Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 февраль , 23:18

Төнге уйлану (хикәя)

Олы ана яшь ананы кочаклады. Яшь ана, шуны гына көткәндәй, аның күкрәгенә башын төртеп, яшь баладай мышык-мышык елап җибәрде.

Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Бу төнне ике ана да йокысыз үткәрде. Кайнана белән килен иде алар. Икесе дә ялгыз – сыңар канатсыз: берсенең ире үлгән, икенчесенеке – киткән. Олы ананың –  улы, яшь ананың – бала атасы.

Бала күптән бишектән төшкән, әнә, йокы бүлмәсендә тигез итеп сулаганы ишетелә, төшләнә, күрәсең: вакыт-вакыт нидер сөйләнә, кем беләндер бәхәсләшә, елмаеп та куя.

Һәркемнең үз уе, һәркайсының үз тормышы. Күнегелгән гадәтләре һәм беркайчан да күнегеп булмый торганнары... Узган тормышы һәм алдагысы... Борчулары, сөенечләре... Күз яшьләре, яшь аша елмаюлар. Булдылар, бар һәм алда да булачаклар...

Бала төшендә дә ниндидер вакыйгалар эчендә.

Ике ананың йоклый алмый яткан төннәре элек тә булгалый иде. Борчылган, кайгырган көннәре дә җитәрлек иде, тик менә хәзерге кебек икесе бергә, ана белән кыз кебек, берьюлы бер хәсрәт, бер уй эчендә борчылып чыгулары беренче мәртәбә.

Йокысыз төннең сәбәпчесе – күрше бүлмәдәге бала.

Гадәтенчә, мәктәптән кояш кебек балкып кайтып керде ул. Гадәтенчә, алган «бишле»ләре белән мактанды. Мәктәп яңалыкларын сөйләде. Һәм, иң куанычлысын ахырга калдыргандай, барысын да сөйләп бетергәч, әйтеп куйды:
– Бүген мин аны елаттым! Елаттым!
– Кемне?

Яшь ана белән карт ана, берни дә аңламыйча, бер-берсенә карадылар.
– Кеше елаткан өчен сөенәләрмени?
– Ә нигә ул әтисе белән мактана?

Ике ана аптырап калды.

Шул бер мәлдә күз алдыннан әллә ниләр үтте. Күңелләре әллә кайларда булып кайтты... Бала күңеленә тамыр җәя башлаган коточкыч фаҗигадән – усаллыктан ничек итеп арыну юлын эзләделәр. Ә бит баланың алда башланмаган гомере, аның кешеләр арасында яшисе бар.

Яшь ана авыр сулап эндәште:
– Син йокламыйсыңмы, әни?

Ул аның йокламаганлыгын белә, кайнанасы да аптыраган. Боргалана. Ул шулай ук яшь ананың керфек какмаганын белә, үзенең күңелендә үпкәгә охшаш хис, сорау: нигә теге чагында тотып калмадың соң улымны? Баланы аны парлап үстергәндә дә таман гына.

Әмма ул артык дәшмәде: «Йоклап буламы соң мондый хәлдә, – дип кенә куйды, – кил әле монда якынрак».

Ике ана, бер-берсенә сыенышып, тагын уйга талдылар.
– Синең ялгыз яшәвеңә, баланың ятим үсүенә мин дә гаепле, – диде олы ана. – Улымның нәрсә уйлаганын вакытында белмәдем.
– Үзеңне битәрләмә юкка, – диде яшь ана. – Ата-ана баласына беркайчан да начарлык теләми.

Яшь ана моны ихластан әйтте. Алар ун елга якын бер түшәм астында яшиләр, киңәшләшмичә берни дә кылмыйлар, берни дә хәл итмиләр. Өйдә төп хуҗа барыбер олы ана иде. Яшь ананы бу бер дә кимсетми, аның кемгә дә булса таянасы килә, ә таянырдай, өйгә хуҗа булырга тиешле ир кеше, баланың атасы бүтән гаиләнең йөген тарта.

Янасы хисләр күптән янып көл булган. Яшь ана күңелендәге җәрәхәт тә йөрәкне бимазалаудан туктаган иде инде. Ул, үзенә килгән борчу-кайгылардан бөрешеп, дөньяга ачу саклап яши торган кеше түгел, аның йөрәгендә хәзер икенче берәү, ул берәү аңа тормыш юлдашы, ә баласына ата булырга ниятләп йөри. Ләкин яшь ана бу хәлиткеч адымны ясарга батырчылык итә алмый. Олы әнисе нәрсә дияр? Яратырмы ул аны, якын итәрме? Ә баласы? Ата назын күрмәгән балалар, гадәттә, ирләргә тартылучан булалар...

Карт ананың да үзен гаепле санардай гаепләре бар иде. Вакытында улы аның сүзен аяк астына салмас өчен генә өйләнде. Күпме сүз, күпме борчу кичерде, күпме күз яшен түкте ул аны башлы-күзле итү өчен. Әллә кайларда азып-тузып беткәнче, гаиләле булсын, янәсе... Өйләнүен өйләнде, яшәмәде генә... Ошаткан кебек иде бит киленне, ярата кебек иде...

Йокы бүлмәсеннән баланың кинәт әкрен генә ыңгырашканы ишетелде, һәм ул әрнү белән:
– Нигә алай иттегез соң? – дип сорады.

Һәркем бу сорауны үзенчә аңлады. Әкрен генә бала янына талпындылар. Тик бала йоклый иде, ул бу сорауны кемгәдер бүтәнгә биргән, җавапны да бүтәннәрдән көтә иде. Бала күңелендәге көндезге тетрәнүләр, көндезге ачышлар төшендә дә дәвам итә иде, күрәсең.

Аналарның икәве дә әлеге сорауны үзләренә бирелгән кебек кабул итте. Икесе бер караватка барып утырдылар. Олы ана яшь ананы кочаклады. Яшь ана, шуны гына көткәндәй, аның күкрәгенә башын төртеп, яшь баладай мышык-мышык елап җибәрде. Олы ана аны юатмады. Еласын... Үзенең дә күзләренә яшь тыгылды. Күзләрен сөрткәләп алды, тамагына утырган төерне бик авырлык белән булса да йотып җибәрде һәм әйтте:
– Әбиләрнең оныкларын яратуы сукыр ярату буладыр инде... Моңа хәтле сизенмәдем. Ә син берәр нәрсә аңлый идеңме соң?
– Игътибар итәргә вакыты бар идемени?

Һаман шул вакыт җитмәү... Аның җиткән чагы бармыни? Уйланырга вакыт юк, бер-берең белән чын күңелдән сөйләшеп аңлашырга вакыт юк, вакыт та вакыт... Ә бүгенге төннең очы-кырыен табып булмас сыман...

Олы ана яшь ананың аркасыннан сыйпады. Аның: «Мин сиңа булышырмын, сине ялгыз калдырмам», – дигәнне әйтергә теләве булдымы – моны үзе дә аңламады. Үзенең дә узган юлы катлаулы булды. Сугыш башланганда әле бала гына иде. Ике абыйсын югалтты, бабасын сугыш йотты, әтисе әйләнеп кайтмады. Исәннәргә яшәргә кирәк. Ә яшим дигән кешегә елап-сыкрап утырырга вакыт юк. Тормыш тормыш инде. Һәм ул тормыш йөген юка иңнәрендә күтәрде. Урманын да кисте, чәчүен дә чәчте, печәнен дә чапты, урагын да урды. Сөенә дә белде, көенә дә. Яратты. Иргә чыкты. Ана булды. Яшь баланың беренче елмаюы, аннан соңгы терпелдәүләре һәм әти-әнисенә талпынулары аның йөзендә балкып, авылның беренче чибәре итте. Бәхет матурландырды аны. Йорт салырга хыялландылар. Ире урман кисәргә китте. Үзе кискән йөз яшьлек нарат астында өзелде аның гомере. Түзде тол хатын, кайгыдан бәргәләнгән йөрәген уч төбендә диярлек тотты, чөнки кулында нарасый баласы бар иде.

Улы үсте. Нәкъ әтисе кебек киң күкрәкле, үткен карашлы ир-егет булып үсте. Өйләнде. Ә бер кичне ишек шакыдылар. Ишектә дулкынланган, борчылган олы яшьләрдәге хатын басып тора иде. Ул ашыгып-дулкынланып нәрсәдер аңлатты, кемгәдер ярдәм кирәк икән, кемдер кан эчендә, кемдер яшәү белән үлем арасында тартыша...

Улы киенеп чыгып китте. Икенче көнне кич кенә кайтып керде. Ул тартылып киткән, күз төпләре күгелҗемләнеп тора.
– Минем улым туды, – диде ул, ниһаять.

Яшь киленнең теле әйләнмәде. Ул үзендә дә ирен алып калырдай көч барлыгын белми иде әле. Ә соңыннан, ул көчнең, ана карынында гына яшеренеп ятарга теләмичә, теп-тере нарасыйга әйләнәсе беленгәч, ир дә, олы ана да гаҗиз калдылар. Хәзер инде берьюлы дүрт олы кеше бәргәләнде – ир ике өй арасында йөри башлады. Әмма бу беркемгә дә җиңеллек китермәде. Билгесезлеккә нокта куярга кирәк иде – мондый тормыш газаптан башка берни дә бирми иде. Ирнең дә дәлилләрен инкарь итеп булмый – анда да, монда да бала... Әйе, абынылган, әйе, җавапсыз адым ясалган, ләкин балаларның гаебе юк... Аның бер йөрәгенә икесе дә сыя, тик һәр анага да ул үзе – ярты-йорты булып түгел, бербөтен килеш кирәк.

Олы ана малаена киленне үзе сайлады. Шуңа күрә хәзер аңа искиткеч уңайсыз иде. Килен биредә күпме тели – шулкадәр яшәргә тиеш, аның бүтән барыр җире юк. Киленнең ул үзен дә гаепли. Вакытында иренең күңелендә ниләр барлыгын аңлый алса – бу хәл булыр идемени. Хәер, белеп ни кыла аласың соң?
Теге гаиләдә бер-бер артлы тагын ике нарасый барлыкка килде.

Ир бу бусаганы таптаудан тукталды. Һәм ике ана, бер нарасый уртак хәсрәт белән бер түбә астында яшәп калдылар. Еллар үтә торды, бала үсте. Олы ана улын гаиләсе белән бергә өенә китермәде, алар үзләре дә моңа омтылмады. Атасыз үссә дә, бала йөрәге олыларның ялгышларыннан хәзердән үк чәрдәкләнергә тиеш түгел. Тик чәрдәкләнүдән саклап, шәфкатьсезлеккә җирлек тудырмадылармы соң алар?

Әнә ул бала йоклый. Аңа җанында туган сорауларга җавап табу өчен олылар ярдәме кирәк, аларның гадел җаваплары кирәк. Ул сорауларның четереклелегеннән күпме генә качарга тырышсаң да, бала аңа җавапны иртәме-соңмы барыбер үзе табачак, гаделме ул, түгелме, барыбер табачак.

Карт ана иңнәренә сарылып мышкылдаган яшь ананың аркасыннан сөйде:
– Бу ялда, – диде ул,  – улымны чакырам, син дә үзеңнекен дәшәрсең. Сиңа да гомер буена ялгыз яшәргә кирәкмәс, әйбәт кеше булганда, хәл итәргә кирәк. Сабыр булдың, үпкәм юк. Балалар бер-берсе белән аралашсыннар, бер-берсен яратсыннар. Аларның ни гаебе бар?
– Ә син? – диде яшь ана.
– Минме? Мин сезнең белән, балаларым белән.

Җир өстенә яктылык иңә башлады. Офык алланды, һәм ашыкмыйча гына шәфәкъ балкыды. Йокысыз төн узган, якты, кояшлы көн туып килә иде. Автор: Сәмига Сәүбәнова. "Азат хатын", №5, 1988 ел. 

Чыганк: "Сөембикә" 

 

 

Читайте нас: