебек. Зарыгып, сагыну тулы йөрәге өзгәләнеп килгән иде Азалия бу шәһәргә. Инде бар да бушка булыр сыман. Кайтып китәренә дә санаулы сәгатьләр, минутлар гына калып килә. Сагынуда өзгәләнгән йөрәк моны һич кенә дә кабул итәргә теләми, бәгырен телгәли, күңелен ярсыта. Ничә айдан бирле үзенә урын таба алмый. Сагындыра!.. Гел янында булган кешесе аннан читтә. Шулкадәр ерак юл үтеп очрашса, аяк очларына басып муенына сарылса, чәчләреннән сыйпап, битләреннән үбеп алса, бәлки ул тынычланып калыр. Ә кадерле улы, гадәтенчә, киң җилкәләрен җәеп, әнисен кочагына алыр иде. Ара ерак, коры җир генә түгел, диңгез аера аларны. «Исән-сау гына булсын да, тизрәк күрешергә язсын», – дип пышылдый үз-үзенә Азалия. Ул көтәр, бар сабырлыгын җыеп көтәр... белгән догаларын укып, Ходайдан елый-елый аның исәнлеге, тәүфыйгы, бәхете өчен сорар, теләкләр теләр. Шундый уйларга бирелеп, хатын яр буйлап атлап китте. Күңелендә тормышының иң якты хатирәләре яңарды, беренче мәхәббәте белән кавышып, килен булып төшкән чаклары, сабые туып җиһанга салган беренче авазы, аның тәүге адымнары, үзеннән дә зур букчасын асып беренче сыйныфка барулары, чыгарылыш имтиханнары... Барысы да кинофильм тасмасында гына калган кебек ләбаса, гомер үткән дә киткән. Ә күңеленең ышанасы килми, гомеренең яртысы узган дигән дәлилне кабул итүе кыен. Гомер сәгатенең эше юк шул аның, телләрен алга күчерә дә күчерә. Иртән торасың да шундук кич була, көн үткәне сизелми дә кала. Бу шәһәрдә вакыты да әллә кая ашыга. Санаулы минутлар, сәгатьләр булгангамы – алар бер-берсен бик тиз алыштыра. 

Азалия еракта яр буена сибелгән бер төркем кешеләрне күреп алды. Аларның кайсы зур ятьмәләр тотып суда йөри, икенчеләре яр буенда. Олылар да, чыр-чу килеп чабышып йөргән балалар да бар. Узган төндә булган гарасаттан соң бар да яр буенда гәрәбә җыя.

Сары-сары гәрәбә, Гәрәбә, тәгәрәмә. 
Үпкәләр бит, күр әле, 
Чәчелгәнгә бүләге… –
дип күңеленнән җырлап алды хатын. Әйе, Балтыйк буе гәрәбәсе аның да муенында бар. Аерылышулары-ның беренче аенда ук почта аша килеп төште ул. «Иң кадерле кояшыма – кояш кыйпылчыклары», диелгән иде хатында. Ул вакытта, нигә кояш кыйпылчык-лары соң, дип аптырады Азалия. Очы риваятькә барып тоташа икән. Бу берничә көнлек сәяхәт вакытында күп кенә музейларда булырга өлгерде. Калинин-градта гәрәбәнең иң зурысы – 4,280 килограммлысы саклана. Әлеге искиткеч матур ташлар бизәнү әйбер-се буларак кына түгел, дәвалау өчен дә кулланыла. Ул авыруларга каршы тору көчен арттыра, сулыш органнарын, йөрәк, калкансыман биз эшчәнлеген көйли. 

Гәрәбә – миллион еллар элек үскән наратларның сумаласы. Балтыйк гәрәбәсе Тутанхамон таҗын да бизәгән ди. Азалия әлеге мәгълүматларны күңеленә сеңдерә барды. «Ә нигә аны кояш кыйпылчыклары дип атыйлар соң?» – дип тә сорады ул экскурсоводтан.
– Кайчандыр җирдә әле кешеләр бөтенләй яшәмәгән бер заманда гел җәй, гел көн, ә күктә ике кояш булган. Бер кояш өстәрәк, ә икенчесе – авыррагы астарак, җирне якыннанрак яктырткан. Көннәрдән бер көнне күк икенче кояшның авырлы-гын тотып тора алмаган һәм ялгыш төшереп җибәр-гән. Кояш диңгезгә төшкәч, дулкыннар куенында суынып, кыяларга бәрелеп, вак кыйпылчыкларга чәрдәкләнгән. Инде җирне бер генә кояш һәрьяклап яктырта алмаган, көн төн белән алышынган, ә диңгез әлеге кыйпылчыкларны дулкыннары белән ярга кага башлаган. Гәрәбә турында риваятьләр шактый, бусы исә аның берсе генә, – дип бәян иткән иде мөлаем ханым.

Менә шул үткәннәрнең чагылышы булган искиткеч серле ташны җыя халык. Азалия дә аяк астын караштыргалады, бәлки, аңа да бәхет елмаер, тик гәрәбә «мин монда» дип ялтырап ятмый. Хатын, диңгез янына ник килгәнен дә онытып, туфли очы белән яр буенда өелеп яткан чүп-чарны актаргалый башлады. Бермәлне аннан ерак түгел дүрт-биш яшьлек ир бала бөтен ярдагы кешеләрне сискәндереп кычкырып җибәрде:
– Таптым, әни, таптым... Менә нинди зу-уур... 

Әнисе сабыр гына аның янына килде, назлап, улының башыннан сыйпап куйды, тәмам пычранып беткән кечкенә кулларын учына алды.
– Абау, бигрәк матур икән бит гәрәбәң.

Малайга шул җитә калды, ул, күкрәгенә сыя алмаган шатлыгын бүлешергә теләп, яр буендагы бөтен кешегә үзенең табышын күрсәтеп йөри башлады. Чират Азалиягә дә җитте.
– Менә ниндине таптым, күрдегезме, апа? – дип, хатынның нурлы йөзенә төбәлде сабый. Азалиягә ул кемнеңдер тиктормас шаян бала чагын хәтерләткән-дәй булды. 
– Кая, карыйм әле... искиткеч матур, нишлисең инде бу кыйммәтле таш белән, дустым?
– Әниемә бүләк итәм, менә ничек ялтырый, – дип, бармак башы кадәр гәрәбәсен кояшка таба сузды малай.
– Борчыма инде апаңны, әйдә бүгенгә җитәр, өйгә кайтабыз, – дип эндәште әнисе.
– Әни, әни... мин сине бик яратам, бу сиңа, – дип, малай әнисенә атылды. 
– Рәхмәт, улым, рәхмәт, бәхетле бул!..

Ана белән бала Азалия белән хушлаштылар да кочаклашып яр буйлап кайтыр юлларына таба киттеләр. Бер-берсенә сыенып барган бу ике җанга карап тору шундый рәхәт иде. Азалия янәдән диңгез киңлегенә күз ташлап алды, аннары сәгатенә карагач, кунакханәгә кайтыр вакыт җиткәнен аңлап, яр буенда рәт-рәт тезелгән көймәләргә, ирексезләп җыелган җилкәннәрен җилдә тибрәтергә теләп чайкалган кечкенә корабларга, яхталарга таба китте. Диңгездән шактый ара киткәч, яңадан бер каерылып горизонтка карады. Ә анда һаман вак-төяк җилкәнле көймәләр генә тирбәлә иде.

Кунакханәгә кайтканда аэропортка барып җитү өчен өч сәгатьләп вакыт калып бара иде. Азалия кичтән ук җыелган чемоданын тагын бер кат ачып япты, бүлмәдә онытылып калган әйберләр юк микән дип күз йөртеп чыкты. Аннан кечкенә ак сумкасыннан телефонын чыгарып, озын нәфис бармаклары белән төймәләргә баскалап, колагына китерде... Телефонны алучы булмады...
– Кайда йөриләр соң болар? Ярар, шалтыратуны күргәч, кире җыярлар әле...

Азалия, бүлмә түренә үтеп, ак пәрдәләрне ян-якка шудырды, тәрәзәне ачып җибәрде. Бүлмәгә диңгездән искән шаян җил ургылып керде. Хатын аңа иркәлә-неп, яшеллеккә күмелеп утырган шәһәр хозурына сокланып бер тын басып торды.

Кузгалырга кирәк... Юлдашы Сания әллә кайчан төенчекләрен төйнәп аны кунакханәнең аскы катын-да көтеп торадыр инде. Азалия чыгарга ашыкты. Кунакханәнең озын коридоры буйлап чемоданын тәгәрәтеп лифт төбенә килеп җитүе булды, аннан Сания килеп чыкты:
– Телефоныңны да алмыйсың, соңга калабыз бит инде! Аста көтеп арыгач, менеп алырга булдым, – диде ул ярсып.
– Вакыт бар бит әле, өлгерәбез, ә телефон эшли бугай ул, – диде Азалия, сабыр гына сумкасыннан телефонын барлап.

Такси аларны чит, шул ук вакытта күңелгә якын урамнар буйлап аэропортка алып чапты. Азалия урамда барган һәрбер кешене күз уңыннан үткәрергә тырышты, тик таныш чалымнар гына күзгә ташланмады.


Төшке ашны да ашамаган Азалия белән Сания, теркәлү үткәч, капкалап алырга булдылар. Якындагы кафега барып утыргач, Сания өйдәгеләренә нинди бүләкләр алуын, кем аны каршылыйсын сөйләде. Юлдашының гына уйлары аның белән түгел иде. Шулчак Азалия теркәлү өстәле янында арлы-бирле чабып йөргән берничә егетне шәйләп алды. Хәрби киемле бу егетләр башкалардан аерылып тора! Нәрсәдер булган, кемнедер эзлиләр, күрәсең. Төз гәүдәле, киң җилкәле әлеге егетләр, ак җилкәнгә охшаган баш киемнәрен ялтыратып, бер өстәлдән икенчесенә күченә. Сания үзенең сүзенә кушылучы булмавын, аны бөтенләй тыңлаучы юклыгын абайлап, тынып калды. 
– Азалия, ни карыйсың син анда?..

Әңгәмәдәшенә игътибарсыз булуына кыенсынып-каушап, Азалия кулындагы кашыгын идәнгә төшереп җибәрде. Аны алырга дип иелгән генә иде...
– Әни, менә син кайда икән бит? – дигән тавышка сискәнеп китте. Башын күтәрсә, каршысында улы Илназ басып тора. 
– Күзләрем дөрес күрәме соң?.. Улым!.. – дип, хатын баласына ташланды.

Киң җилкәле Илназ чандыр гәүдәле, үзе янында нәни кызчыкка охшап калган әнисен кысып кочаклады, битләреннән, чәчләреннән үпте. Бу күренешне күзәтеп торучыларның күзләренә яшь тулды. Сания дә бит уртасыннан ирексез тәгәрәгән күз яшьләрен кулы белән сөртеп куйды. Шул арада егетләр урап алды. Илназның бергә хезмәт иткән иптәшләре икән. Бу хәрбиләр теркәү өстәле янында Азалияне эзләп йөргәннәр. Инде аларның йөзендә үз якыннарын күргәндәгедәй сөенеч, шатлык бөркелә. 
– Әни, сине күрә алмый калам дип борчылдым...
– Мин дә, улым... монда кадәр килеп...
– Бүген иртүк портка килеп төштек. Синең телефонга килгән хәбәреңне укыгач, командирдан рөхсәт сорадым, тегесен-монысын эшләгәнче вакыт шактый үтте, кунакханәгә барып җитүгә «әле генә чыгып киттеләр», диделәр. Дуслар да миңа иярде, алар бе-лән аэропортка йөгердек. Менә монысы – Саша, Казаннан, Рөстәм – Азнакайдан, Володя – Буадан, Алмаз – Нурлаттан... Барысы да Татарстаннан, безнең якташлар.

Якын итеп Азалия җыенысын кочаклап чыкты. Егетләр үз әниләренең җылысын тойгандай дулкынландылар, аннары бер-бер артлы кесәләреннән конвертлар чыгарып Азалиягә суздылар. Почта йөреп торса да, кулдан-кулга тапшырылырга тиешле әниләренә дигән бүләкләрен, кәгазь кисәгенә салынган җылы хисләрен Азалиягә тапшыргач, ана белән улны икәүдән генә калдыруны кирәк табып, егетләр читкәрәк киттеләр.
– Улым, сагындым инде сине, күрмичә кайтып китәм дип өметем өзелде. Диңгез ярына көн дә бардым, бүген дә... сезне күрми калганмын бит...
– Ходай насыйп иткәч, әнием, менә очраштык бит. Хәлләрең ничек, әнием?
– Ярый, улым... Сине күргәч, бар да яхшы инде. олыгаеп киткәнсең димме, чын ир-егет булгансың, Сөбханалла. Хезмәтең авыр түгелме соң, балам?
– Юк, әни, түзәрлек, борчылма, адәм баласы барысына да күнә. Әти ничек анда?
– Аллага шөкер, эшләп йөри, аның да минем белән барасы килгән иде, эштән китә алмады.

– Калининград ошадымы соң, әнием?
– Әйе, бик матур... Балтыйк диңгезе... берсеннән-берсе күркәм үзгә йортлар... Җиңү көненә ике ай ярым калган көннәрдә шушы якларда һәлак булган Фатих Кәримнең Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплексына да барып килдек. Ул саперлар взводының командиры булган икән. Туры килүен кара әле, син дә монда килгәч башта шул гаскәрдә хезмәт иткән идең бит...
– Әйе...
– Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә «37,8 санлы калкулык»та батырларча һәлак булган. Каберен 1956 елда гына табып алып, күчереп җирлә-гәннәр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: «Лейтенант Фатих Карим – татарский поэт, погиб героем в бою с немецкими захватчиками в 19.02.1945 г.» дип язылган. Без Фатих Кәримнең рухына багышлап дога кылдык, чәчәкләр салдык. Башка бик күп музейларда, матур урыннарда булдык.

– Ә мин Казанны сагынам, әни, сезне, дусларны... Монда миңа бар да чит, һәр кеше үз туган җирендә яшәргә тиеш, ахры. Читкә чыгып киткәч кенә бар нәрсәнең кадерен беләсең. Монда татарча сөйләшүче юк, азан тавышы да еш ишетелми, егетләр белән сөйләшкәч тә рәхәт булып китә... Без гел бергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, егетләр молодцы, менә бүген дә минем белән ничек чабып йөрделәр...
Сөйләшер сүзләре күп җыелган кебек булса да, бермәлне сүзсез калдылар. Янәдән аерылышу кирәклеген белгертеп, Калининград–Казан авиарейсына теркәлү тәмамлануын хәбәр иттеләр.
– Безгә кузгалырга вакыт... – дип, Сания дустының иңбашына кагылды.

Азалия яңадан улының кочагына кереп чумды, күзләренә яшь килде, тик сер бирергә теләмичә, Илназның да күңеле йомшаруыннан куркып, карашын читкә юнәлтте.
– Әни, бер дә борчылма, барысы да яхшы булачак, без татарлар – чыдам  халык, сагынуга да, кыенлык-ларга да түзәбез, – дип елмайды улы.
– Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, улым! Аллага тапшырдык...

Сания Азалияне җитәкләп диярлек алып китте. Бер рәткә тезелгән формадагы егетләр баш киемнәрен болгап озатып калдылар. Азалия очыш мәйданына таба барган озын коридорны да, самолетка кереп утыруын да томан эчендә генә хәтерли. Улыннан аерылу газабы аның йөрәген өзде, күзләрен яшь томаны каплады.

Юлдашының күңел халәтен сизептер, күрәсең, Сания берни дәшмәде. Азалия җирдән күтәрелеп киткән самолетның болытлар арасына кереп китүен тәрәзәдән күзәтеп утырды. Каурый болытларны җай белән генә ерып барган самолет аны янә кадерлесен-нән еракка алып китте. Болытлар арасыннан җиргә таба сузылган кояш нурлары туган якларга илткән һава юлын яктыртты. Азалия егетләр биргән кон-вертларны кулына алды. Туган җиренә, әти-әниләренә булган сагыну, юксыну хисе белән язылган сәлам хатлары арасында вак кына гәрәбәләр тоем-ланды. «И-и балалар, сез үзегез дә татар халкының, әти-әниләрегезнең йөрәк кыйпылчыклары бит, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын инде сезгә», – дип пышылдап, хатын конвертларны күкрәгенә кысты... Тагын теге җыр күңеленә килде. Яшьле күзләре аша елмаеп, ул әлеге җырны көйләде. 

Сары-сары гәрәбә,
Гәрәбә, тәгәрәмә. 
Үпкәләр бит, күр әле, 
Чәчелгәнгә бүләге...    Автор: Айгөл Хөснуллина. Чыганак: "Сөембикә"

 

Читайте нас: