Әдәбият
19 август 2023, 09:35

Без дә булырбыз әле, берзаман...(ХИКӘЯ)

Басуда шул саламны төягәнче, башкалар алып китмәсен әле диптер инде, кызыл тасма бәйләп куйган идек.

Без дә булырбыз әле, берзаман...(ХИКӘЯ)Без дә булырбыз әле, берзаман...(ХИКӘЯ)
Без дә булырбыз әле, берзаман...(ХИКӘЯ)

 –Әнә, өелеп тора шунда, почмакта салам киплары! Күңелегезгә кайсысы ошый, шунсын сайлап салыгыз машинагызга. Яхшы кысылган саламнар, курыкмагыз, кайсысын салсагыз да таралмас! Эшнең шулай җиңел генә хәл ителгәненә сөенеп, сыпырттык теге почмакка. Килеп туктадык өемнәр алдына . Каранып та өлгерә алмадык, икебезнең дә күзләр шул кипка төбәлде...

Сыерны бетердек узган көздә.Эй авыр булды ничә еллар асраган сыерны ихатадан чыгарып җибәрүе. Колхозчы колхозчы инде, гомер буе куллар сәнәк, көрәк тотып өйрәнгән бит инде. Нишләрбез икән, озын җәйләрне печән эшләмичә ничек үткәрербез икән дигән уйлар башта. Әллә сыерны артыннан барып, кире борып алып кайтыйк микән уйлар да килә башка. Сарайлар буш, малай, иртәләрдә чыгып йөгергән чаклар да булды, чиләк тотып, сыер саварга.Кырык ел көндә тотып эшләгән эшеңнән аерыл әле...

Күнектек тора-бара, кеше күнекмәгән ни бар соң бу дөньяда. Шулай тынычлана барып яшәп ятканда, җирле идарәдән кәгазь килеп төште.”Пай җиренә салам киплары таратыла. Басудан барып алуыгыз сорала! Бер пай җиренә өч кип.” Димәк ,безгә, ике пай җиренә алты кип. Аптырашып утырабыз шулай баш ватып. Алып кайтырбыз ул анысы. Кыш буе ындырда утырыр инде. Язын кая куярбыз? Башта уйлар өермәсе.Бәй, ничек кая куябыз? Берәрсенә бирәбез яисә сатабыз.Маллары күпле кешегә биреп җибәрдек үзләрен. Азрак сөт-катык бирербез диделәр.Без риза инде, риза булмаган кая. Сатып алган ише булмас, бушка килгәндәй булыр. Басуда шул кипларны төягәнче, башкалар алып китмәсен әле диптер инде, кызыл тасма бәйләп куйган идек һәрберсенә кипларның. Кызыл тасмаларын җилфердәтеп, тракторга төяп озаттык үзләрен.Матур булып авылны чыгып киттеләр инде. Азак кына ишеттек, сатсак та буласы булган икән! Корылык ел, салам аз булган.Бер кипның бәясе дүрт йөз илле сум булган икән! Ярый картайган көнне кинәт кенә алыпсатар булып булмас, киләсе елга тиклем өйрәнербез , куя белербез хакны дип ,эчтән генә әллә нинди планнар корган булабыз.

Берзаман...торабыз урамда шулай, өстән трактор төшә. Салам киплары төялгән.Шаккатыплар теге кипларга төбәлде күзләр. Кызыл тасмалылар, димәк, барысы да булмаса да,безнекеләр дә бар.. Тракторист, саламнарына мөлдерәп карап торганны күрде бугай, килеп туктады яныбызга, шып итеп.

—Ни хәлләрегез бар? Әллә сезгә дә салам кирәкме? Монысын биреп булмас, хуҗасы бар.Мәүлитләрнең өе кайда икән, шуларга илтеп бушатырга иде. Салам җитми,китер әле дип хәбәр җибәрде.

—Юк, юк, кирәкми безгә, балакай! Тик сорыйсы иде шул, кыйбат сатасызмы?

– Салам хакы ат бәясе түгел дә, ну, салам быел дефицит инде. Артык кыйбатламадым,ну, биш йөз илледән ким бирмәскә инде.Күп җирләрдә алты йөзгә күтәрелгән дип сөйлиләр. Кем ничек сата ала инде?

Теге киплар кызыл тасмаларын җилфердәтеп, Мәүлитләргә төшеп киттеләр. Яңа ел җитте шулай. Авылда Яңа ел бәйрәмен зурлап клубта үткәреш. Әзерләнәбез шулай.Лоторейлар уйнатыш бит инде , билет сатып. Ул лоторейга ни генә чыкмый: печән, салам, капчыклар белән бодай, арпа, солы, әтәч, хәтта бозау. Клуб мөдире сүз арасында әйтеп куйды шулай:

– Салам сорый халык. Малларына ашатырга беткән халык та бар быел.Миңа салам дип кычкырырсың әле дип әллә ничәсе әйтеп китте.Мәүлитләрдә салам күп булгач, шуннан сораштым әле, бирермен бер- икене дигән булды. Мәүлит исеме чыккач, колаклар кычыта башлады. Беләсе килә бит, ничә сумга бирә икән клубка?Пышылдап кына сорашкан булдым үзеннән. Ул да миңа пышылдап кына җавап бирде: “Клубка булгач, авылдашларга ,әллә ни кыйбатлатып булмас. Шулай булса да , алты йөз илледән төшмим”,– диде.

Утыз берендә каты барды лоторей уены. Берсенә бозау, берсенә бодай, кемгә әтәч, кемгәдер печән.Саламга да хуҗа табылды. Эй Югары очтан Хафизның”Салам” дип язылган кәгазьне, кукраеп менеп алганын күрсәгез иде сез.Алып кайтып ята икенче көнне саламнарын.

–Тизрәк кил, кил инде димен бит, кара әле тәрәзәгә!,– кычкыра бер заман бабай. Күз салсам, теге кызыл тасма , безгә сәлам биреп, өй кырыннан узып бара.Шатланабыз икәүләшеп: безнең саламга, әллә кызыл тасмалы булганы өчен, хөрмәтләре зур микән.Менә бит кыш озынына кайларга гына сәяхәт ясамады. Бәяне дә тота инде алай, язга ничә сумга җитәр.

Көттермәде озак, язы да җитте.Халык котырышып чеби ала:

–Магазинныкы магазинныкы инде, үзең асраганга җитәмени!,– дип, каты сөйләнәләр. ”Әллә без дә?”– дип,әйтергә кыюлык җитми торды башта икебезнең дә. Бу араларда чеби тоткан булмады, карый алмый, үтереп бетерсәк дибез.Килештек шулай да, алдык урамдагы алыпсатардан бер утыз чеби. Йөгерешеп йөрибез яннарында. Ихатада, иркенләп йөриләр. Көннәр суынып китмәсенме ,берзаман! Теге чебиләр ябулы ята сарайда.Керсәк яннарына, юешләнеп беткәннәр, чи дә чи киләләр.Менә кайчан кирәк икән салам? Бер бөртек салам юк. Буп-буш лапас түбәсе. Хафизга да барып карадык:

–Юк , рәнҗемәгез, үземә бик кирәк. Күрәсез ич, күпме кош- корт, юешләнәләр. Күрше авылдан фермер Ризван сата диләр иде бит, шунда барып карагыз! Бәтәч, көздән очсыз хакка саламнарны җыеп алып киткән иде бит, теге безнекеләр дә шунда ич. Киттек тизрәк шунда.

–Артыгы юк инде саламның. Тик олы башыгызны кече итеп, каян тиклем килгәнсез, берәрне булса да бирермен. Хакы элекке хак түгел инде, теләсәгез аласыз, теләмәсәгез юк. Җиде йөз илледән бирермен. Трактор илтеп куяр, юл хакын түләрсез! Киттек почмакка киплар өеменә.Килеп бастык каршыларына. Безгә карап, кызыл тасмасын шулай ук җилфердәтеп бер салам кибы карап тора.Эй сөенгәнне күрсәгез! Барып кочаклаплар алдык үзен:”Синең бәяңә карап тормыйбыз инде, син безнеке" . Хакын ишетмәдек тә,алабыз и все.

Алтын тоткандай кайтып кердек өйгә. Бушка дигәндәй биреп җибәргән кипларны, юл хакын түли-түли ,сигез йөз иллегә кире алып кайт әле!Чебиләр җылыда.Безнең дә күңелдә бертөрле шатлык хисләре кайнаша.Менә бит, үсеп ята безнең якларда да үз сүзләрен шартлатып әйтә белгән яшьләр дибез.Без генә ул,итагатьлек саклап,бушка биреп җибәргән идек тә. Быел да көз, теге пай кипларына кызыл тасмалар тагып,ындырга алып кайтып утырттык әле:”Держитесь ,хәзер дибез! Без дә алыпсатарлар рәтендә йөрербез әле берзаман. Сорый белербез хакын!”

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас