Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 гыйнвар , 08:07

Кемнәр идек, кемнәр булдык

Шагыйрь Марат Кәримовка 94 яшь тулды!

Кемнәр идек, кемнәр булдык
Кемнәр идек, кемнәр булдык

Шагыйрь Марат Кәримовка 94 яшь тулды!

Бүгенге көн әдәбиятыбызның аксакалын чал гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм хәерле, үткен каләмле иҗатка чорналган гомер телибез.

 

КЕМНӘР ИДЕК, КЕМНӘР БУЛДЫК...

Уйлый-уйлый уелып китәм:

Кемнәр идек, кемнәр булдык.

Бөркет булып очар җирдә

Читлектәге кенәр булдык.

Кемнәр идек, кемнәр булдык...

Ясак итеп байлыкны да,

Намусны да түләр булдык.

Өндә төйнәр йодрыкларны

Төштә генә төйнәр булдык.

Кемнәр идек, кемнәр булдык...

Гөрләп чәчкә атар җирдә

Кырау төшкән гөлләр булдык.

Алтыннан да кыйммәт идек,

Очсызланган тиеннәр булдык.

Кемнәр идек, кемнәр булдык...

Ятлар атка атландылар,

Без аларга ияр булдык.

Кулдан төшкән богауларны

Кабат киеп әрәм булдык.

Кемнәр идек, кемнәр булдык...

Марат Кәримов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: