

Элек, дөресрәге, сугыштан соңгы елларда, почтаны – газета һәм журналларны, хатларны авылларга ат белән илтә торган булганнар. Бу аңлашыла да инде: машиналар аз чак бит... Күп, бик күп төрле, хәзер инде машиналар эшли торган эшләрне ул чорда атлар башкарган.
Әнә шундый “хезмәткәр”, Йолдыз исемле ат, күп еллар дәвамында Бакалы районының почта бүлегендә хезмәт итә. Районның иң ерак ноктасы – күрше Татарстан республикасы чигендә үк урнашкан Нагайбак, Куштирәк авылларына газета-журналлар, хатлар, посылкалар гына түгел, ерак-ерактан йөрәк җылысын да ташый Йолдыз. Шушы атта йөргән почта хезмәткәренең исеме инде онытылып та өлгергәндер, мөгаен, ә менә Йолдыз әле тагын бик күп еллар халык күңелендә сакланыр.
Тик минем бу турыда гомум сүзләр әйтәсем түгел, чыннан да булган бер вакыйганы сөйләп үтәсем килә. Әйтергә кирәк, Явыз Иван вакытында Бакалы районы халкына авыр сынаулар төшә. Хрестиан динен көчләп кертү башлана. Халыкча итеп әйтсәк – чукындыру була. Бик күп халык кырыла. Аеруча ир-атлар. Арба янына бастыргач, муен тулысынча күренсә – малайның башын чабып өзгәннәр. Бу инде 9 яшьтән үткән барлык ир-ат затын юк итү дигән сүз.
Әнә шул сәбәпләр халыкның яшәү рәвешен кырка үзгәртә. Хәтта милләт тә яңача атама ала – “керәшен”. “Чукындырылган”, димәк. Хәтта гореф-гадәтләре дә аерыла күрше яклардан. Ул язны Маты елгасы бик нык ташу сәбәпле гаскәр кичү таба алмый, артабан “сәяхәт” туктап кала. Илеш, Чакмагыш районнары шул сәбәпле бәләгә дучар булмый кала.
Ни өчен бу турыда сөйлим әле? Ә! Менә! Авыллар буйлап почта таратып йөрүченең исеме Николай була. Керәшен булгач исеме дә керәшенчә – Николай дәдәй.
Николай дәдәй шушы Йолдыз исемле аты белән атнасына өч тапкыр 120 чакрымнан артык юлны үтеп, халыкка яңалыклар ташый. Шулай айлар, еллар буе. Тик менә бервакыт чирләп китә Николай дәдәй. Кемдер чирләгән икән дип, дөнья, тормыш туктамый бит инде, почтаны кем дә булса ташырга тиеш. Бер яшь, әле яңа эшли башлаган егетне җибәрәләр Йолдыз белән.
–Йолдыз юлны белә, почта начальникларына шалтыратылган. Борчылма, булдырасың.
Тик менә әйткәнчә килеп чыкмый шул: егет икенче көнне дә, өченче көнне дә юк... Дүртенче көнне иртән генә алҗанып, телен аркылы тешләп кайтып төшә... Сорашырга керешәләр. Николай дәдәйне дә чакырып китерәләр.
–Ничек алай булды соң? Адашмагансыздыр бит?
–Юк, барганда әйбәт... Куштирәккә кадәр... Тик менә...
– Куштирәккә җиткәч, Тымытыкка чыкмадың мени?
–Ә нигә анда? Анда безнең почта бит юк!
–Магазинга, юләр! Куштирәктә аракы сатылмый, ә Татарстанда – бар. Икенче республика!–дип кычкырып ук җибәрә Николай дәдәй.
–Нигә миңа аракы? Мин эчмим дә инде...
–Син... Син эчмәсәң, ат эчә!
Бактисәң, Николай дәдәй Йолдыз белән генә эшкә йөргән икән. Шуңа күрә аның холык-гадәтен яхшы белгән. Беренче тапкыр атның аракы эчүе ничек булгандыр, анысы билгесез, тик менә шул бер стакан ак аракы турында хыялланып, Йолдыз һәр эш көнен көтеп ала, Куштирәккә кадәр канатланган кебек, очып дигәндәй барып җитә икән. Ә күпер аша чыгып, Тымытык магазиныннан аракы алу – аның өчен иң зур бәхет булгандыр, мөгаен.
Шулкадәр юл үтеп, Куштирәккә килеп җитеп тә, тагын ике чакрым чамасы гына калгач, хыялда булган магазинга кермичә, кире борылырга...Ниндидер бер яшь кеше аракыны яратмаганга гына...
Әнә шул сәбәпле ике тәүлек буе теге егет атны йөгәненнән җитәкләп, озын-озак кайту юлын үтә... Нишлисең, көлгәнгә – көлке, аңлаганга – сабак. Нинди генә гаҗәп хәлләр юк бу дөньяда...
Илгиз Әхмәтов.
Илше районы.