+22 °С
Яңгыр


Зоопаркта бегемот авызын ачып иснәгәндә күршедәге аюның үзенә төбәлеп торганын сизеп ала.
–Нәрсә карап каттың?
–Эх, мин әйтәм, шундый авыз белән бал ашап карасаң икән ул!
**
Бер хатын ахирәтенә элекке ире турында:
– Мин аны 20дә очраттым, ә 23тә ташлап киттем.
– Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул...
**
– Улыгыз географиядән бик йомшак.
– Йомшак булмыйча: безнең эш хакы район үзәген өйрәнеп кайтырга да җитми ич!