Әдәбият
29 август 2023, 10:35

Туфан исеме мәңге тынмас

Бөтенрусия драматурглар семинарында безнекеләр дә катнашты.

Туфан исеме мәңге тынмасТуфан исеме мәңге тынмас
Туфан исеме мәңге тынмас

Бөтенрусия драматурглар семинарында безнекеләр дә катнашты.

 

 

25--27 август көннәрендә Татарстан Язучылар берлеге  Кама Тамагы районында үткәргән Туфан Миңнуллин исемендәге 4нче Бөтенрусия драматурглар семинарына тоташ илдән 30 каләм иясе арасында Башкортстаннан 3 кеше -- күренекле сүз осталары Наил Гаетбай, Тәнзилә Дәүләтбирдина һәм Халисә Мөдәрисова чакырылды.

Халисә Мөдәрисова -- шагыйрә, прозаик, драматург ("Бәхет хакы" мелодрамасы Башкорт академия драма театры сәхнәсендә дистә елдан артык уңышлы бара), озак еллар "Сәхибжамал" төбәк оешмасының Нуриман районы бүлекчәсен житәкләде, әүдем жәмәгатьче.

25 августта семинарга килүчеләр Муса Жәлил һәм көрәштәшләренәбагышланган мәрәсимдә катнашып, каһарман шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Аннан ике көн дәвамында әдипләр өр-яңа, бер дә басылмаган драма әсәрләре укып, маһир аксакалларның, тәнкыйтьчеләрнең киңәшләрен тыңлады, фикер алышты, фәһем туплады, азакта Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым белән бергәләп мәшһүр язучының туган йортында булды, андагы музейны карады.

Динә Морзакаева.

Туфан исеме мәңге тынмас
Туфан исеме мәңге тынмас
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас