

Базар шаулый. Бүген халык бирегә күпләп килгән.
Нәрсә генә сатмыйлар монда! Сатучылар да сатып алучылар да артыгы белән, бүген җаның теләгән бөтен нәрсәне табып, сатып алып буладыр кебек...
Әнә, кош-корт сата торган почмакта, баядан бирле каз сатучы үзе яныннан үтүчеләргә ихлас елмаеп: “Каз алып китегез, каз алып китегез!” – дип кычкыра. Бу сүз еш кабатланып, икенче мәгънә алган кебек – шуңа да, күп кеше сатучы кырыннан узганда ирексездән елмая. Ә каз сатучы һаман: “Каз алып китегез, каз алып китегез!” – дип, чын күңеленнән кычкырыуын белә.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова