Әдәбият
20 август 2023, 08:58

Иң кыйммәтле байлык

Әнисеннән башка бушап калган нигездә озак тора алмаган ул. Өйне карап чыккан да, китәргә ашыккан. Шулай да түр башындагы шкафта теге тартманың юклыгын искә алган...

Иң кыйммәтле байлыкИң кыйммәтле байлык
Иң кыйммәтле байлык

(риваять)

Бер малай өй түрендәге шкафта торган кечкенә тартмада нәрсә барлыгын сорап, әнисен йөдәткән. Ә әнисе һәрвакыт: “Анда минем иң кыйммәтле һәм кадерле әйберем саклана”,- дип җаваплаган, әмма беркайчан да ачып күрсәтмәгән.

Вакыт үткән, малай үскән, читкә чыгып киткән, гаилә корган. Буш вакыты да азайган, әнисе янына да юлы бик сирәк төшкән. 

Ә бер көнне әнисенең бакыйлыкка күчүе турында хәбәр килгән. Инде ир булган малай туган йортына кайткан. Әнисеннән башка бушап калган нигездә озак тора алмаган ул. Өйне карап чыккан да, китәргә ашыккан. Шулай да түр башындагы шкафта теге тартманың юклыгын искә алган.

Ә өенә кайткач, өч көн үтүгә посылка килгән. Җибәрүченең әнисе икәнен күреп, дертләп киткән ир, шулай да посылканы ачкан. Аның эчендә теге тартма булган. Ә тартма эчендә алтын кул сәгате һәм әнисенең “Минем белән үткәргән һәр минутың өчен рәхмәт, балам” дигән язуы яткан.

Якыннары белән үткәргән вакыт кеше өчен иң зур байлык һәм иң кыйммәтле әйбер икәнен шунда аңлаган ир.

Вакыт бик тиз үтә, гомер секунд саен кыскара. Якыннарыгыз белән вакытыгызны мөмкин кадәр ешрак үткәрегез.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас