Әдәбият
3 август 2023, 07:55

Китапның дөнья бәясе

Әлеге язма китапның кешеләр тормышындагы урыны турында.

Китапның дөнья бәясеКитапның дөнья бәясе
Китапның дөнья бәясе

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам...

Габдулла Тукайның “Китап” шигыреннән өзек.

 

Әлеге язма китапның кешеләр тормышындагы урыны турында. Алдынгы технологияләр, интернет алга киткән заманда әллә ни актуаль тема дисезме? Ялгышасыз. Китапка багышланган мәкальләр, бөек кешеләрнең китапка һәм китап укуга мөнәсәбәте моның киресен күрсәтә.

 

 

Идел буе болгарлары унөченче гасыр башында ук китаплар язганнар, китаплар укыганнар. Ул турыда Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”  исемле китап итеп басылган әсәре сөйли.  Халкыбыз мең ел элек үз язмышын китапларда язып буыннан-буынга җиткергән.

**

Китап барлыкка килү белән китап яратучылар туган. Алар арасында китап җыючылар аз түгел. Күпләп китаплар җыелган урын – китапханә. Иҗтимагый китапханәләр белән бергә шәхси китапханәләр дә күп. Яратмаган ашамлыкны сатып алмаган кебек, яратмаган китап та кешене кызыксындырмый. Китапны яратып укыган кеше аны аны материал әйбер итеп тә ярата. Китапка омтылыш, аны ярату белемгә рухланудан башлана. Китап кешенең шәхес булып формалашуында зур урын тота. Шуңадыр, китап җыючыларны мактаганнар, алардан көлгәннәр, төрмәгә япканнар. Әмма  кешеләр барыбер китаплар җыйганнар.

Беренче китап коллекционеры турында китап моннан алты йөз ел элек басылган. Ул  “Филобиблон” дип атала (Греклар телендә “китап яратучы”).

Русиядә китап яратучыларның берсе Александр Сергеевич Пушкин булган. Ул лицейда укыганда ук китаплар җыя башлый. Пушкин үләр алдыннан шкафлардагы китапларына карап:  “Кичерегез, дусларым”,– дип саубуллашкан. Шагыйрьне китапның эче дә, тышы да кызыксындырган.

Федор Михайлович Достоевскийның бай китапханәсе булган. Кызганычка каршы, аның китапларын үзе чит илдә яшәгәндә беренче хатыныннан туган малае сатып бетергән.

Лев Николаевич Толстойның китапханәсендә егерме ике мең китап булган. Ул китаплар Ясная Полянада әле дә сакланалар.

Алексей Максимович Горькийның китапханәсендә ун мең чамасы китап булган, Н.А. Рубакин китапханәсендә – сиксән мең. Рубакин үзенең китапларын Мәскәүдәге Ленин исемендәге китапханәгә бүләк иткән. Аның китапларын 1948 елда  Швейцариядән Мәскәүгә кайтарганнар.

Михаил Васильевич Ломоносовның китапханәсе күп еллар югалганнар санында булган. Еллар буе эзләүләрдән соң аның 127 китабын Хельсинки университеты китапханәсендә табалар.  1972 елда ул китапларны Русия Фәннәр академиясенә кайтаралар. Ломоносов китапларының күбесендә аның кулы белән язылган искәрмәләр бар.

**

 “Китапсыз йорт – җансыз тән”  дип язып калдырган борынгы философ Марк Тулли Цицерон. Ул бит Юлий Цезарьның замандашы булган.

“Китап – кешенең үзе, аның рухи дөньясының чагылышы, кешенең дөньяга мөнәсәбәте” дип яза Барис Горбачевский үзенең “Китап сөючеләр илендә” исемле китабында.

Язучы француз Ромен Роллан язган: “Ышаныгыз, меңәрләгән кешеләр өчен китап караңгы көннәрдә яктылык чыганагы булды һәм булачак”.

Философ, революционер-демократ Александр Иванович Герцен китапны фикерләр, уйлар храмы, дип атаган.

Язучы Максим Горькийдан “сезнең белемегез нинди?” дигән сорауга: “Түбән” дип җавап биргән. Ә үзенең энциклопедик белеме булган. Димәк, ул түбән белемен китаплар укып күтәргән.

Китапны кабаттан уку – иске дус белән кабат очрашу. (Философ, язучы Вольтер).

Кешеләр укудан туктап уйлаудан мәхрүм булалар (философ Дени Дидро).

Белем тормышта сугыштагы мылтыкка тиң (Надежда Крупская).

**

Һәр китапның үз язмышы бар. Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” романының язмышы чын геройлар язмышына тиң. Ул китапны яндырганнар, тыйганнар, романны укучыны төрмәгә япканнар. Мәскәүдә Николай Островский музеендә китапның төрле елларда басылганнары саклана. Алар арасында тирәли янганнары да бар. Берсе Тегеранда утка салынган, икенчесен танкист Войковскийның янган танкыннан тапканнар. Китапта танкист куллары белән язылган сүзләр бар: “Ул безнең белән сугыш юлларын үтте, аны танкистлар, генерал Лука – Мате Золкиның 12 нче интернационал бригада солдатлары укыды”. Сербия генералы Лука–Мате Островскийның дусы булган.

“Корыч ничек чыныкты”ны Гитлер Германиясендә тыйганнар. 1937 елда китапны француз теленә тәрҗемә итәләр. Фашистлар Францияне оккупацияләгәндә гестапо тәрҗемәче профессор Валентин Фельдманны кулга ала һәм 1942 елның 27 июнендә атып үтерә.

“Корыч ничек чыныкты” китабының бер данәсендә Куба революционерлары шундый сүзләр язып калдырган: “Иң каһарман солдатны Корчагин лип атадык”.

**

Радищевның “Петербугтан Мәскәүгә” исемле тарихи китабын ЕкатеринаII “Пугачевтан да болай фетнәче” дип бәяләгән. Ул китап Русиядә 1905 елга кадәр тыелган булган.

**

Мәскәүдә В.В. Маяковский музеендә шагыйрьнең “Владимир Ильич Ленин” поэмасы саклана. Китапның тышында шундый сүзләр язылган: “Бу китап минем белән бөтен сугыш юлларын үтте” . Сугыш бетеп утыз ел үткәч, 1974 елда Я. А. Фундаренко ул китапны музейга бүләк иткән.

**

Китапларның, китапханәләрнең фаҗигалы тарихлары да билеле. Юлий Цезарь чорындагы сугышларда Египеттагы Александрия китапханәсе юкка чыккан. Аңа мең яшь булган. Киевта Ярослав Мудрый София соборында китапханә тоткан. Батый яучылары Киевны җимергән чакта китапханә юкка чыккан. Немец оккупациясе елларында Фрациядә И.С. Тургеневның китапханәсе таланган. Анда 1940 елда йөз мең китап булган.

**

Кайчандыр ат караклары гына түгел, китап караклары да булган. Пастор Алоизий Пихлер Петербург китапханәсеннән дүрт мең биш йөз китап урлаган. Советлар Союзында китапханәдән алган китапны кире китермәгән укучыдан китап хакыннан биш кат артык штраф түләтәләр иде. Советлар Союзында яшәсә, бичара Пихлер күпме штраф түләр иде?..

Советлар Союзы дөньяда иң күп укучы ил дип танылган иде. 1974 елда Бөтенсоюз китап сөючеләр җәмгыяте оештырыла. Бу язмаларның авторы да шул оешманың әгъзасы булды. Җәмгыять китап укучылар конферецияләре, китап күргәзмәләре оештыра иде.

**

Мәскәүдә бөтен дөньга билгеле В.И. Ленин исемендәге китапханә эшли. Ул 1862 елда тарихчы, дипломат Н.П. Румянцевның китапханәсе нигезендә ачылган. Румянцев китапханәсен халыкка бүләк иткәндә “Ил хөрмәтенә” дип васыятьнамә язып калдырган.

Йомгаклап

Әби-бабаларыбыз күңел түрендәге уйларын телдән-телгә сөйләп, буыннан-буынга җиткергәннәр. Аларның сөйләмнәре руник язмаларга күчеп, китап аша безнең көнгә килеп җиткәннәр.

Бүген дә китапсыз белем алып булмый, китапсыз эш бармый, китапсыз яшәп тә булмый. Галимнәрнең, тарихчыларның, язучыларның бер кулында каләм, икенчесендә – китап. Шәһәрләрдә, авылларда китапханәләр эшли. Күпләрнең өендә йөзәрләгән, меңәрләгән китаплар бар. Алар һаман укылалар.

Интернет, смартфоннарның кешеләр мөнәсәбәтенә кысылуы нәтиҗәсендә, адәм баласы, бигрәк тә балалар, яшьләр кәгазьдә язылган дөрес юллар күрсәтүче, киңәш бирүче белем чишмәсеннән читләшә башлады. Кесәгә сыя торган кул приборында дөньякүләм мәгълүмат, китапханәләр тупланган. Кулыңа тот та, укы, тыңла!

Китапны нинди язмыш көтәме? Китапны кешеләр тудыра. Кешеләр яши икән, китап та яшәячәк! Иншалла.

                                                                         Нәдһәт Фәтхиев

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас