Әдәбият
19 август 2023, 06:45

Җиңүчеләр билгеле

"Урал батыр" төбәкара конкурсы тәмамланды.

Җиңүчеләр билгелеҖиңүчеләр билгеле
Җиңүчеләр билгеле

Башкортстанда "Урал батыр" эпосын сөйләүчеләрнең төбәкара конкурсы тәмамланды.

Гран-прига Республика инженерлык лицей-интернатының 10 сыйныф укучысы Рәзинә Шахмуратова ия булды.

1 урынны Бөрҗән районы Иске Собхангул урта мәктәбе һәм Зилаир районы Юлдыбай авылы балалар бакчасы иҗат коллективлары алды. Моннан тыш, Регина Галиева (Белорет районы), Розалия Буранова (Бөрҗән районы), Исмәгыйль Ягануров (Бөрҗән районы) 1 урынны алды. 2 урынга Миләүшә Дусиева (Бакалы районы), Язгөл Хәйруллина (Ишембай районы), Аида Юмагузина (и.Т.Йосыпова) чыкты. 3 урынга Ләйлә Тимергалиева (Стәрлетамак шәһәре), Илһам Рәхимов (Гафури районы), Әделәй Әминева (Баймак шәһәре) лаек булды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас