

Пифагор теоремасының кирәге чыкмаган тагын бер көн азагына якынлашты.
**
Эх, Брежнев үзенең кашларының кызлар арасында нинди популяр буласын белми үлде шул...
**
Төрмә камерасында ике тоткын сөйләшә:
-Сине нәрсә өчен утырттылар?
-Куянны атып үтердем.
-Шуның өчен төрмәгә ябалармы?
-Кондуктор булып эшләсәң ябалар.
**
Галимнәр чүлдә бер ташбака тапканнар. Тикшергәч, аның 300 ел чамасы яшәгәне ачыкланган. Әгәр галимнәр табып алмаса, ташбака тагын да озаграк яшәр иде...
**
-Хәзер бөтен нәрсә дә түләүле! Бушка шул бер һава гына калды бугай инде.
-Алай дип ышанып әйтмәс идем. Гади шар 10 сум тора, кабартылганы -15 сум.
**
Бер әби кышны шәһәрдәге баласында үткәреп кайткан да, ахирәтенә: “И-и, җаныкаем, бер гаепләрем дә юк килеш төрмәдә утырып кайттым бит әле”, - дип сөйли ди...