

Якташ шагыйрь Илдар Юзеев истәлеге
Яңавыл районы Ямады авылыннан бер гаиләдән Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең ике лауреаты чыккан. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Нил Юзеевлар. Быел Илдар абыйның тууына 90 ел тулды.
Илдар Юзеев М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенең беренче лауреаты, Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе иде.
Ул татар поэзиясендә үз шигъри мәктәбен тудыру дәрәҗәсенә ирешкән бәхетле әдипләребездән булды. Иҗатчының зурлыгын аның шәхес зурлыгы хәл итә. Шәхес бар икән – шагыйрь бар! Әдип шәхесен төзүче иң олы сыйфатлар – аның гуманизмы һәм үз халкының улы – гражданин булуы. Өстәвенә – әдәби талант. Менә шулар хәл итә дә инде шагыйрьлек язмышын. Илдар Юзеев – зыялы шәхес, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, остаз иде. Үзенең шагыйрьлеген ул бик гади итеп аңлаткан иде.
Очрашулар
МәшҺүр шагыйрь Һәм соклангыч кеше Илдар абый белән очрашу Һәм аралашу бәхете миңа насыйп булды. Хәтерем ялгышмаса, аны беренче тапкыр19 86 елның февралендә Муса Җәлилнең 8О еллык юбилей тантанасында күрдем. Анда җәлилчеләр Рушад Хисаметдинов, Фәрит Солтанбәков һәм Михаил Иконников та бар иде.
Берзаман халык тулы залга Сибгат ага Хәким бер төркем язучы-шагыйрьләр белән килеп керде. Остазны яшьрәкләр чолгап алган иде. С. Хәким үз свитасы белән килгән, дигәнрәк уй да күңелгә кереп калды. Һәм шулардан бары тик «коеп куйган шагыйрь» Илдар абый гына ныклап хәтердә сакланган, чөнки ул бик хисле итеп шигырьләрен укыды. Кабарып торган болыт кебек кап-кара чәчле, күзлекле мөлаем кеше иде ул. Иҗаты буенча белгән шагыйрьгә охшаган икән фикер дә шунда туды.
Туксанынчы еллар башында Уфаның «Рамазан» җәмгыяте, шагыйрьне олылап, опера театрында аның иҗат кичәсен үткәрде. Ә инде1995 елның җәендә «Болгарга сәяхәт» вакытында, якташларын сагынып, шагыйрь теплоходка үзе килде. Җыелган халык аны «Мәтрүшкәләр» җыры белән каршы алды. Иң күзгә ташланганы: шагыйрьнең гадилеге һәм аңа булган халык мәхәббәте булгандыр.
Шул очрашудан соң Илдар абый белән якыннанрак аралашу мөмкинлеге туды. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, «алыплар нәселеннән булган мәһабәт гәүдәле, талантлы Һәм тәвәккәл шәхес» Марат Шәрипов җитәкләгән «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге оештырган «Болгарга сәяхәт»ләрдә, Казанда «Сабантуй» гәзите редакциясендә, фәнни конференция Һәм төрле мәдәни бәйрәмнәрдә, Уфада аралашулар дәвам итте. Һәм алар беркайчан да тукталмас кебек иде...
1992 елда уфаның «Шәрык» радиосында ( хәзер “Роксана” радиосы) хезмәттәшлегем башлангач, журналист буларак та Илдар абыйга бик еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул Һәрвакыт та да бик теләп әңгәмәләрдә катнашты, радио өчен шигырьләрен укыды. Мондый тапшырулар даими рәвештә радиодан бирелә килде. Илдар абый якташларына бик хәерхаһ булды, туган ягына иҗатын җиткерергә омтылып яшәде. Уфада кайбер пьесаларын бастырып чыгару Һәм «Нур» театрында куйдыру уе да бар иде аның. Язган хатларында ул шул хакта сүз кузгатты.
Шагыйрь биргән пьесаларны театрга илтеп тапшырдым, ләкин шактый озак җавап булмады.Соңрак, әдипнең 7О еллык юбилее якынлашкан көннәрдә «Нур» театрындагы бер матбугат конференциясендә дә шул ук мәсьәләне рәсмирәк тә күтәрергә туры килде. Һәм, минемчә, дөрес җавап та алынды кебек: «И. Юзеев кебек үзенчәлекле драматургның пьесаларын куярлык режиссер әлегә бездә юк», – диделәр анда.
Шагыйрь хәләле
1998 елның мартында Илдар абый Тәфтилә апа белән Ә. Атнабаевның 7О еллык юбилеена килде. «Нефтьчеләр» мәдәният сараенда юбилей кичәсендә ул бик матур чыгыш ясады. Башлап ул юбилярга якташы Әмирхан ага Еникинең «кош кадәр генә сүзен» тапшырды: «Шагыйрь кем? Мин белмим. Исемнәрен яхшы беләм. Беренчесе – Тукай иде, соңгысы – Атнабай. Алар арасындагы бөтен бөекләрне санап тормый. Әмма Әнгам Атнабай да соңгысы булмас, дип бик нык ышанам. Котлы булсын Атнабайлы шигърият бәйрәме!»
Сүзен дәвам итеп, Илдар абый: «Атнабай безнең төбәкләрдә «Һади Такташ» исемле әдәби берләшмә төзеп, безне әдәбиятка тартучы булды. Ул ни өчендер шинельдән килде. Бәлки, башка киеме дә булмагандыр, бәлки, ул Такташның шинель киеп төшкән рәсеменә гашыйк булгандыр?.. Мин бүген шуны гына әйтә алам: без икебез дә Такташ шинеленнән чыктык. Әмма мин үзем Әнгамның шинеленнән килеп чыктым әдәбиятка. Рәхмәт сиңа, Әнгам!».
Икенче көнне шагыйрь БДУ студентлары белән дә очрашты, тормыш Һәм әдәбият, яшьлек Һәм мәхәббәт хакында гамьле сөйләшү булды анда. Якыннан, ихлас аралашу булганга, бу очрашулар гомерлек истәлек булып калды. Уфа буйлап сәяхәт иттек, Салават батыр һәйкәле янында булдык. аннан Әнгам абыйларга киттек. Анда да төп сүз поэзия, үткән тормыш сәхифәләре, шәхесләр хакында барды. Юбилярны арытмаска да ниятләп, Илдар абый белән Тәфтилә апаны үзебезгә дә алдык. Табын артында җылы сөйләшү, гәп тукталмады.
Тәфтилә апаны якыннан беренче күрүебез. Шуңа да ул игътибар үзәгендә булды. Илдар абыйдагы ифрат зур рухи көчкә ул да ия иде. Бер-берсен тын алышыннан, күз карашыннан аңлый торган, үзара ихтирамлы һәм игътибарлы соклангыч шагыйрь һәм аның хәләле иде алар. Илдар абыйның шагыйрьлекнең олы вазыйфасын үтәүдә Тәфтилә апаның нинди ышанычлы таяныч булуын да тойдык без. Ихлас, нәзакатьле һәм гади үзара мөнәсәбәтләр үрнәген күрсәтте алар. Шагыйрь хәләле нинди булырга тиеш, дигән бик четерекле сорауга да шундый җавап таптык кебек. Күнакханәгә илтеп куйгач та бергәләп гәпләшү озын-озак дәвам итте әле. Ерак юл алдыннан мөхтәрәм кунакларны арытмау кирәклеге генә бу утырышыбызга чик куйды. Бер хакыйкактькә дә төшендек: Илдар абыйны никадәр күбрәк беләсең, шулкадәр аның шәхесенә һәм иҗатына ихтирамны арта бара икән.
Затлылыгы – морзалыкта да
Чираттагы Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә Казан Кремле белән янәшә урнашкан «Яңавыл» кафесында якташлар җыелды. Бу күркәм бәйрәмгә Илдар абый мине дә чакырды. кунакларны кафеның хуҗасы Каниф Гафур улы Фазылов каршы алды. Яңавылдан чыккан Казанда яшәүче педагог Фәнил Исламов, җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин, профессор Фариз Харисов, халык шагыйре Илдар Юзеев белән очрашты. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарып, Нәфкать якташлык хисләрен тагын бер кат яңартты. Табынның иң түрендә, аның йөзек кашы, әлбәттә, Илдар абый Юзеев булды.
Яңавыллылар өчен ул иң абруйлы зат, чын халык шагыйре Һәм кадерле якташ иде. Шагыйрен кадерләгән халык үзе дә кадерле буласын бик дөрес аңлаган яңавыллылар Илдар абыйга булган ихтирам, горурлык Һәм рәхмәт хисләрен җиткерергә омтылды.
Иң истәлекле, иң кадерле, иң сәгадәтле, ләкин, кызганычка каршы, соңгы очрашу 2ОО2 елның җәендә «Боларга сәяхәт» вакытында булды. бу сәфәр шагыйрнең якынлашып килгән 7О еллык юбилеена багышланган иде. Илдар абый белән Тәфтилә апа вокзалга бик соң гына килеп төште. Кадерле кунакларны «Болгар сәяхәт» проекты җитәкчесе Марат Шәрипов белән каршы алдык. Сәяхәт вакытында теплоходта Илдар абыйның иҗат кичәсе үткәрелде. Анда язучы һәм дипломат Вахит Юныс, Фәридә Кудашева, Марат Шәрипов, Венера Шәрипова, Тәфтилә апа, Әлфия Юлчурина, Радик Динәхмәтов Һәм сәяхәтчеләр катнашты.
Шагыйрь хакында кереш сүз әйтү миңа насыйп булды. Чыгышымда мин шагыйрьнең бүгенге поэзиядә әйдәп баручы һәм классик булуын нигезләргә омтылды. Моның өчен әсәрләрен дә мисал итеп китерде. Тукай, Такташ, Туфан, Хәкимнәрнең традицияләрен дәвам итеп Һәм үстереп, үзенең шигъри мәктәбен булдыруы, әдип шәхесенең зурлыгы, гражданлык активлыгы, аның гуманизмы, поэтик осталыгына игътибарны юнәлттем. Дәлилләү өчен, «Олы җанлы шагыйрь-әдипләргә...», «Өлкәнәйгән бер хис», «Кара каен», «Татарча туабыз...», «Уйлыйсыздыр» кебек шигырьләренә мөрәҗәгать иттем. Кичәдән соң да иркенләп аралашу мөмкинлеге булды. Һәм шунда Илдар абый «Мин үзем дә мисал өчен нәкъ шул шигырьләремне алыр идем,” – диде. Шундагы озайлы әңгәмәләребезнең берсендә ул үз чыгышы хакында әлегә кадәр билгесез сәхифәләргә дә тукталды.
«Нәсел, дигәннән Р. Миңнуллин безне туганнар итеп саный, аның әйтүенчә, Робертлар нәселендә дә Юзәйләр булган. Һәм алар дворян-морза булырга тиешләр, башкаларның да шул хакта сөйләгәне бар. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа ышанмыйм да. Минем әти көтүче, ятим булган. Миндә морзалык та юк. Әмирхан ага Еникинең бөтен кыяфәтендә морзалар иде. Ә мин авызымны ачсам, аннан Һаман да бәрәңге күренеп тора» (Татар морзалары тарихы буенча белгеч Илдус Габдуллин әйтүенчә, Минзәлә якларында, чыннан да, Юзәй морзаларының биләмәләре булган. Аннан Р. Миңнуллинның кабинетындагы шәҗәрәдә дә Юзәй буыны бар иде – автор искәрмәсе).
Җан рәхәте булган мондый очрашулар беркайчан да тукталмас кебек иде, ләкин язмыш, тәкъдирне узып булмый. Илдар абый гомере буе романтик рухлы чын әдип, кешеләрне дөрес аңлап, аларга изгелек кенә теләүче әүлия, рухы гаять көчле шәхес, кодрәтле шагыйрь, зыялы, затлы мөлаем кеше булып гомерлеккә күңелдә калды.