Әдәбият
22 ноябрь 2023, 17:21

Җиңүчеләр билгеле булды!

Иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары бүләкләнде.

Җиңүчеләр билгеле булды!Җиңүчеләр билгеле булды!
Җиңүчеләр билгеле булды!

Иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары бүләкләнде.

 

 

Яраткан шагыйребезнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтте.

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм сертификатларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе:

I урын. «Әллә юри, әллә чын» – Айгөл Әхмәтгалиева (псевдоним - Галәм);

II урын. «Тылсымлы пароль» – Гөлүсә Батталова (псевдоним - Айтишник Вахит);

III урын. «Аҗдаһаны җиңәр мәхәббәт» – Әлфис Гаязов (псевдоним - Суварлы).

Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя): I урын. «Кем җинде икән?» – Дилә Гыйльметдинова;

II урын. «Өрәкле йорт» – Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина (коллектив псевдонимы - Укулеле);

III урын. «Әти патефон алды» – Азалия Ибраһимова (псевдоним - Йолдыз)

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе:

I урын. «Мәдинә нигә елый?» хикәясе – Ләлә Гыймадиева (псевдоним - Каплан); II урын. «Шакмак туп» повесте – Лилия Сираева (псевдоним - Дус);

III урын. «Туган көн» повесте – Галимҗан Гыйльманов (псевдоним - Җан).

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе:

I урын. «Төшләрем» шигырьләр циклы – Гөлназ Хәйруллина (псевдоним - Гөл);

II урын «Йомгак кая качкан?» шигырьләр циклы – Илдус Диндаров (псевдоним - Әнсар Морат);

III урын. «Төнбоек» шигырьләр циклы – Ленар Шәехов.

Яраткан шагыйребез истәлеген мәңгеләштергән бу иҗади бәйгегә барлыгы 135 эш һәм алар барысы да псевдоним белән кабул ителгән.

Шагыйрь үзе исән булса, балалар әдәбиятының яшәвен, яшь каләмнәр тууын күреп сөенер иде, мөгаен. Рухы шат булсын!

Чыганак: татинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас