Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 февраль , 11:22

Атлар сугышка киткәндә...

Тыкрык турына җитеп, борыла башлагач, бер ат артына борылып үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде, аңа башкалары кушылды. Үзләренә күрә туган авыллары белән хушлашулары булгандыр...

Атлар сугышка киткәндә...
Атлар сугышка киткәндә...

Узган ел китапханәдә сугыш чоры балалары белән очрашканда әтисе авылда беренчеләрдән сугышка алынып, яу кырында ятып калган Нәҗибә Котдус кызы сөйләде безгә бу вакыйганы.

–Хәзерге мәдәният йорты каршында Бәдретдин мулла яши иде. Аның читәннән үреп ясалган зур абзары бар. Бер көнне шунда колхозның 20ләп атын китереп яптылар. Башта күрше-күлән аптырады: бу кадәре атны ник бирегә китергәннәр. Без, бала-чагалар, читән арасыннан шул атларны күзәтәбез. Матурлар алар, ялларыннан сыйпыйсы килә. Тора-бара өлкәннәр, хәлне ачыклагандыр инде, атларны сугышка озатырга әзерлиләр икән, дип үзара сөйләшә башладылар. Бәдретдин мулла, бөтен гаиләсе, бала-чагалары белән бергә, бу атларны тәрбиялиләр: ашаталар, эчертәләр. 1942 елның июне иде. Атлар китә дигән шомлы хәбәр ишетеп, авыл халкы Бәдретдин агай ихатасы тирәсенә җыелды. Сугыш башланганга бер ел үткән, корал тотарлык барлык ир-егетләр фронтка китеп беткән. Менә хәзер атларга да чират җиткән. Авыл кырмыска оясыдай кайный. Без – бала-чагалар – хәлнең асылын аңлап бетермибез әле. Алай да өлкәннәрнең аһ-зар килүләре шомга салды – уйнавыбыздан туктадык. Урамга атларны чыгарып тезә башладылар. Апалар малкайларның ялларын сыпыралар, сыртларыннан сөяләр. Кузгалдылар. Алдан бер абый йөгән тотып бара, Бәдретдин мулла бахбайларны арттан куа. Куа дип, куасы да юк инде аларны. Солдатлар шикелле тезелешеп, сулга да, уңга да карамыйча атлыйлар. Тыкрык турына җитеп, борыла башлагач, бер ат артына борылып үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде, аңа башкалары кушылды. Үзләренә күрә туган авыллары белән хушлашулары булгандыр. Өлкәннәр, сыктап елый-елый, атлар артыннан атлый. Без дә калышмыйбыз – уртак хәсрәт безнең нәни йөрәкләргә дә үтеп керде. Ирләрен сугышка озаткан әнием, Рәхиләттәй, Хөснелҗинанттәй, башка хатыннар да монда. Алар атлар күмелгәнче кул болгап, елап басып тордылар. Менә бу күренеш, атларның өзелеп кешнәгән тавышлары әле бүген, 75 ел узгач та, колагымда яңгырый, бәгырьләрне актарып, еш исемә төшә, – дип искә алды ул елларны Нәҗибә апа.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылы (Татарстан).

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: