

Хуҗа – кунакка:
– Син, Аллага шөкер, китәсеңме, әллә, Алла сакласын, тагын беразга каласыңмы?
**
– Әнием, мин тыныч кына утырсам, син бер теләгемне үтим дидең.
– Әйткән идем шул. Я, нинди теләгең бар?
– Хәзер кычкырыйм әле?
**
Теш врачлары да ялгыша. Ләкин бер кешене дәвалаганда мондый ялгышулар 32 дән артмый.
**
Рушан мәктәптән кайткач, әтисе сорый:
– Улым, сине бүген такта янына чакырдылармы?
– Әйе.
– Я, шуннан!
– Иртәгә сине чакырырлар.
**
Ике дус сөйләшә:
– Рәшиттән хатыны киткән.
– Шулаймыни? Кәефе ничек соң?
– Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.
**
Укытучы үзенең коллегасына зарлана:
– Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам – аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам – аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.
**
— Нихәл, күрше! Кичә сездә нинди бәйрәм иде?
— Хатын утыз яше тулуның ун еллыгын билгеләп үтте.
**
Абрам Изя янына керсә, тегесе стенадан обойларны кубарып маташа.
– Нәрсә, Изя, обойларыгызны алыштырасыңмыни?
– Юк, яңа фатирга күчәм.
**
Начальнигы – кул астында эшләүчегә:
– Карале, сиңа нәрсә булды? Карап торышка тыяна гына ир кеше идең кебек, көтмәгәндә-уйламаганда колагыңа алка тагып йөри башладың.
– Теләсәң-теләмәсәң дә тагарга туры килә.
– Нишләп?
– Бер көнне хатын безнең караваттан алка тапты.
**
Чикерткә – филгә:
– Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме? Ә менә мин кечкенә булсам да бик матур.
Фил, бер адым алга атлый да:
– Идең... – дип куя.
Фото: akrasdia.ru