Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 февраль , 20:44

Башкортстан язучыларын берлеккә кабул итмиләр

Ркаил Зәйдулла: “...мөмкин түгел!”  

Башкортстан язучыларын берлеккә кабул итмиләр
Башкортстан язучыларын берлеккә кабул итмиләр

Ркаил Зәйдулла: “...мөмкин түгел!”

 

 «Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучылар автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә керергә тиеш, дип уйлыйм», – диде Альфред Дәүләтшин

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучыларны автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә кертүне сорады.

«Бүгенге көндә чын татар әдәбияты Татарстан белән Башкортстанда гына сакланып килә. Башкортстанда татар телендә 30дан артык гәзит чыга. Башкортстанның татар язучылары өчен Казан Мәккә булып кала. Ике республика язучылары арасында ихлас бәйләнешләр саклана. Башкортстанда татар телендә иҗат итүче язучыларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен күтәрәм. Башкортстан Язучылар берлегенә кергән язучылар автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлегенә керергә тиеш, дип уйлыйм», – диде Альфред Дәүләтшин язучылар очрашуында.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстанның татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга киткән иде. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашуда булды. Чарада Башкортстаннан өч дистәгә якын кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Альфред Дәүләтшинның тәкъдимен залда утыручылар алкышлар белән хуплады. Бу сүзләр яңгыраганда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килеп җитмәгән иде, шуңа күрә очрашуда катнашучылар берлек рәисенең фикерен белми калды. «Татар-информ» хәбәрчесе Ркаил Зәйдулладан бер берлектән икенчесенә автомат рәвештә керә алу мөмкинлеге турында кызыксынды.

«Берлекләрнең уставлары аерыла. Автомат рәвештә алу мөмкин түгел. Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр арасында Татарстан Язучылар берлегенә керүчеләр бар. Кабул итү таләпләре бөтен кеше өчен бертигез», – диде Ркаил Зәйдулла.

Чыганак: Татинформ.

Фото: Татинформ

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: