Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 гыйнвар , 21:45

Курчак (хикәя)

Шулай да курчак та картая икән...

krasivoe-foto.ru
Фото:krasivoe-foto.ru

Күк йөзендә берничә көн элек кенә түп-түгәрәк әфлисун телемедәй күренгән ай инде кимүгә бара иде. Шыбыр-шыбыр яфрак коелган көйгә буйсынып, көзге шәһәрнең кичкә кереп барышы. Ачык тәрәзәдән урамда машиналарның тыз-быз чабышканы, келтер-келтер трамвай үтеп киткәне ишетелә.

Наҗия, нәрсәсендер югалткандай, моңсуланып калды. Кышка кергәнче, гадәт буенча өй юарга тотынган кызлары шкаф эчендәге бөтен иске-москыны ташларга дип, бер өемгә өеп куйганнар иде. Яз көне дә шулай, түшәм-тәрәзәләрне юарга ниятләгән җирләреннән, кирәксез дип, тегесен-монысын чүплеккә ыргытырга гына тора алар. Үзе дә белә Наҗия: җыелып килгән ул газета-журналларны да тотып укучы булмас, чүпрәк-чапракны да киеп туздыручы табылмас, әби патша заманыннан калган чәч тасмаларына да ия чыкмас. Шулай да кызганыч тоела, кайчандыр җан кебек кадерле булган бу кадәр малны үз кулың белән ничекләр чыгарып ташлыйсың ди инде. Актарып тормыйча, күзеңне йомып чүп савытына тутырсаң гына... Шулай итим булмаса, дип уйлаган гына иде, йөзтүбән капланган курчакка күзе төште, күкрәгенең әллә кай җиреннән «аһ» дигән аваз сулкылдап чыкты.

– Җаныкаем... – Саксыз кагылсаң чәлпәрәмә килергә әзер кыйммәтле бер ядкарь урынына күреп, карчык калтыраган куллары белән курчакка үрелде. – Җаныкаем, – дип кабатлады ул, курчакның төсе уңа төшкән шакмаклы күлмәген сыйпап. Аның ике толымга аерып үргән сары чәчләренә, берсе эчкә батып калган, икенчесе алгарак чыккан зәңгәр күзләренә бармак бите белән орынып алды. – Син дә минем белән бергә картайдың, Нәчтүк. Томраеп карап торасың, мине мәнсез, әманәтне үтәмәгән дип гаепләвеңме...

Курчак җансыз булса да, аның чокыраеп торган бит очларыннан, буявы куба төшкән уймак иреннәреннән, челтәр якалы, чия төсендәге шакмаклы күлмәгеннән, хәтта аягындагы аксыл башмагыннан әйтеп-аңлатып булмый торган бер нур агыла иде. Карашы да гаепләүле түгел, хәтта гарипләнгән сыңар күзе дә яктылык белән тулы.

Шулай да курчак та картая икән. Наҗиягә 70 булса, Нәчтүккә ничә? Күп дисәң, 50 тирәседер. Ул да биреш-кән, юкса аунап ятмады, балалар үскәндә дә кулдан-кулга йөрмәде. Кызларына тотып карарга гына бирер иде аны Наҗия, күз карасы урынына – кадерле күреп сакларга тырышты. Шулай, сакласаң-сакламасаң да берәүнең дә, бернәрсәнең дә гомере мәңгелек түгел, барысының да килеп җитәр бер чиге бар. Менә шул чиккә җиткәнче Илсөяргә дигән әманәтне үтәп өлгерәсе иде бит. Болай да бик озакка сузылды, соңгы елларда күңелне бигрәк бимазалый башлады.

Наҗия, өйдә бер эше калмагандай, курчакны нарасый урынына күреп күкрәгенә кыскан хәлдә диванга килеп утырды. Кызлары күрмәгәндә, чүпкә дигән өемне актарып, кайсын кая кабат урнаштырып куярга ниятләгән иде, ул теләге сүнеп юкка чыкты. Бөтен барлыгы – өстендәге зәңгәрсу халаты, баш артыннан чөеп куйган көлсу яулыгы, колагындагы түгәрәк көмеш алкалары, аягындагы үзе бәйләгән аллы-гөлле башмаклар һәм куенындагы Нәчтүк – һәммәсе бербөтенгә әверелде дә, кулы – эштән, уе бүгенгедән аерылды. Зал ягын юарга тотынган кызларының, тузан җыеп ятмасын, ташла, дип сөйләшә-сөйләшә, инде ул бүлмә-дә «ревизия» үткәрүләрен ишетеп калса да, барып кысылмады. Ташласыннар, серванттагы иске чынаяк-ларны да, рәхмәт хатларын да, кукраеп утырган чәчәкле вазаларны да чыгарып атсыннар. Ә менә курчак торсын әле. Калсын. Курчак уйнар чаклар әйләнеп кайтмаса да, Наҗия ул елларга үзе кайтыр. Яшь чагына, гөл кебек сылу чагына кайтыр...

Мондый курчакны үз гомерендә беренче тапкыр 17 яшендә, Алабугада укыганда күрде ул. Китапханәче булам дип авылдан училищега килгәндә, өстендә – бер кат күлмәк, искерә төшкән пәлтә, аякта – көзгелеккә-кышкылыкка бер ботинка. Авызың туя ашау күрмәгәндә, алтын чәчле курчакка үрелергә ничекләр буй җитсен...

Тулай торакта бер бүлмәдә ун кыз торып, Наҗия белән Илсөяр әллә кай арада җан дусларга әйләнгәннәр иде. Бары-югы бергә, серләре уртак, хыяллары уртак – сары томшык кызларга тагын ни кирәк... Наҗия түгәрәк йөзле, тәбәнәгрәк буйлы, коңгырт төймә күзле, Илсөяр аның капма-каршысы: озын буй, озынча йөз, бөрлегән күз. Икесе дә авыл баласы, русчалары такы-токы. Шуның аркасында күпме кыен ашарга өлгерде алар. Дәрестә җавап биргәндә белгәнеңне дә әйлән-дереп сала алма инде...

Беркөнне Илсөярнең башына кызыклы фикер килде. Атна азагы булып, башка кызлар кайсы кая таралышып беткән, алар бүлмәдә икәү генә калган иде.

– Әйдә, малай, шәһәргә чыгабыз, урысча сөйләшкәнне колак торгызып тыңлап йөрибез! – дип котырта башлады ул Наҗияне. – Ишеткәч истә кала, өйрәнергә мач кына була!
– Кит әле, алай гына урысчага өйрәнеп буламыни?! – Наҗиянең үз киресе – кире, күбрәк кычкырып китап укырга кирәк, дип, үзенекен сукалый ул. Ял көне китап тотып утырасы килми Илсөярнең, шуңа ахирәтен урамга әйдәкли.

Алар бер фикергә килә алмый тинтерәгән мәлдә, ишек шакып, күрше бүлмәдән алсу битле, юантык гәүдәле бер кыз килеп керде.

– Девочки, Диля из вашей комнаты вчера брала мою сковороду. Найдите, пожалуйста, мне она самой нужна, – диде ул, кызларга ялварулы караш ташлап.

Илсөяр белән Наҗия бер-берсенә төбәлделәр. Сүзнең яртысын аңласалар да, иң кирәклесен – сковороданың ни икәнен белмиләр иде шул, гөнаһ шомлыгына. Сорасаң әллә ничек инде, оят кебек... Диләнең караваты озынча бүлмәнең иң түрендә иде – кызлар, пышан-пышан килеп, шунда юнәлделәр. Сковорода, сковорода... Кайда, нәрсә булырга мөмкин ул? Илсөяр Диләнең тумбочкасын ачып карады – ят әйбер күзгә чалынмады. Наҗия китап эчләрен актарып чыкты – анда да серле яңгырашлы әйбер-кара күренмәде. Мендәр астын да барладылар – юк булгач юк кына...

