

Тук-тук, тук-тук... тук-тук, тук-тук...
Бераздан бу туктаусыз кабатланган тавышка башкачарак, икенче тавыш та кушыла башлады:
Тук-тук, дзинь-дзинь... тук-тук, дзинь-дзинь...
Бактисәң, өстәлдәге стаканнар, бертуктаусыз селкенүдән, бер кырыйга шуышканнар да, калаклар бер-берсенә тиеп зыңлыйлар икән. Каршы килгән состав гудок биреп үтеп китте. Тәрәзәдә ниндидер авыл утлары чагылып калды. Уянып беттем кебек. Тагын бераз йоклап алырга иде дә. Үзем яткан өске полкадан төшеп, кыңгыраудай зыңлаган стаканнарны күчереп, араларына бөгәрләнгән газета кыскыстырдым да, яңадан ятып төш күрү хыялы белән өскә үрелдем. Тик йокларга язмаган икән: карашым өстәл астында торган ике ботинкага төште. Берцы. Афганда чакта без шундыйны кия идек. Тик мине алар түгел, бүтән гаҗәпләндерде: берсе аяк белән бергә!
Ә аскы полкада шул аякларның хуҗасы ята димәк. Мин вагонга кергәндә йоклыйлар иде күпләр. Ә мин янәшәдәге пассажирлар чыгарга әзерләнгән тавышка уянганмын димәк, күпме еллар буена саклык профессиональ халәткә җитү сәбәпле, аз гына үзгәреш тә уяткан. Каршы полкалар буш, пассажирлар, тавышланмаска тырышып, чыгу ягына агыла. Тиздән станция, димәк. Чыгасы пассажирларны искәртеп күрәсең, проводница бу табан килә...
-Сез дә уяндыгыз мени? Ул кабат сикереп торды әллә?
-Юк-юк, мин үзем... Мин сак йоклыйм... Ә ул... Нидән?
-Аңа гел бер үк төш керә. Төн эчендә берничә тапкыр сискәнеп уяна.
-Нинди төш?
-Минага эләккәне...
Шулчак ул кыймылдый башлады, еш һәм авыр тын алырга кереште. Мине чак кына читкә этәреп, проводница аны битләреннән сыйпады:
-Бар да яхшы. Ба-аар дааа яяя-ях-шыыы... Йокла... Бөтенесе дә әйбәт...
Пассажир, күзләрен ачып, безгә табан борылды.
-Кабат кычкырдым әллә?
-Юк-юк! Барысы да яхшы... бар да яхшы...
Минем яшләрдәге ир, күтәрелеп, өстәлгә якынрак утырды, протезларын киергә кереште. Маңгаендагы тирне сөртеп алды.
-Төшемдә өйгә кайттым. Әниемнең яшьле күзләре...
-Хәзер, мин чәй алып киләм.
-Әййе, мөмкин булса. Инде йоклап булмастыр. Күршеләр чыкты әллә?
-Яңа күрше сезнең хәзер, менә ул.
-Бик тә яхшы!– һәм миңа карап – Ә сез ераккамы? – дип сорады.
-Кичен – урында. Ә сез?
-Ооо... Әле... Мәскәүгә кадәр!
-Каян?
-Ерактан. Ерак Көнчыгыштан.
-Менә сиңа мә! Мин дә шул якларда яшәдем бит! Ун еллап! Амур өлкәсендә!
-Комсомольск. – Елмап кулын сузды. –Исемем Николай. Син кичер инде мине, йокым тыныч түгел минем.
Берничә минут эчендә танышып та өлгердек. Поезд туктады, вагонга яңа пассажирлар тулды.
-Карале, тик үпкәләмә генә, берәр нәрсә алып кермәссеңме?
-Нигә? Бар да бар...
-Юк, катырак...
-Ансы да бар!
Юлдашымның күзләрендә очкын чагылып китте:
-Мин юньләп эчмим дә инде...
-Ә без әз-әз генә. Һәрберсе өчен.
-Кайда хезмәт иттең? – Николайның тавышында тимер чыңнары яңгырап калды.
-Эшләдем. Шундый хезмәт бар. Кыргый, авыр...
-Спецназ әллә?..
Николай йөздә үзгәреп китте. Карашында үткәннәр шаукомы чагылып киткәндәй тоелды.
-Смирнов. Николай. Өлкән сержант. Афган. Часть номерын әйтеп тормыйм, гафу...
-Ә мине беләсеңдер инде... Менә, бу минем китап... – сумкадан алып аңа суздым.
-Карале... Әллә таныш булып чыктыгыз? – Чәй алып килгән проводница аптырап калды.
Николайның йөзе яңа тазартылган аел кояшта чагылгандай яктылык чәчеп тора иде:
-Интернетта укыган идем – менә очраштык!
Ә тәгәрмәчләр һаман суга-суга чакрымнарны үлчи баралар... Юк, алар араларны түгел, вакытны саный кебек. Һәр сугуы белән, йөрәк тибешедәй,безнең гомер агышын. Һәр мизгелнең кадерен белү кирәклеген искәрткәндәй. Гомер шул мизгелләрдән тора да бит.
Афганга Николай туп-туры учебкадан ук эләгә. Бөтенесе дә төштә кебек тоелган хәлләр гадәти тормыштан бөтенләй нык аерыла: монда бөтенләй башка тормыш кыйммәтләре. Беренче инструктаж...
-Моңа кадәр укып алган белемегезне онытыгыз!!! Монда сезнең таныклыкларыгыз да, дәрәҗәгез дә, туган-тумачаларыгызның кем булуы да бернинди әһәмияткә дә ия түгел! Монда исән калу мөһим! Исән калу һәм җиңеп чыга алу! Ә моның өчен сез барыгыз да бер җан, бер тән итеп хис итәргә тиешсез!
Күбесен башта аңлый алмады Николай. Тик аны үз канаты астына алган инде бер ел хезмәт иткән, “бабай” булып исәпләнгән, шулай ук Николай исемле солдат, әкеренләп аңардан чын мәгънәсендә яугир тәрбияләде. Телен аркылы тешләгәнче җикте, әлбәттә, ә тәҗрибәне бирде! Бар да булды. Атышлар да, хәрби операцияләр дә, беренче югалтулар да, әлбәттә, тыныч көннәр дә... Бер ел шулай үтеп тә китте. Алар инде бер-берсен сүзсез аңларга, бер- берсенә сүзсез ярдәм кулы сузарга өйрәнеп беткәннәр. Шуңа да өлкән Николайны озату күңеле өчен нык авыр иде аның. Тик нишлисең, инде алмаш та килгән, остазы кебек үк аңа да чираттагы өйрәнчек – яшь солдат килде... Уртанчы Николай да традицияга әйләнеп барган гадәтне үзгәртмәде – аның өйрәнчеге дә Николай атлы булды... Инде тамырланып барган традицияга ярашлы алар, өч Николай бергәләп, буш гильзаларны муенсадай итеп тезеп, өлкән иптәшенең муенына элделәр, бүтән беркайчан да кулга корал алырга туры килмәсен дип, ил чиген чыккач та Термез ярында тантаналы рәвештә ташлау өчен кирәк иде ул. Тик һәр көтүдә бер тычкак сыер булган кебек, армиядә дә юньсезләр очрый: берсе шул буш гильзаларга тутырып, героин алып кайтмакчы була – һәм эләгә! Тантаналы гадәт тыела. Частьтән чыкканда ук ташларга туры килә. Тик солдат ышанган билгеләр – изге, бозу бик тә начар. Ике Николай да моны күңелләре белән аңласалар да, бәлә булырын тойсалар да берни эшли алмыйлар бу очракта. Кандагар аэропортына кадәр 4 сәгатьлек юл, әллә күпме куркыныч урын, теләсә каян дошман һөҗүм итүе мөмкин. Аһ, нинди начар сиземләү җанда!
Шулай булып чыкты да – ярты сәгать тә үтмәде, юлга чыккач та диярлек, тоташ ут астында калдылар. Ике якта да таулар, юл тар... Борылырлык та, яшеренерлек та урын юк. Частька шунда ук хәбәр килсә дә, шунда ук ярдәмгә чыксалар да... Яуда бит һәр мизгел мәңгелеккә тиң. Алдан барган БТР минага эләгеп, кыйммәтле минутлар югала. Барып җиткәндә инде соңгы патронгача атышкан яралыларны һәм мәетләрне җыярга гына кала... Николай, аңлаешлы булсын өчен “уртанчы” дип әйтик, “Урал” туктап беткәнче үк башкалар белән бергә сикереп төшеп, аяусыз атышка кушылды. Тик гасырлар буе сугышкан Афган халкы бу тауларда инде күп тапкырлар алышкан, монда һәр ташка инде күп тапкыр кеше каны тамган. Таулар җир асты юллары белән тишкәләнеп беткән. Ә ул юллар төрле тозак-капкан ише куркынычлар белән шыгрым тулы – керүдән кермәвең дөресрәк... Дошманнарны эзәрлекләп, Николай да алга ташланды, яңгырдай яуган пулялардан ышыкланмак булып, янәшәдәге таш артына тайпылды. Нәкъ шул мизгелдә шартлау яңгырады. Көчле түгел. Тәңгәл аяк астында...
Санчастьтә генә аңына килде. Корпуссыз минага баскан икән. Андыйларны чигенгәндә “дух”лар ыргытып китә. Ташка, яфракка, нинди дә булса бөҗәккә охшатып ясалганлыктан аяк астында алар күзгә бик чагылмый:. Алар әллә ни көчле түгел, бәлки үтермәс тә, ә яралап сафтан чыгара. Менә Николайга да... Үкчәсен чәрдәкләп изә, ә уң аягында ачык яра: сөяге сынган. Доктор карауга чират җиткәндә, инде зарарлану өметсез хәлгә җиткергән була.
Наркоздан соң күзләрен ачканда, аңа операция уңышлы үтте, диләр. Уңышлы... Ничек инде уңышлы булсын, егермесе дә тулмаган егет ике аяксыз калгач...
Егермедән артык яралы яткан дөем палатага күчергәч, Николай таныш тавыш ишетеп кала. Шундый хәлсез, көчсез, чак ишетерлек. Бу бит аның өлкән иптәше, дусты, бабае – Николай!
-Исән... Тере димәк... – аның күзләре мөлдерәмә булып яшь белән тулды. Шатлык яшьләре белән. Аның кадерле кешесенең исән калуына, янәшәдә булуына. Әййе, яралы, әййе – хәлсез... Тик тере бит! Аның исән булуы бу мизгелдә иң мөһим яңалык. Иң зур шатлык. Янәшәңдә якын кешең булуы – үзе зур дава.
Обход вакыты. Доктор, аякларын караганнан соң бер генә сорау бирә:
-Аякларыңа ампутация ясарга туры килде. Белә идеңме?
-Әййе. Тагын... Мөмкин булса... Минем дустым – Николай кайдадыр шушы палатада... Тавышын таныдым... Янәшә салмассызмы?
Шунда булган шәфкать туташлары ачкан авызларын яба да алмыйча аптырап калдылар: аяксыз калганына түгел – дустының хәленә көя!!!
Ә инде ярты сәгатьтән алар янәшә койкаларда яталар. Доктор аңлый аларның хәлен.
*
-Ә Николай, дустың, терелдеме соң?
-Әййе... Аның тәне иләк кебек, пуля тимәгән җире дә калмагандыр. Күбесе үтәләй. Тик ике кайпылчык кабыргаларын җиереп тирән кергәннәр. Ул кайпылчыклар да төрле була бит. Кайчак шартлаудан таш кисәге оча – снарядтан кәм түгел. Балчык белән, пычрак белән... Шул пычрак аркасында аягын кисәргә туры килде дә инде. Гангрена куркынычыннан. Нишлисең инде... Иң мөһиме – исән калуым! Озак яттык янәшәдә. Башта мин дустының күңелен күтәрергә тырыштым. Аннан – ул миңа аякка басарга ярдәм итте. Протез белән беренче адымнар – коточкыч! Дустым янда булмаса, белмим, түзә алмас та идем бәлки. Яхшы медицина, докторлар – бу әйбәт, әлбәттә. Тик яныңда кадерле кешең булуы – иң зур дава! Никлай гел янәшәдән атлады, гел күңелемне күтәрергә тырышты – ә бит үзенең дә ягәүдәсе яртылаш кына камил... Үпкәләренең яртысы гына, уң кулы, аягы чак тыңлый. Бер-беребезгә нык таяныч булдык инде ул чакта!
-Ә... Өйдә... Беләләр идеме соң яраланганыңны?
-Син нәрсә... Минем елга аша булганны да хаттә! Чирле иде бит әнием... Иде... Йөрәге... Күтәрә алмаган...
-Ни булды?
- Шушы бәләгә дүрт-биш көн кала, мөгаен... Безгә йөк килде. Корал, боеприпаслар шунда... Азык-төлек тә инде... Шул солдатлар арасында бер егет бар иде, Лёха, күрше авылныкы... Чираттагы хатында мине очратканын язган! Барын да тасфиллап язган! Ә мин бит әниемне борчымаска Ташкентта хезмәт итәм, көньк җиләк-җимеше ашыйм, дип яза идем. Сугыш турында бер сүз әйтмичә! Конверттагы штемпель буенча белми бит ул минем сугышта икәнне! Анда барыбер Полевая Почта гына күрсәтелә... Мин бит аңыма килү белән иң беренче “Әниемә хәбәр итә күрмәгез, авырый ул” – дигән идем. Ә бу хайван бөтенесен язган. Янәсе, ничек итеп үзе мине носилкага җыеп төягән... Үзе шунда булгандай! Әниемә укытканнар!!! Түзмәгән йөрәге... Мин күмәргә дә кайта алмадым... Ятып кына торган чагым. Озак яттым, әйтәм бит. Коля мине йөрергә өйрәтте дип. Өр-яңадан. Протезларда. Аны бераз иртәрәк чыгардылар. Адреслар алышкан идек инде. Алдан белгән кебек үзенә чакырды. Комсомольск шәһәренә. Ә мин... Госпитальдән чыгу белән әниемнең каберенә булса да барып килим дип, кайту ягына. Безнең өйдән берни калмаган: әни үлгәннән соң талап бетергәннәр. Киттем Лёшка янына. Бөтен җан ачуым белән тарттым берне солдатча иттереп. Ә ул күтәрмәләрне очып үтеп җиргә сеңде дә, башка кыймылдамады. Борылдым – киттем. Китим моннан тизрәк дип. Коля янына. Тик кыймылдау белән диярлек автобусны сиреналар акыртып милиция машинасы кысып туктатты. Мине әллә нинди җинәятчене тоткандай сөйрәп чыгардылар. Кайсыдыр төртеп җидәрде – баскычтан аска очтым. Протезлар ычкынды. Ә арттан котырып акыралар: “Тот! Кача!” Бер акылсызы һавага да атты әле!Ябып куйдылар. Читлеккә. Аннан инде сорау алу. “Ни өчен үтердең? Ни өчен качтың?”
Лёшаның хатыны шалтыраткан булган милицияга. Телефон өйләрендә булган бугай... Ул хайван аңын гына югалткан күрмәгән. Мин бит военкоматка да кермәгән идем, шул мине коткарды да. учётка басмаган булгач, өлкәгә хәбәр иткәннәр. Ә таң атуга Борноулдан килеп тә җиттеләр! Өлкән яштәге кеше, майор, исем-фамилиясен хәтерләмим, РОВДга керү белән барысын да үз урыннарына утыртты! Миннән сорау алган вакыт туры килде. Берсе мине арттан богазыма басып дубинкасы белән буа иде. Ишек ачылап та китте – майор кычкырып та җибәрде:
-Отставить!
-Чыгыгыз кабинеттан... – следователь башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмады. Майор белән килгән ике солдат, затвор тартып инде ут ачырга әзер торалар иде. Майор өстәлдәге кәгазьләрне алып бер сүз дәшми укыды да, Лёханың хәлен сорап берничә сорау бирде. Аннан больницага шалыратып белеште: егылу сәбәпле җиңелчә зарарлану...
-Кая мәет?
-Нинди мәет? – следователь ни дияргә дә белмәде.
-Сезнең Алексеегызның. Шушы яугирнең әнисен үтергән өчен йодрык эләккән!
-...
-Кайда дип сорыйм!!!
-Өендә... Ул...
-Китерегез монда! Кичексездән!
Лёшаны алып килгәнче, ярты сәгать вакыт эчендә, майор РОВД начальнигы белән дә, “тотарга” барганнар белән дә сөйләшеп өлгерде, богазга басканына да үз дубинкасе белән эләктереп алды. Шәп тартты ул аңа – бишенче почмакны табар иде мөмкин булса! “Лёша туганым минем – болай кадырмаячакмын!” – дип ажгырды. Так начальнигы аны “Үз теләгең белән кит эштән! Юкса төрмәдә чериячәксең!” – дип кистерде.
Лёшка башта акланмак булган иде дә, тик соң... Майор аны тыңламады да кебек. “Повестка җибәрербез. Кабат дары төтене иснәрсең. Никтер миңа бу синең соңгы маҗараң булыр, дип уйлыйсы килә...”
-Арагызда бармы аның белән китәргә теләүчеләр?
Кабердәгедәй тынлыкны кабат майорның тавышы бүлде. Кыска төгәл сүзләр һәрвакыт тиешле урынга тәңгәл барып җитә. Башкача уйларга мөмкинлек кадырмыйча.
-Я, Николай, берәр нәрсә әйтәсең килмиме бу тыл күсесенә?
-Юк, иптәш майор!
-Шундый җавап көткән идем дә инде. Кул кысышып ныгытып куегыз бу эшне! – ә үзе чак елмаеп күз кысып куйды.
Куллар кушылды. Кысам. Тагын да ныграк кысам. Лёха башта түзде. Кып-кызыл булды, ә мин һаман кысам. Сөякләре шытырдый башлады. Тезләнеп, елый башлады, идәндә үрсәләнде...
-Өлкән серңант Смирнов! Ничек... Тынычлык?
-Нәкъ шулай, иптәш майор! Тынычлык!
-Алайса... Киттек!
Тагын бер көч бирдем дә, җибәрдем:
-Әнием өчен бу...
Лёшаның кулы идән мунчаласы хәленә килгән иде. Аягын югалтканнарның куллары көчле була. Тимер кебек. Бәлки хәзер бар таяныч шул кулларда булгангадыр. Ә бәлки күрәалмау, үч алу теләге кешегә өстәмә көч бирәдер. Ничек кенә булмасын – Лёша кирәген алды. Тик изге эшкә җанын салып түгел... Ә бит мин аның белән, теге вакытта, Афганда, солдат паёгын бүлешкән идем...
Ул мизгелдә безне ишек төбендә көтеп торган “Волга” минем өчен әкияттәге алтын каретадан да могҗизарак тоела иде! Руль артында утырган лейтенант, чыгып ишекләрне ачты.
-Николай, алга утырмыйсыңмы?
-Юк, иптәш майор, мин артка, егетләр белән.
-Шулай диярсең дигән идем дә...
Барганда майор үзенең Афганнан кайтып монда эшли башлагач, күпләрнең, шул Термез аръягына эләккәннәрнең шәхси эшләрен карап чыкканын, аларның хәзерге хәлләрен күз уңында тотарга тырышканы турында сөйләде. Аеруча сәләмәтлеген югалтканнар турында. Төрле түрәләргә барганын, намуска чакырганын, ярдәм сорап та берни җиңә алмаганы турында... Майор тынып калды.
-Фёдорыч... Туктап китик әнә теге магазин янында. Бәйрәм бит бүген, ни дисәң дә! Хаклык җиңеп чыкы бит! Тик бар микән ул хаклык җир йөзендә?
Әнә шулай киттем дә инде мин Косомольск шәһәренә. Хәзер гаиләм бар, балалар. Котедж бирделәр. Ике гаиләлек. Шунда яшибез. Бер зур гаилә булып. Балаларыбыз бергә мәктәпкә керделәр. Берсе өчен берсе янып торалар. Менә, синең китабыңны алып кайтып биргәч, ничек уйлыйсың, ышанырлармы күрешкәнебезгә?
-Ышанырлар, Коля, ышанырлар. Безең күргәннәрне башкаларга күрсәтмәсен...
Менә, Мәскәүгә юл тотам. Яңа протез көтә мине анда. Электроника белән! Искесеннән күпкә әйбәтрәк, диләр! Тик үз аягыңа җитәме соң...
Көн мизгелдәй үтеп тә китте. Сизелми дә калды. Инде вагоннан чыкканда, кисәк кенә башыма бер уй килде. Килде дә аңымны әсир итте. Язарга тиешмен мин бу турда! Мәңгелеккә калсын өчен... Киләсе буыннар белсен өчен сугышның нинди аяусыз, дәһшәтле, куркыныч булганлыгын...
Илгиз Әхмәтов.