

Якташыбыз Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тула. Мәшһүр әдип Башкортстанның Янаул районы Күчтавыл авылында туган, Янаулның беренче санлы татар мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан университетында белем ала һәм студент елларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый.
Нурихан Фәттах татар әдәбиятында икеләтә новаторлык үрнәге күрсәткән әдипләрдән санала. Хәзер Русиянең дә үзенчәлекле символы булып киткән Болгарны халык күңеленә “Итил суы ака торур” романы (1970) белән башлап җиткерүче язучы ул булды. Роман кат-кат йөзәр мең тираж белән басылды һәм популярлык казанды. Шулай итеп, әдәбиятыбыз тарихи-революцион романнардан узалмаган бер чорда ул, мең елга ераграк карап, Идел болгарларының ислам дине кабул итүен сурәтләде,изге Болгарга сүздән һәйкәл койды һәм үзеннән соңгы тарихи темага язучыларга үрнәк булды.
Язучыгың икенче новаторлыгы Бөек Ватан сугышы хакыйкатен әдәбиятта яңача сурәтләүгә кагыла. Аның “Кырык дүртнең май аенда” повесте (1965) зур авырлыклар белән башта “Артта калган юллар” исеме белән басылып чыга һәм әдәбиятыбыз тарихында яңа бер юнәлешне башлап җибәрә.. Соңрак мондый рухтагы әсәрләргә юл ачыла. М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (“Биектә калу”), М. Мәһдиев повестьлары, Хисам Камалов романнары һәм башкалар Н. Фәттахтагыча үткән дәһшәтне сурәтлиләр.
Шулай итеп, данлы якташыбыз белән без, башкортстанлылар, янауллылар лаеклы рәвештә горурлана ала. Заманында Нурихан ага белән очрашып сөйләшергә дә туры килгән иде. Ул якташы Әмирхан Еникине остаы, фикердәше һәм дусты, дип таныды. ”Халыкка фидакарь хезмәт иткәннәр барыбер халыкка , җәмәгатьчелеккә барып җитә. Бу хакта икеләнү булырга тиеш түгел. Аның классик буларак әсәрләре яшәячәк”,– дигән иде.
Үзенең соңгы вакытта фән белән шөгыльләнүе хакында да әйтте әдип:” Безнең тарих бик тирән. Аны ныклап өйрәнәсе дә өйрәнәсе!” – диде ул. Якташларына мөрәҗәгат ь итеп. Нурихан ага болай диде:”Якташларым белемле, аңлы булсыннар, бирешмәсеннәр, үз милли аңын,туган телләрен сакласыннар”.
Әдипнең җәмәгате Руфина ханым Фәттахова белән әдипнең 95 еллык юбилее хакында сөйләшеп алдык. “ Яңалыклар бар – Александр Долматов үз инициативасыбелән “Кырык дүртнең май аенда” повесте буенча фильм төшерә. Әле монтаж бара, мартта экраннарга чыгачак. Прототиплары Башкортстан җирлегеннән, үз авылында булган хәлләргә нигезләнгән. Финалны башкачарак сурәтләгән Нурихан. Гомумән, сугыш чоры өчен типик хәлләр тасвирлана әсәрдә.Күпме шул әсәр өчен Нуриханны тиргәделәр, ләкин хакыйкать барыбер җиңә. Әле Төркиядә “Сызгыра торган уклар” романының беренче кисәге басылып чыккан.
Нурихан үзенең әдәбият тарихындагы урынын бик яхшы аңлап эш итте. Аның рәсми исемнәргә , мактауларга бер дә исе китмәде. “Мин үземнең бөтен иҗатым һәм тормышым белән халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен”, – дип, 1962 елда ук көндәлегенә, карага манып, перо белән язып куйган булган. Шул мәсләк белән иҗат итте ул, һәм аның күрәзәлеген бүген заман раслап кына тора. Шуңа күрә мин киләчәккә оптимизм беләнкарыйм. Нурихан – киләчәктән килгән илче кебек, аның иҗаты беркайчан да онытылмаячак!”
****
Руфина Фәттахова – табибә, медицина фәннәре кандидаты. Якташыбыз, Яңавыл кызы. Студент чагында язучы Нурихан Фәттахка кияүгә чыга. Улы Алмас белән кызы Чулпанны үстерәләр. Хәзер Руфина ханым оныклары Шамил һәм Зөләйха шатлыгы белән дә яши. Данлыклы якташыбызга лаеклы тормыш иптәше була белгән Руфина ханым белән без Нурихан ага хакындагы истәлекләрне барлыйбыз. «Үпкәчел, тиз хәтере калучан, нечкә күңелле, кирәк вакытта кырыс һәм горур, кайчакта бала кебек беркатлы кеше иде ул Нурихан», – ди ул хәләле хакында.
Руфина ханым – ифрат зыялы, сабыр холыклы, мөлаем кешеләр затыннан. Халык язучысы Нурихан Фәттахның иҗат казанышларын күтәрүдә аның өлеше зур. Аның белән әңгәмәләребез сәхифәләрен барлыйм.
ҮКЕНЕЧЛӘР ДӘ БАР ШУЛ
- Руфина апа, сез мәшһүр татар язучысы Нурихан Фәттахның тормыш иптәше, арабыздан киткән әдип хакында сөйләшәсе иде. Нинди үкенечләр һәм юанычлар калды?
- Үкенечләр дә бар шул. Нурихан, мин өйгә кайтуга, бар эшне эшләп куя иде: кибеткә дә бара, ашарга да пешерә, бакчаны да карый,карны да көри. Мин шулай булырга тиеш, дип моны кабул иткәнмен икән. Шулар өчен, гомере буе хуҗалык мәшәкатьләрен тарткан, гаиләне кайгырткан Нуриханыма рәхмәтемне әйтеп бетерә алмадым кебек. Менә шул үкенеч булып калды.
- Оста пешерә идеме?
- Алай ук түгел, ләкин балалар ул пешергәнне яраталар иде. Сәбәбен дә беләм: чөнки ул бар итне ашка сала да бетерә, мин исә башка көнгә дә калдыра идем. Бүлебрәк салгач, тәме икенчерәк була инде.
- Нурихан ага язучы кеше, кеше рухы белән эш итүче үлемен дә алдан белгәндер, сизенгәндер. Васыяте, соңгы сүзе хакында сүз булмадымы?
- Ул чиренең җитдилегенә ышанмады да кебек. Чынлап та, ышанса... әллә ышанмаганга салышты микән?.. Аның ныклыгы, ихтыяр көче таң калырлык иде. Иң соңгы көнне, үләренә биш сәгать калабезгә Һашимова фамилияле министрлар кабинеты хезмәткәре килде. Туташ яшь, чибәр, матур киенгән иде. Хәл белүче кызга Нурихан бик матур комплимент әйтте. Мин:
- Кызны син күрдеңме соң? – дип сорадым.
- Мин чибәрне аерыр хәлдәмен әле, – диде һәм йоклап китте. Шуннан уянмады инде. Соңгы сүзе шул кызга әйткән комплименты һәм миңа җавабы булды.
ЯРЫЙ ӘЛЕ ТЫҢЛАГАНМЫН
- Көчле кеше иде инде, Нурихан ага?
- Аның тимердәй холкы, үз-үзен тотышы үрнәк булып калды. Әйтәләр бит: кеше кулына калмасам ярар иде дип. Ул кеше кулына калган иде инде, ләкин шул горурлыгы аркасында аны сиздермәде. Кешелек йөзен югалтмады: үзен көйләтеп, башкаларны борчып бармады. Соңгы көннәрендә мин аны өйдә карадым, системасын куйдым, даруын бирдем һәм тыңладым. Мәңгелеккә китәренә бер көн кала ул миңа бик озак сөйләде дә сөйләде. Күптән дөньядан киткән ата-анасы, туганнары, күршеләре, чордашлары хакында сөйләде. Мин аны бүлдермичә тыңладым һәм шуңа әлегәчә шатланып бетә алмыйм. Ярый әле шунда тыңлаганмын. Сәгать ярым бертуктаусыз сөйләде. Вакыты җитеп килгәнен чамалыйсы булган да бит, чамаламаганмын шул. Сорау да биреп булмый бит, васыять сыманрак сүз дә әйттереп булмый, чөнки ул әҗәл хакында сөйләшергә яратмый иде. Шулай да үләренә 5-6 көн кала ул миңа: «Кая соң синең эшеңнең нәтиҗәсе?» – дип кенә куйды. Мин бер генә дә юату сүзен әйтә алмадым, чөнки акыллы, барын да аңлап тора. Менә шулай: мин – табибә, дәвалыйм, ә нәтиҗә юк, савыгу юк.
Күрәсең, үзенең китәсен сизгәндә әйтте ул бу сүзләрен. Ләкин чиргә баш бирми, горур китте ул. Ялынмый, зарланмый... Сорасаң да: «Бер җирем дә авыртмый», – дигәннән гайре җавап бирми иде. «Теге даруыңны бир әле, аякка йомшак ката ал әле», дигән сүздән артмады зары. Тапочканы бик яратты, әле аның төсе итеп тотам. Дөньядан ничек китәргә икәнлеген аңлатып китте ул.
- Горур кеше иде инде?
- Әйе, гомер буе ул үз дәрәҗәсен белеп яшәде. Талантлардан гына көнләште. Ак көнләшү белән. Башкага исе китмәде. Ләкин принципиальлеге бар иде, һәм ул шуны күрсәтә, сиздерә килде. Бигрәк тә милләт, халык мәсьәләсенә кагылган әйберләрдә үз сүзендә, позициясендә бик нык торды.
- Кемнәр аңа якын иде?
- Яшьрәк чакта кордашлары белән якыннан аралаштык. Хисам Камал, Гарәф Фәрхетдиновлар. Соңрак олыларга тартылдык. Хәсән Туфан белән якынайдык. Юка пальто белән йөри дип, без аңа бәрән тиреле камзул да тегеп бирдек. Гомәр абыйның «Сарут»ына сокланып бетә алмады. Әмирхан ага Еники белән берничә тапкыр бергә ялда булдык. Иҗатын бик хөрмәт итә иде, сөйләшәсе сүзләре күп иде аларның. Әмирхан ага милләт өчен янып йөрүче үзебезнең кеше иде бит.
Татар әдипләренең үз гаиләләрендә татар мохитен булдыруына, балаларының туган телдә аралашуына бик игътибарлы булды. Шул хакта дусларын да кисәтергә мөмкин иде. Үз балаларыбызны татар мәктәбендә укыттык, хәзер оныклар туган телне бик яхшы белә. Без русчага күчсәк, оныклар шунда ук кисәтү ясыйлар. Татар интеллигентының, зыялысының гаиләсендә туган тел, мәдәният мохите булырга тиеш! Башкача булмый. Зыялының баласы туган телне белергә тиеш...
Бөек әдипнең хәләле аның истәлеген күз карасы кебек саклый һәм киләчәккә итү өчен барысын да эшли. Халык, мәдәният өчен бик кирәк бу олуг хезмәт!
Рәүф ИДРИСОВ,
доцент, филология фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фотода: якташлар: Ә. Баян, Н. Фәттах, Р. Гаташ