

“Эчендәге — тышында”, – диләр андыйлар хакында. Бу очраҡта гадилек, ихласлык, эчкерсезлек дигән сыйфатлар күз уңында тотыла. Сүзен җилгә очыра торганнардан түгел, алдына куйган максатларына, һичшиксез, ирешүче көчле рухлы ир-егет дисәк, һич арттыру булмас.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән халык мәкаленә ярашлы, Риф ир-егетләргә хас кул эшләренә дә маһир. Нәрсәгә тотынса да коеп куя. Йорт-каралты тирәләре, өй җиһазлары аның оста куллары белән булдырылган. Замандашларыбыз Риф Йөзлекбайны күп яклы сәләткә ия шәхес итеп белә һәм ихтирам итә. Ул – бар булмышы белән иҗатчы, үзенә генә хас үзенчәлекләргә, үзенә генә хас стильгә ия булган иҗат кешесе. Рәссам буларак, аның туган җиребез табигатен сынландырган картиналары, төрле өлкәдә хезмәтләре белән дан казанган хөрмәтле кешеләрнең портретлары тамашачы сөюен яулады. Зәвыклы иҗат җимешләрен байтак күргәзмәләрдә бик күпләр сокланып карады, матур-матур фикерләр белдерде.
Риф шагыйрьлек сәләте белән дә укучылар күңелен яулады. Табигатьтән бирелгән шигъри күңел тыныч кала буламы соң? Үзеннән-үзе тулыша да, шигырь юллары, артабан ташып, чишмәдәй ургылып, шигърият сөючеләрнең күңеленә юл ала. Җырлап торган шигырьләр үзеннән-үзе көй сорый. Шул рәвешле, байтак шигырьләре композиторлар Рәмил Гыймрани, Фәрит Якшыгулов, Әлфәрит Ширгазин, Салават Заһидуллин тарафыннан көйгә салынып, күптән халык күңелендә урын алды.
Җор сүзле Риф Хаҗиәхмәт улы юмористик хикәяләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Район гәзитләрендә, республика матбугатында әледән-әле алар дөнья күрә. Болардан тыш, зур күләмле проза әсәрләре — повестьлары — белән дә әдәбият сөючеләр күңелендә ихтирам һәм танылу яулады ул. 2003 елда Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Кайту” китабы дөнья күрде. “Ләйсән,” “Айсылу,” “Күл буена килсәң иде...” , “Буйдаклар,” “Зөлхиҗә” повестьлары хакында укучылар даими рәвештә җылы сүзләр әйтә, язучыга рәхмәт белдерәләр.
Тәҗрибә еллар дәвамында туплана. Риф Башкорт дәүләт университетында (бүген - Уфа фән һәм технологиялар университеты) югары филологик белем ала. Районның “Даирә” гәзитенә эшкә күчеп, хаклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт итә.
Соңгы вакытта Риф Йөзлекбай иҗаты тагын да ныграк активлашты. Урынын ныклы рәвештә әдәбиятыбызның проза жанрында тапты. Җиң сызганып, илһамланып, дәртләнеп иҗат итә. Ул — Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
Кеше тумыштан сәләтле иҗатчы икән, аның күңеле, бернигә карамастан, шушы шөгыленнән тайпылмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтыла, эзләнә, осталыгын камилләштерә. Әйткәннәребезне исбатлап, Рифнең соңгы чорда фантастика юнәлешендә иҗат итүен дә әйтеп үтү урынлы булыр. Җиңел булмаган бу иҗат төрендә дә ул, безнең карашка, ышанычлы адымнар ясады. “Зөлхиҗә” повесте – язучының фантастика жанрындагы тәүге әсәре. Ул “Агыйдел” журналында (2023 ел, 2-нче сан) дөнья күрде. Әсәр “Агыйдел” журналы оештырган Ногман Мусин исемендәге повестьлар конкурсында призлы урын алды.
Тормыш биеклекләренә үрли барган саен, кеше үткәннәргә әйләнеп караучан, кылган эшләрен барлап, ниндидер нәтиҗәләр ясаучан. Әлбәттә, бу үзендә җаваплылык, бурыч дигән төшенчәләрне ныклы тойган намуслы кешеләргә хас сыйфат. Риф Йөзлекбай — әнә шундый намуслы, иле, халкы алдында җаваплылык тойган замандашыбыз.
Рим ИСХАКОВ.