– Не нашли, – диде алар, ишек төбендә үзләрен көтеп торган кызга, кулларын як-якка җәеп күрсәтеп.
– Странно! – дип аптырап чыгып китте күрше кызы.
– Җыен юк-бар сорап теңкәгә тимәсәң... – дип, җиңелчә сукранып калды Наҗия, әле аңа, әллә үзенә ачуы килеп.
– Әйдә, шәһәргә чыгабыз да кибеттә сорыйбыз, сковорода дигәч, нәрсә китереп тоттырырлар икән? – диде Илсөяр, үз сүзен сүз итүгә сәбәп табылуга куанып.

Наҗиягә ни чарадан бичара аның белән ризалашырга калды, чөнки бу сорау баш миен талкый, җавап таләп итә иде. 

Киенеп урамга чыккач, берара сөйләшми генә атладылар. Баш очында йөзен тутырып кояш елмая, аның яктылыгы бар болытларны куып тараткан; серле бер рух белән өртелгән урамнар, йортлар әкияти-ымсындыргыч тоелып, болай да хыялый кызларның күңелен җилкендерә. Тизрәк әнә теге зур тәрәзәле кибеткә керергә дә, иң беренче эш итеп баядан бирле кымтырыклап торган мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде.
Сары бөдрәләре күзенә кадәр төшеп таралган кибетче ханым кызларның соравына, алдагы ике алтын тешен җемелдәтеп, сорау белән җавап кайтарды:
– Вам какую?

Илсөяр белән Наҗия, гаҗиз булып, баягыча бер-берсенә караштылар. Нинди икәнен белсәләрме...
– Большую или маленькую?
– Большую! – Илсөяр, җиңел сулап, шулай диде.

Күп тә үтмәде, кызлар алдына кибетче шапылдатып алагаем зур бәлеш табасы китереп куйды.
– Такую?

Менә сиңа пәрәмәч... Сковорода дигәннәре таба микәнни?.. Кызлар үзләре дә сизмәстән рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Тора-бара бу көлү тыелгысыз өянәккә әйләнгәч, читкә тайпылдылар, берни аңламаган кибетче, болай да юка иреннәрен бөтенләй кысып, табаны ялт кына урынына илтеп куйды.

Наҗияне дәү әнисе, бик каты көләсең килгәндә, баш бармагыңның тырнагына карап тор, көлү кача, дип өйрәткән иде. Аптырагач, кыз шулай эшләп карады. Шул мәлдә дәү әнисе, аннан туган өе, мич алдында коймак пешереп йөргән әнисенең ябык гәүдәсе күз алдыннан сызылып үтте, ә дигәнче күңеле нечкәрде, көлүдән туктады. Аңа карап Илсөяр дә тынды.

Бераздан, тәмам тынычлангач, дивар буендагы киштәгә тезелгән балчык чүлмәкләргә, өстәл җәймәләренә соклана-соклана эчкәрерәк үттеләр дә, сүз куешкандай, бер урында кадакланып каттылар. Наҗиянең күзе үзенә төбәлгән зәп-зәңгәр күзле курчакка берегеп калды. Аның матурлыгы! Шушы яшенә җитеп кызның гомерендә дә мондый илаһи матурлыкны күргәне юк иде. Кая инде, авылда утын пүләнен чүпрәккә төреп курчак итеп уйнаганда, дөньяда шушындый алтын чәчле, озын керфекле, бит очлары чокырланып торган, ап-ак башмак кигән курчак барлыгын ничекләр башыңа китермәк кирәк... Китерерсең... Әнкәең колхозда тиенне тиенгә ялгап, кол урынына көн күрсен дә, син монда алтын чәчле курчак турында хыяллан, имеш... Наҗиянең авыз сулары кипте, теле аңкавына ябышты, уч төпләре тирләп чыкты. Курчакны кулына алып, аны имгәтүдән курыккандай, кочагына сыендырды. Үзен белә-белгән-нән бирле гел эш белән, авылдагы юклык, җитмәүчелек белән үзәккә үткән балачагын күзаллап, 17 яшьлек кызның йөрәге сулкылдап куйды. Болай итеп тулай торакта хәллерәк гаиләдән булган кызлар колбаса кыздырып ашаганда сулкылдый иде ул йөрәк. Аһ ул майда кыздырылган казылыкның борын канатларын кытыклаган хуш исе! Чеметем генә авыз итәсе, татып карыйсы килүдән үзәкнең өзелүе!.. Менә хәзер, курчакның томраеп торган күзләренә карап, шул ук хисне кичерде Наҗия. Илсөяр дә үзе белән бер уйдадыр дип, ахирәтенә борылып караса, аның курчакта эше юк: икегә бөкләнеп, буйдан-буйга сузылып төшкән юрганның кып-кызыл чәчкә бизәкләрен сыйпап тора. Бит очлары алсуланган, карашы очкынланган, ныклап колак салсаң, йөрәк тибешенә тиклем ишетелер шикелле.

– И-и малай, шушы юрганны ябынып йокласаң икән ул! Матурлыгы! Йомшаклыгы! Җылылыгы! – Илсөяр, чынга ашмас хыялы артыннан ымсынып, аһ-ваһ килде. – Баегач, тач шушындыйны алырмын әле.

Кызлар икесе дә авыр сулап куйды. Кесәдә җил уйнаганда, стипендия акчасына очны очка ялгап җан асраганда, киләчәктә баер көннәрне көтеп юансаң гына инде...

– Ә мин менә бу курчакны алам. Эшли башлап хезмәт хакы тоттыруга киләм дә алам, бер дә акча жәлләп тормыйм! – диде Наҗия аны урынына куйганда, үз сүзләренә үзе үк ышанырга куркып.
– Әйдә, син кияүгә чыкканда туеңа шушы кур-чакны мин бүләк итәм, яме! – диде Илсөяр дусты күзләрендәге моңсулыкны күреп, аны кызганудан йөрәге кысылып.

Наҗиянең йөзе тулган ай кебек яктырып китте. Ахирәтенең беләгенә ябышып:
– Ә мин синең туйга шушы юрганны алырмын, әйеме! Вәт шәп иттек! Нәрсә аласы дип баш катырасы да юк! – диде, сөенеченнән баскан урынында биеп җибәрердәй булып.

Кызлар кибеттән, кош тоткандай, бер җиңеллек белән чыктылар. Бая гына ымсынудан телгәләнгән йөрәкләре инде алда көткән бәхет нуры белән тулырга да өлгергән, алар инде хыялларында ап-ак туй күлмәгенә төренгән дә, берсе – алтын чәчле курчагын, икенчесе – чәчәкле юрганны кочагына сыендырып, олы тормыш юлыннан атлыйлар иде. Ул юл шундый киң, анда бер сикәлтә дә юк, һәр сукмагы аллы-гөлле төсләр белән генә өртелгән, шундый якты, шундый бәхетле күренә иде.

Хыял һәм чынбарлыкның икесе ике нәрсә икәнен яши-яши тормыш үзе аңлатты. Кызларның да мәңге аерылмас шикелле тоелган юллары, училищены бетерүгә, аерылды да куйды. Наҗия, кияүгә чыгып, бәхет эзләп еракка – Үзбәкстанга китеп барды. Илсөярнең туй бүләге аны шунда эзләп тапты.

Посылка тартмасыннан алтын чәчле, зәңгәр күзле курчак күренүгә, Наҗия башта күзләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде, аннан сулкылдап еларга тотынды. Бу күзләрдән аңа татлы хыяллар тулы яшьлеге, дусты Илсөяр карап тора иде... 

Көтеп-көтеп тә, эзләп-эзләп тә табылмаган байлык, учка кыссаң уалып юк була торган хезмәт хакы, әле дә очын очка ялгап яшәгән көннәр ул хыялларны һаман саен артка чигендерә килде. Шулай да, кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый икәненә тәмам инанган Наҗия, ничек итсә итте, ике кызы туып тәпи китүгә, аларның икесенә дә озын толымлы курчаклар алып бирде. Ә алтын чәчлесен – ире аңа беренче көнне үк «Нәчтүк булган бу», дип, исем кушарга өлгергән иде – анысын кул җитмәслек урында саклады.

Бер булмаса бер туган якларга юл төшкәндә, Илсөярне эзләп табармын, бүләккә юрган алып барырмын, дигән теләгенә генә ирешә алмады. Юрганга арттырырлык идеме... Ипи-сөткә тартып-сузып җиткергән көннәре күп булды, нихәл итәсең.

Илсөярнең туй бүләге сандык төбендә, сөлгегә төренеп, яшеренеп ятты. Сандык капкачын ачкан мәлдә Наҗия аңа орынырга курыкты. Гомернең агым-су урынына акканын искәртер, әманәтне искә төшереп, җанын телгәләр дип сискәнүе идеме... Инде шәһәргә күчеп, ике бүлмәле фатирда ире белән иркенләп кенә яшәгән чагында да курчакны үз күзеннән ераккарак, шкаф эченә үк алып куйды. Үзләре дә ипләп кенә олыгаеп килгән кызлары авылдагыча ел саен язын-көзен өй юганда тегесен-монысын ташларга дип җыеп куялар, шулай юк була күрмәсен дигән сылтау белән, Наҗия курчакны һаман-һаман ераккарак яшерә бирде.

Ә менә бүген Нәчтүкне барыбер эзләп тапканнар. Әнә мөлдерәп карап тора Наҗиягә. «Үтәлмәгән әманәтең калды», дип, күзенә текәлеп тора. Гомер буе сыныкка сылтау табыла торды шул. Акча юк... Үзебездән артмый... Адресын белмим... Бер түгел, йөз юрганы бардыр хәзер...

Әллә соң?.. Бүген бит интернеттан әллә кайлардан, әллә кемнәрне эзләп табалар. Бер Илсөярне тапмаска... Исән-саудыр, шәт... Олы кызының кулыннан телефон төшми, әйтсәң, «ә» дигәнче алдыңа бастырыр. Юрган да табылыр. Төнне исән-сау чыксалар, иртәгә үк кибетләрне, базарларны айкар, кызыл чәчәкле йомшак матур юрганны тапмый калмас. Әманәт иде бит ул! Туеңа бүләк итәрмен дигән әманәт иде! Белде бит, әнисе язган хат аша Илсөярнең кияүгә чыкканын да, малай алып кайтуын да белде Наҗия! Әманәтне генә кичектерә килде. Язмыш кулында үзенең дә меңнәр, миллионнар шикелле бер курчак икәнен аңламыйча, әллә ничек, хаталы яшәлде. Шөкер итә белмичә, әманәткә тугры була белмичә, китеп барыр көннәрне әллә кайда, Каф тавы артында дип күзаллап яшәлде.

Әнә карап тора инде Нәчтүк. Гомер буе бөртекләп җыйган, үзеңнән дә яшереп саклаган бар әйберең иртәме-соңмы торып калачак йә булмаса чыгарып ташлаячаклар дип, бер күзен ялтыратып карап тора. Үзең белән әманәтең генә ияреп китәчәк, дип, икенче күзе сынаулы төбәлгән. Алтын чәчләре дә ымсындырмый хәзер, тик бер генә теләк – соңармаска, соңармаска дигән теләк кенә йөрәкнең һәр тибешенә кушылып, Наҗиянең колагында кайтаваз шикелле чыңлый иде.  Автор: Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас: