

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында билгеле башкорт шагыйре, Көньяк Уралда туган Сәләм Галимов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылды.
Фикер алышу мәйданчыгында Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев, Санкт-Петербург Милләтләр йорты директоры Алексей Карлов, “Бөтендөнья башкортлары Корылтае” халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Санкт-Петербург башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова, җәмәгатьчеләр, галимнәр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Сәләм Галимовның җирләнгән урынын эзләү мәсьәләсе, Уфа һәм Санкт-Петербург архивларындагы документлардан яңа мәгълүматлар каралды. Шулай ук спикерлар классикның истәлеген аның туган ягында, Чиләбе өлкәсенең Сосновка районында мәңгеләштерү эше турында сөйләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча архив документларын, шулай ук фото һәм видео материалларын, Сәләм Галимовның замандашларының көндәлекләрен ачыклау буенча тикшеренүчеләрнең эшче төркемен булдыру турында карар кабул ителде. Шулай ук Санкт-Петербург Милләтләр йорты каршындагы Яшьләр советына проектны башкаручы булырга тәкъдим ителде.
Чараның рәсми өлешеннән соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар Сәлам Галимов җирләнгән булырга тиеш дип саналган урынга юл алды.