Әдәбият
15 декабрь 2023, 05:12

Безгә Кыш бабай килгән

Чыршы бәйрәменә балалар өчен шигырьләр

Безгә Кыш бабай килгәнБезгә Кыш бабай килгән
Безгә Кыш бабай килгән

 Туңадыр

Яңа елда килде безгә

Кыш бабай кунак булып.

Башында – тирән бүреге,

Өстендә - җылы толып.

 

Бигрәк зәһәр Кыш бабайның

Алып килгән суыгы.

Үзе дә туңа бугай ул,

Бер дә салмый толыбын.

 

Табылды

Буран капка төпләрен

Кар белән каплап киткән.

Безнең ишегалдына

Кар тавы ясап киткән.

 

Тауда чаңгы шаурга

Теләк барын бар инде.

Тик табылмый чаңгылар,

Кая булдылар инде?

 

Эзләп-эзләп тапмагач,

Сизенде бит күңелем:

Кар астында калгандыр

Ул чаңгылар күмелеп.

 

Кирәк казып алырга,

Бик тә килә шуасы!

Ни эшлисең, казыдык.

Шуннан соңмы? Шуннан соң...

 

Көлке инде кемгә дә!

Кызык булды аз гына:

Чаңгылар да табылды,

Юкка чыкты тау гына.

 

Чыршы бәйрәмендә

Беркемне дә танымассың,

Кайсы төлке, кайсы бүре.

Кемдер килгән аю булып,

Керпе булган кайсыбере.

 

Каюм исә - Куян бүген.

Йөри куркып, посып кына.

Нигә курка, кемнән курка,

Йөрер чакта очып кына?

 

Курка бугай дусларыннан –

Сизмәсеннәр, белмәсеннәр.

Чып-чын куян икән бу, дип

Үрти-үрти көлмәсеннәр.

 

Чөнки килгән чагында ук

Трамвайда “куян” булып

Барган өчен контролер

Колагыннан алды борып.

 

Мин бәйрәмнәр яратам

 

Мин бәйрәмнәр яратам.

Бәйрәм бит ул күңелле.

Яңа күлмәктән генә

Йөрисең гел ул көнне.

 

Әни бәлеш пешерә -

Май чыжылдый табада.

Көлеп тора әти дә,

Күңелледер аңа да!

 

Кунак килә ул көнне.

Инде кунак килсәме?!

Күчтәнәчәләре белән

Шып тутыра кесәне.

 

Яки үзең барасың

Кунак булып берсенә.

Бәйрәмнәр күңеллерәк

Кунакка йөрешсәләр

Кешеләр бер-берсенә.

 

Мин бәйрәмнәр яратам.

Бәйрәм булса көн саен,

Тагын да күңеллерәк

Булыр иде, мөгаен!

 

Кыш

Буран кырларны

Төрә ак карга.

Ул бишек җыры

Көйли аларга.

 

Уҗымнар калын

Юрган астында.

Тирән йокыга

Талды барсы да.

 

Уяныр алар

Кышкы йокыдан,

Яз килер, кырлар

Арчылгач кардан.

 

Кыш бабайның шуклыгы

Шук та инде Кыш бабай-

Ап-ак карлар яудыра.

Минем чаңгыларымны

Кар астында калдыра.

 

Ишек алдын көрәргә

Туры килә аннары.

Кар көрәгәч, киңәеп

Китә ишек аллары.

 

Кыш бабайның шуклыгы

Шуңа күрәдер әле-

Кар көрә, дип чаңгымны

Юри күмәдер әле.

Соңгы юл

Чыршыларның

Гомере кыска -

Яңа елдан -

Яңа елга.

Чыршыларын

Кара урман

Әзерләде

Соңгы юлга.

 

Залда бәйрәм,

Зал гөр килә.

Чыршылардан

Нур бөркелә.

Чыршыларның

Соңгы төне

Үтә шулай

Җырлый-көлә...

 

Җырлый-көлә,

Елый-көлә...

Чыршылардан

Нур бөркелә.

Чыршыкайлар

Үлгәндә дә

Аягүрә

Җырлап үлә.

 

Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай, Кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

 

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне?

 

Без көттек бик күптән

Яңа ел килә дип.

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

 

Кулга-кул тотышып

Ясыйк та түгәрәк,

Әйдә, кил, Кыш бабай,

Әйләник бергәләп.

 

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең.

 

Кыш бабай килгән

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

 

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, давай!

 

Шугалак

Кыш ае. Көн җепшек.

Урамда шугалак.

Кешеләр атламый,

Баралар шугалап.

 

Нәниләр сөенә,

Уйныйлар кар атыш.

Кар бабай ясыйлар,

Кар катыш, су катыш.

 

Әбиләр, бабайлар

Атлыйлар вак итеп.

Юлларга басалар

Шак итеп, чак итеп.

Апалар чырылдый,

Егыла язалар.

Бозлавык куркыныч –

Чыкмасын казалар!

 

Атламыйм, мин киләм

Бары тик шугалап.

Кыш ае. Көн җепшек.

Урамда шугалак.

 

 

Фото: pokayadoma.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас