

90 елларда булган бу хәл. Гадәти тулай торак, кайчан да ач студентлар... Алар арасында Сәлим исемле егет тә бар. Укуга караганда эчәргә ныграк ярата ул. 6 көннең 4сендә салмыш йөри.
Көннәрдән бер көнне Сәлим тирән махмырдан уянган да, лекциягә дә барып килергә кирәклеген исенә төшергән. Ничек “терелергә”? Тавык шулпасы пешерергә булган бу. 90 еллар бит инде, онытмыйбыз. Кибет киштәләрендә яткан тавыкны төштә генә күреп була. Сәлим сумка төбенә яшереп куелган «Галину Бланку» шакмагын тартып чыгара. Кәстрүлдә су кайнатып чүлт итеп шакмакны сала да, кырынырга китә. Аңлап торасыз, төс-кыяфәт “ташка үлчим”!
Тулай торакта аш бүлмәсе бөтен катка берәү бит инде. Сәлимнән соң анда авылдан нәнәсе җибәргән чын тавыкны күтәреп күрше кызы чыга. Аның да максаты шул ук - тавык шулпасы пешерү. Тик чын тавыктан. Кемнең башына беренче килгәндер, әйтүе авыр. Әмма аш-су бүлмәсендәгеләр Сәлимне шаяртырга була. Чын тавыкның озын тырнаклы тәпиен кисеп алалар да, салмыш егетнең кәстрүленә салалар. Дөресрәге капкачы астыннан күренеп торырлык итеп, тыгып куялар. Һәм барысы да кызык карарга җайлырак урын сайлап, барып басалар. Ярты тулай торак җыела монда.
Тиздән кырынган, чибәрләнгән Сәлим аш бүлмәсенә әйләнеп килә. Ишектән керә-керешли кәстрүлдәге үзгәрешне сизә. Кәстрүл – аныкы, ә тәпи кайдан? Тирә-якка күз ташлый. Барысы да нидер эшләгән була, әмма башка тавык та, тәпи дә күренми. (Мондый тамаша хакына күрше кызы соңрак ашарга да риза иде бит. Кәстрүлен бүлмәсенә илтеп куйган иде).
Егет капкачны күтәреп, тәпине тотып карый да кычкырып:
-Җитте, Сәлим, эчүеңне ташла! – дип куя.
...Бу кадәр көлүнең тулай торакта башка яңгыраганы булмагандыр. Соңрак дуслары барысын да сөйләп бирә, әлбәттә. Әмма эчүен Сәлим студент шул көннән соң чынлап ташлый.