

Беренче Бөтендөнья сугышының кызган чагы. Икенде намазын укып “Амин” тотканда Зайруллин Тәкыйуллага Кызыляр волостыннан белдермә китерәләр. Шул көннән алты малай атасы сугышка чакырыла. Хәрби хезмәт – патша эше, бармый булмый.
Күпмедер вакыт сафка басып атларга, мылтык тотарга өйрәнгәч, яшь солдат Тәкыйулла сугыш кырына барып җитә.
Немецләр һөҗүменең берсендә Тәкыйулланың мылтык затворы ватыла. Рәсәй солдаты дошман солдатлары алдында кул күтәрергә мәҗбүр була. Тәкыйулла моңлы бала булмаса да, моңнар төште башына...Әсирләрне җәяүләп Германиягә озаталар. Тәкыйулла берничә әсир белән төнге ялга туктагач, каты яңгырдан файдаланып, отрядтан аерылып кача. Җилләр көчен тыйган беләкле, сугыш серен тойган йөрәкле ир уртасындагы крестьян малае “Нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләде. “Күл болганыр бер тонар, ил болганыр бер тынар”, дигән мәкаль исенә төште. Тәкыйулла өчен сугыш бетте. Аңа балаларын аякка бастырырга кирәк. Тәкыйулла бер поляклар хуторына бара. Пошынган һәм борчылган күңеле бераз тынычлана. Ишек алдында утырган олы яшьләрдәге кеше янына килә дә:
– Әссәламәгаләйкем, – дип, мәчеттәге кебек сузып әйтеп, исәнләшә. Ул аңлы рәвештә урыс, татар сүзе кулланып исәнләшми, гарәпчә исәнләшә дә, берничә урыс сүзләре белән үзенең кем икәнен аңлата. Моның файдасы булганмы, юкмы, Тәкыйулла үзе дә белмәгәндер. Әммә, поляк әсирне якты караш белән каршы ала. Урыс телендә “он” белән “она”ны аера белмәгән татар крестьяне белән ярым полякча, ярым урысча сөйләшкән польша крестьяны бер-берсен аңлыйлар. Поляк үзе дә яшь чагында сугыш төтенен иснәгән солдат икән, исеме Анджи.
Икенче көнне Рәсәйгә ничек кайту юллары турында сөйләшәләр. Көтмәгәндә Анджи шундый киңәш бирә:
– Мин сиңа үземнең иске киемне, ике тәгәрмәчле куларбамны бирәм. Син киенеп, шул арбага нидер төяп, Русия ягына атла. Сакалга баткан, крестьян киемендәге, арба тарткан кеше юлчылар арасында әллә ни шикләнү тудырмас әле.
Шулай килеп чыга да.
Арба тарта Тәкыйулла,
Сыза гына!
Артта кала бөтерелеп,
Тузан гына!
Ике көн атлагач, Тәкыйулла снарядлар, бомбалар шартлаган тавышлар ишетә. Икенче бер хуторга бара. Анда поляклашкан белоруслар яши икән. Авыл читендәге бер йортка керә. Карт кеше ишек алдында балта белән утын кисеп маташа.
– Исәнмесез, алла ярдәм бирсен! – Танышалар. Исеме Аляксий, фамилиясе Мнишкуру. Аляксий Тәкыйулланың исемен Такиол дип кабул итә. Тәкыйулла картның кулыннан балтасын ала да, алда яткан утын агачларын кисеп, ярып өеп куя. Йорт хуҗасының йөзе яктыра, рәхмәтләр әйтә. Сөйләшәләр. Кунакның алты малай атасы икәнен ишеткәч, Аляксий елмаеп кәләшенә, кәләше иренә карадылар. Бу хуплау билгесе булгандыр - Тәкыйулла бу йортта кунарга кала. Карчыгы юлчыны майлы бәрәңге боткасы белән сыйлый. Хуҗаның ике улы да сугышта икән. “Киленнәрдән уңмадык, менә шулай көнкүреп ятабыз карт көнебездә”, - ди, хуҗабикә. Хуҗаларының ризалыгы белән Тәкыйулла анда берничә көн була, ярдәмчесез картларга мөмкин кадәр булышлык итә, утын кисә, су ташый, куларбасына төяп, кәҗәләренә кышка азык ташый.
– Безнең якта “сыйлы көнең – сыер белән”, диләр. Сыйлы көнегез кәҗә белән булсын, –дип шаркылдап көлеп җибәрә Тәкыйулла.
Хуҗаның гади һәм хак сүзләре Тәкыйулланы шик–шөбһәдән арындыра башлады, күңелендә өмет үрләде, йөрәгендә кыюлык уянды. Кичкә таба икенде–ахшам намазларын укыды.
Белорус бик риясыз ачык, кызыксынучан да икән. Тәкыйулладан куларбасы турында сорады, арба биргән полякны мактап та алды. Русиядә яшәгән мөселманнар турында кызыксынды. Малайларны сөннәткә бирәләр икән, нәрсә ул сөннәт, дип тә сорады. Белорус, әлбәттә, “сөннәт” сүзен көлә-көлә башка сүзләр белән алыштырды. Үзе сөннәткә бирелгән Тәкыйулла малайларны сөннәткә бирүнең чын мөселманлык мөһере икәнен аңлатты.
Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Тәкыйулланы фронт сызыгын үтү кызыксындырды. Сөйләшә торгач, Тәкыйулла Аляксийдан шундый сүзләр ишетте:
– Безнең авылдан уңдарак сазлыклы җирләр башлана. Немец гаскәрләре дә, руслар да, андый җирләрне читләбрәк үтәргә тырышалар. Шуңадыр да, безнең авылга сугышның зыяны зур булмады. Син, улым, сазлыклы җирләрдә туп аткан тавышлардан ераграк урыннар эзлә. Алла ярдәм итәр әле, балаларың янына исән-сау кайтырсың. Тәкыйулла фронт сызыгын үтәрлек юл эзләп, ике көн сазлыклы җирләрне тикшерде. Көтмәгәндә, кыр дуңгызлары сукмагына килеп чыкты. Шул сукмак буйлап шактый гына атлап, сукмакның көнчыгышка таба юнәлгәнен сизә. Кичкә таба, куларбасын калдырып, авылдан чыгып көнчыгышка юнәлде. Шул сукмак туплар гөрселдәгән фронт сызыгы аша Рәсәйгә чыгарды.
Тәкыйулла уйланудан акылын җыя алмады, фронт сызыгын үткәч, Рәсәй кешеләрен очраткач, күкрәк тутырып сулыш алды да, кычкырып елап җибәрде.
Тәкыйулла авылына кайтты. Битен сыйпап җил исә, урам буйлап җилфердәп таллар үсә, тәрәзәләрдә гөл чәчәкләре җемелди.
...1941 нче елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Бер үк вакытта ул Икенче Бөтендөнья сугышының дәвамы да иде. Тәкыйулланың алты малае – Әгъләм, Зекерия, Хәерулла, Шәрифулла, Рәшит, Нурлыгаян, берсе артыннан берсе, хәрби хезмәткә алындылар, дөресрәге, сугышка киттеләр. Рәшит, Нурлыгаян өйләнмәгән яшь егетләр иде әле.
Бер ел да үтми, Әгъләм каты яраланып авылга кайта, берничә айдан вафат була. Сугышның беренче елында, дәваханәләр җитмәүлектән, кайбер яралыларны дәваланырга торган җирләренә кайтарганнар. Каты яралы Әгъләм дә шулай авылына кайтты. Нурлыгаян 1943 нче елның 14 нче сентябрендә Смоленск өлкәсенең Ельнинский районында геройларча вафат була.
Тәкыйулланың биш малае дошманны җиңеп, батырлыклары өчен төрле медальләр, орденнар тагып үз авыллары Югары Чатка кайттылар, дүртесе, сугыштан соң да, авылда яшәделәр, колхозда эшләделәр. Рәшит ун бала атасы (биш малай, биш кыз) булды. Сугыш кырларында геройлык күрсәткән Тәкыйуллин Рәшит хатыны Мәрүә белән герой ата-ана да булдылар.
Сержант Тәкыйуллин Рәшит 1945 нче елда демобилизацияләнгәч, әтисенең нияте белән, Германидән кайтышлый, Анджи яшәгән хуторны эзләп таба. Кызганычка каршы, Анджи күптән вафат булган. Рәшит барганда хуторда Анджиның малае яшәгән. Рәшит Анджиның туганнарына, бөтен хутор халкына әтисен үлемнән коткарганнары өчен рәхмәт әйткән. Хутор халкы Советлар Союзы сержанты, медальләр таккан Тәкыйуллин Рәшитне немец фашистларын тар-мар итү бәйрәме белән котлаганнар.
Рәшит хутор кешеләре алдында әтисенең соңгы сүзләрен кабатлаган:
– Мин әсирдә чакта каберем читтә калудан курыккан идем. Алла кушкандыр, мин үземә таныш булмаган кешеләрнең изгелеген күрдем, алар мине үлемнән коткарды. Балаларым кочагында дөнья белән хушлашам. Анджи кылган изгелекләре өчен оҗмахта булыр. – Тәкыйулла үләр алдыннан югарыда китерелгән сүзләрен шундый җөмлә белән тәмамлаган: “Йә, Аллаһ, йә Кәрим, үзеңнең рәхмәтең белән ярлыка инде игелекле адәм балаларының гөнаһларын”.
Нәдһәт Фәтхиев, техник фәннәр кандидаты,
Яңавыл районы, Югары Чат авылы