

Роберт МИҢНУЛЛИН шигырьләре
* * *
Табигатьтә — ак кыш. Әллә аккош
Сыйпап узган ак канаты белән?
Йә кар кызы узган буран атлы
Ак канатлы ап-ак аты белән.
Күрәсеңме, ап-ак энҗе бәсләр —
Чаганнарның кышкы җимешләре.
Бик килешер иде үзеңә дә
Табигатьнең кышкы чигешләре.
Кыш озынга китте, бик озынга...
Ә күңелем инде язга керә.
Күңелемә урын таба алмыйм —
Тыпырчына җаным язга күрә.
Гөрләп акты җаным кышта килеш,
Язга керсәм, белмим, чыдармынмы?
Син яраткан яздан, синең яздан
Исән-имин генә чыгармынмы?
Ә хисләрем гөрләвекләр булып
Тәгәрәми тора аздан гына.
Юләрләнеп сөюләрем минем
Аздан гына булды, яздан гына...
“Ак кыш”
Яратам мин ап-ак төсне,
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…
Ап- ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
Ява карлар, яңа карлар…
Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
Лилия Гарипова фотолары