

Бер ханым сәгать унике сукканда “Тулы тормыш белән яшәргә!” дип теләгән һәм яңа ел каникулларында 15 килога тазарган.
**
Без хәзер Яңа елны каршылауны бәйрәм итмибез инде. Без иске елда исән калуны бәйрәм итәбез!
**
Мандарин – ул кышкы көнбагыш.
**
Яңа ел җитәргә бер көн кала иң кыен вакыт - суыткычта ашарга күп, әмма ашарга ярамый...
**
-Яңа елга сөенгән һәм сөенмәгән кешеләр арасында нинди аерма бар, беләсеңме?
-Нинди инде?
-Беренчеләренә 13нче хезмәт хакын түлиләр, ә икенчеләренә - юк.
**
5 гыйнвар – Русия халкының милли бәйрәме. Бу көнне яңа елда беренче тапкыр яңа ризык пешерелә.
Яңа ел – ул ирләрнең балаларын үзенең Кыш бабай икәнлегенә ышандырырга, ә хатынын үзенең кыш бабай түгеллегенә ышандырырга тырышу бәйрәме.
**
Дуслар белән безнең ел саен кабатлый торган традиция бар: 31 декабрьдә без йөрибез, ә 1 гыйнварда инде йөри алмыйбыз...
**
-Әти, иң нык соңга калып йөри торган поездны нинди икәнен беләсеңме?
-Юк,
-Син былтыр миңа бүләк итәргә тиешлесе...